Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Рамазан Ихсанов – артист Download as iCal file
Якшәмбе, 02 Апрель 2017Караулар : 13611

Рамазан Ихсанов Башкортстанның Туймазы районы Туктагол авылында туып үсә, Уфа театр училищесын тәмамлый. Ул 1960 елда Әлмәт театрына килә һәм гомеренең соңгы сулышына – 1982 елга кадәр әйдәп баручы артист буларак хезмәт итә. Р.Ихсанов иҗатында төп игътибарны төрле катлам социаль типларны тулы, дөрес итеп чагылдыруга юнәлтә. “Яшь йөрәкләр”дәге көрәшчеләр сафына баскан Хәйретдине, “Зәңгәр шәл”дәге атаклы ат карагы Миңгалие, “Ташкыннар”дагы комсыз авыл бае Касыймханы, “Чаткылар”дагы бунтар йөрәкле Рамае, “Бай һәм батрак”тагы Хөлмәте һәм башка бик күп образлары аны халыкка характер остасы һәм образларның жанр табигатен нык тоючан артист итеп таныталар. Ул үзен режиссерлык өлкәсендә дә сынап карый – М.Садыйкованың “Җирән чәч”, Х.Ниязиның “Бай һәм хезмәтче”, Ю.Әминовның “Сафура бураннары”, “Очрашырбыз, Гөлсылу” әсәрләрен сәхнәгә куя. Үзбәк халкының классик драма әсәре саналган “Бай һәм хезмәтче”се Бөтенроссия смотрында III урынны ала. Аның гомере кинәт өзелде һәм бу тынгысыз җанның тормышка ашмаган бик күп хыяллары калды.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home