Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Шәриф Камал — язучы, драматург Download as iCal file
Дүшәмбе, 27 Февраль 2017Караулар : 13398

Шәриф Камал (чын фамилиясе Бәйгильдиев) — данлыклы татар әдәбияты классигы, язучы һәм драматург.

Классик язучы, татар совет әдәбиятына нигез салучыларның берсе Шәриф Камал (Шәриф Камалетдин улы Байгилдиев) 1884 елның 27 февралендә элекке Пенза губернасы Инсар өязе (хәзерге Мордовиянең Рузаевка районы) Пешлә (Татар Пешләсе) авылында мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне үз авылында ала, аннары 1896-1900 елларда күрше Ләбеҗә авылындагы кадим мәдрәсәсендә укый.

1905 елда "Нур" исемле беренче татар газетасы редакциясенә корректорлык хезмәтенә урнаша һәм шушы газета битләрендә үзенең тәүге әдәби тәҗрибәләрен - мәгърифәтчелек рухында язылган шигырьләрен һәм публицистик мәкаләләрен бастыра. 1906 елда яшь авторның "Сада" ("Аваз") исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.

1910 елда гаиләсе белән Оренбургка күченеп килә һәм шушы 6-7 ел эчендә утыздан артык хикәя, дистәләрчә фельетон һәм мәкалә, атаклы "Акчарлаклар" (1914) повестен һәм "Хаҗи әфәнде өйләнә" (1915) исемле сатирик комедиясен иҗат итә.

Совет чорында Шәриф Камал зур күләмле проза әсәрләре һәм драмалары белән танылды. Бу чорда аның бер-бер артлы "Ут" (1928), "Козгыннар оясында" (1929), "Таулар" (1931), "Томан арты" (1934) исемле әсәрләре языла һәм Татар дәүләт академия театрында куела бара. Совет чоры иҗатындагы аның иң күренекле әсәрләреннән берсе - "Матур туганда" романы.

Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен ул 1940 елда Ленин ордены белән бүләкләнә, аңа шулай ук Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелә.

Шәриф Камал 1942 елның 22 декабрендә кинәт вафат була.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home