Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Закир Сафин - актер, режиссер Download as iCal file
Якшәмбе, 26 Февраль 2017Караулар : 13321
Закир Вафа улы Сафин - Татар драма театры, опера һәм эстрада сәнгатьләрен үстерүгә сизелерлек зур өлеш керткән актер, опера һәм эстрада режиссеры.

Закир Сафин Чистай өязе Яңа Әлмәт авылында дөньяга килә. Зур сәнгать юлына ул 1929 елда Татар театр техникумын тәмамлагач аяк баса. Мәскәү, Казан, Әстерхан театрларында эшли, яшь каһарманнарны уйный һәм төрле яшьтәге характерлы рольләр башкара. 1939 елда Татар дәүләт опера һәм балет театры ачылгач, Мәскәү консерваториясе каршында Татар студиясен тәмамлаган З.Сафин шунда режисер булып эшли башлый. Бу вазифаны ул 1953 елга кадәр башкара. Гомеренең соңгы унъеллыгында ул Г.Камал исемендәге театрда актер, Г.Тукай исемендәге филармониянең режиссеры сыйфатында хезмәт итә.

Ыспай гәүдәле, гаҗәеп матур тавышлы актер тамашачы күңеленә үзенең Морат (Н.Исәнбәт, “Рәйхан”), Мансуров (Г.Насрый, “Кадерле минутлар”), Мөәззин (К.Тинчурин, “Казан сөлгесе”), Кент (У.Шекспир, “Король Лир”), Миллер (Ф.Шиллер, “Мәкер һәм мәхәббәт”) кебек рольләре белән кереп калды.

Закир Сафин 1965 елда вафат.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home