Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Мөсәгыйть Хәбибуллин – язучы, Газиз Иделле - язучы, Ситдыйк Айдаров - артист Download as iCal file
Дүшәмбе, 25 Декабрь 2017Караулар : 10630

Мөсәгыйть Мөдәррис улы Хәбибуллин – күренекле татар язучысы.

Мөсәгыйть Хәбибуллин 1927 елның 25 декабрендә Оренбург өлкәсенең Абдуллин районы Габдрахман авылында крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне үз авылларындагы мәктәптә ала, аннары Татарстанның Баулы районы Шалты җидееллык мәктәбендә укый. Бөек Ватан сугышы елларында, уку белән бергә, колхоз эшендә актив катнаша. 1944 елда М.Хәбибуллин Чиләбе өлкәсенә китә, һөнәр мәктәбен тәмамлап, 1946–1953 еллар арасында Магнитогорск металлургия комбинатында токарь, Башкортстанның Октябрьский шәһәрендәге бораулау конторасында мастер булып эшли. 1953 елда туган авылына кайта. 1958–1966 елларда Баулы эшчеләр поселыгында эшли һәм яши. 1961–1962 елларда Баулы, 1966–1968 елларда Азнакай район газетасы редакцияләрендә эшли. 1969–1971 елларда Таҗикстандагы Рудәкый исемендәге урта мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме фәннәре укыта. 1971 елда, читтән торып укып, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. 1971елның июненнән бирле М.Хәбибуллин Казанда яши.

Китаплары:

* Кубрат хан. Казан, 1985

* Илчегә үлем юк Казан, 1990

1996 елда татар халкының күпгасырлык тарихи-мәдәни мирасын тергезү өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен М.Хәбибуллинга Кол Гали исемендәге халыкара премия бирелде.

Газиз Иделле - язучы.

Г.Иделле Әстерхан шәһәрендә туа. Екатеринбургта индустриаль техникумда укый. Аннары «Сабан һәм чүкеч» газетасында, «Шәпи агай» исемле юмористик журналда корректор булып эшли. Шул чорда аның беренче хикәяләре, очерклары дөнья күрә. Ул 1926 елда Казанга килә һәм төрле газета–журнал редакцияләрендә җаваплы вазифалар башкара, әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә: хикәяләр, повестьлар, драмалар яза. Укучыларга аның «Сайланма әсәрләре», «Пумала башлар», «Икмәк һәм хатын», «Тормышка мәхәббәт», «Ул көннәр», «Күргәннәрем, белгәннәрем» кебек китаплары яхшы таныш. Әдип рус авторларының әсәрләрен татарчага тәрҗемә итү өлкәсендә дә актив эшләде, мемуарлар да язды. Танылган татар язучысы 1985 елда вафат.

Ситдыйк Айдаров - артист

Ситдыйк Айдаров Дөбъяз (хәзерге Биектау) районы Чыршы авылында туа. «Сәйяр» труппасына ул 1913 елда килә, беренче роле А.Островскийның «Гаепсездән гаеплеләр»дә Миловзоров роле була. Аннан соң К.Тинчуринның «Беренче чәчәкләр»ендә, М.Горькийның «Мещаннар»ында чыгыш ясый. Ләкин аны Айдаров итеп таныткан сәләте – ул беренчеләрдән булып татар сәхнәсендә музыкаль–драматик рольләрдә чыгыш ясавы. Шундыйлардан «Галиябану» спектаклендә Хәлил образын күрсәтергә була. Гражданнар сугышы чорында ул фронт труппаларында хезмәт итә. Ә 1924 елдан 1933 елга кадәр Г.Камал театрында эшли. Төп рольләре: «Мәкер вә мәхәббәт»тә Фердинанд, «Ревизор»да Хлестаков, «Таһир-Зөһрә» Таһир, «Зәңгәр шәл»дә Булат, «Казан сөлгесе»ндә Ильяс, «Сүнгән йолдызлар»да Исмәгыйль һ.б. Ситдыйк Айдаров 1933–1938 елларда Мәскәү консерваториясенең опера студиясендә укый, опера сәхнәсендә лирик баритон буларак чыгыш ясый. Күпкырлы талант иясе Ситдыйк Айдаров – татар театр тарихында тирән эз калдырган шәхесләрнең берсе.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home