Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Хөсни Кәрим - язучы, Кави Нәҗми - язучы Download as iCal file
Җомга, 15 Декабрь 2017Караулар : 9878

Хөсни Кәрим, тулы исеме Хөснетдин Минһаҗетдин улы Кәримов (1887 елның 15 декабре — 1965 елның 25 декабре) — татар язучысы, мөгаллим һәм җәмәгать эшлеклесе.

Ул 1887 елның 15 декабрендә хәзерге Башкортстанның Дүртөйле районы Тайморза авылында крестьян гаиләсендә туа. 14 яшеннән үз көнен үзе күрә башлый: җәен төрле яллы эшләрдә бераз акча туплап, кышларын мәдрәсәдә укый. 1911 елда Уфада «Галия» мәдрәсәсен тәмамлагач, хосусый әзерләнеп, гимназия программасы буенча рус теле мөгаллимлегенә имтихан тота, аннары 1914 елның җәенә кадәр Әстерхан шәһәренең хөкүмәт карамагындагы рус-татар мәктәбендә балалар укыта. Әстерхандагы газеталарның берсендә басылган фельетоны өчен полиция эзәрлекли башлагач, Хөсни Кәрим туган якларына кайта һәм Бөре өязенең Байкыйбаш авылы мәктәбендә мөдир һәм укытучы булып эшли башлый, ә 1915 елдан шул ук өяздәге Богдан авылында яңа ачылган төбәк китапханәсенә мөдир булып күчә. Октябрь инкыйлабыннан соң тәҗрибәле мөгаллимне Бөре өязенең мәгариф эшләре җитәкчесе итеп билгелиләр. Ул өяз авылларында яңа мәктәпләр ачу, укытучылар хәзерләү курслары оештыру, укытучыларның беренче өяз съездын үткәрү буенча зур эшләр башкара.

1919-1924 елларда Хөсни Кәрим Уфада шәһәр мәгариф бүлегенең мөселман әдәбияты нәшрияты секциясе мөдире, Идел буе хәрби округы каршында татар–башкорт гаскәриләре өчен ачылган курсларда лектор һәм сәяси җитәкче, татар–башкорт нәшрияты бүлеге мөдире булып эшли. 1922 елда аны Уфа шәһәр советына депутат итеп сайлыйлар. 1924 елда Х. Кәрим Казанга юридик мәктәпкә укырга килеп, укуын тәмамлагач, Казанда яшәргә кала һәм 1926–1936 еллар арасында Главлит җитәкчесе, Татарстан Үзәк Башкарма комитетының читтән торып уку бүлеге мөдире һәм Татарстан радиокомитетының әдәби – музыкаль тапшырулар секторы мөдире хезмәтләрендә була. 1936 елда, каты авырып китү сәбәпле, Хөсни Кәрим актив җәмәгать эшләреннән читләшергә мәҗбүр була. Соңыннан Совет хөкүмәте аңа союз күләмендәге персонал пенсия билгели.

Ул 1965 елның 25 декабрендә вафат булды.

Хөсни Кәрим — шактый зур әдәби мирас калдырган язучы. Аның иҗат эшчәнлеге 1907 елларда, «Галия» мәдрәсәсендә укыган чагында ук башлана. 1910 елда «Атна кич, яки Шакир хәлфә» исемле ике пәрдәле драма әсәре басылып чыга. Шул вакыттан башлап татар телендә чыга торган төрле газета–журналларда аның йөзләрчә хикәя, шигырьләре, очерк, публицистик мәкаләләре, фельетоннары басыла, үзе исән чагында дистәдән артык китабы дөнья күрә. Хөсни Кәримнең үз заманындагы актуаль темаларга багышлап язган күләмлерәк әсәрләреннән «Җан исәбен алганда» (1927), «Ертылган приказ» (1929), «Октябрьгә чаклы» (1935) повестьлары әле хәзер дә тарихи әһәмиятләрен югалтмаганнар.

 

Кави Нәҗми, чын исеме Кави Һибәт улы Нәҗметдинов (1901 елның 15 декабре — 1957 елның 24 марты) — танылган татар язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе, СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Язучы 1901 елның 15 декабрендә элекке Сембер губернасы (хәзерге Горький өлкәсе) Петрякс районы Красный Остров (хәзерге исеме — Кызыл Октябрь) авылында дөньяга килә. Кавига ике яшь чагында аның әтисе, нужадан качып, бөтен гаиләсе белән читкә чыгып китә. Идел буе, Кырым, Урал шәһәрләрендә, Алтай далаларында сезонлы эшче сыйфатында алты-җиде ел каң-гырап йөргәннән соң, ул, ниһаять, 1910 елда Актүбә шәһәрендә төпләнеп кала.

Монда Кави 6 еллык рус-татар мәктәбенә укырга йөри. Җәйге айларда тамак ялына төрле эшләрдә эшли.

Кави Нәҗми яшьтән үк Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Шәриф Камал кебек күренекле язучыларның әсәрләре белән таныша. Шулар йогынтысында 1912 елны «Көз» исемле беренче шигырен яза, рус шагыйре А. О. Кольцовның «Урман» шигырен татарчага тәрҗемә итә.

1917 елның башында бер-бер артлы әтисе һәм әнисе вафат булгач, әле уналты яше дә тулмаган Кави ике энесен һәм сеңлесен ияртеп туган авылына кайта. Бөек Октябрь революциясен ул шунда каршы ала, аннары, озак та үтми, Казанга юл тотып, бер ел чамасы төрле эшләрдә эшләп көн күрә. 1918 елны «Эшче» газетасында берничә шигыре басылган Кави, белем дәрәҗәсен күтәрү теләге белән, 1919 елның башында Кави Сембердәге педагогия курсларына укырга керә. Курсларны тәмамлагач, матбугат эшләрендә катнаша башлый. Тиздән гражданнар сугышына китә һәм ак интервентларга каршы көрәшә.

1923 елда Мәскәү Югары хәрби педагогия институтын тәмамлый. Казандагы татар-башкорт хәрби мәктәбендә сәяси фәннәр укыта, соңрак комиссар була. 1927 елда Казанда чыга торган «Кызылармеец» газетасында редактор булып эшли башлый.

Бу елларда язучы күп кенә хикәяләр, повестьлар яза. Аның әсәрләре Октябрь борылышына кадәрге тормышны һәм революцион хәрәкәтне («Миңлебикә кодагыйның кайгысы», «Кайтты»), гражданнар сугышы чоры вакыйгаларын («Чыныгу», «Иң соңгысы», «Шобага», «Яр буенда учаклар»), крестьяннарның колхозларга берләшүен («Якты сукмак», «Кояшлы яңгыр») чагылдыралар.

1932 елда Кави Нәҗми Татарстан Язучылар берлеген оештыру комитетына сайлана. «Совет әдәбияты» («Казан утлары») журналы редакторы булып эшли. Бөтенсоюз совет язучыларының Беренче съездында катнаша һәм татар матур әдәбияты турында доклад ясый. Съездда аны СССР Язучылар берлеге идарәсенә әгъза итеп сайлыйлар.

1941–1945 елларда ул Татарстан радиокомитетында эшли. Бөтен иҗат сәләтен фашизмны җиңү эшенә багышлый.

1949 елда Кави Нәҗми Казан эшчеләренең революцион көрәшкә катнашуларын сурәтләгән «Язгы җилләр» романын бастырып чыгара. Бу китап, шул чор татар прозасының күренекле әсәрләреннән берсе буларак, Дәүләт премиясенә лаек була.

К. Нәҗми тәрҗемәсендә татар телендә Александр Блокның «Двенадцать» («Уникәү», Казан, 1920) поэмасы, И. Уткинның шигъри җыентыгы («Шигырьләр», Казан, 1928), С. Маршакның балалар өчен язган күп кенә әсәрләре («Мистер Твистер», 1934; «Фронт почтасы», 1946 һ. б.) һәм башка рус классик һәм совет шагыйрьләренең аерым шигырьләре басылып чыга.

К. Нәҗми – гомере буе язучылык хезмәтен иҗтимагый-сәяси һәм дәүләт эшләре белән бергә бәйләп барган әдип. Шушы хезмәтләре өчен хөкүмәтебез аны орден һәм медальләр белән бүләкләде.

Кави Нәҗми 1957 елның 24 мартында Казанда вафат була.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home