Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Марсель Сәлимҗанов — режиссер Download as iCal file
Сишәмбе, 07 Ноябрь 2017Караулар : 12037

Марсель Хәким улы Сәлимҗанов — мәшһүр татар режиссеры, СССР халык артисты, РФ һәм ТАССРның атказанган сәнгать хезмәткәре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премия лауреаты.

Марсель Сәлимҗанов 1934 елның 7 ноябрендә Казан шәһәрендә актерлар гаиләсендә дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының юридик факультетына укырга керә, соңыннан, әти-әниләре, дусларының йогынтысы астында А.В.Луначарский исемендәге дәүләт институтына режиссерлар әзерли торган факультетка укырга керә. Институтны тәмамлагач, Казанга кайта һәм ТЮЗның режиссеры итеп билгеләнә. 1962 елда Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына баш режиссер вазифасын башкара башлый. Шул ук елдан Казан театр училищесында укытырга тотына, 1992 елда Казан дәүләт сәнгать һәм мәдәният университетында профессор исемен ала. 2001 елда аны Татарстан Республикасы Фән Академиясенең әгъзасы итеп сайлана.

М. Сәлимҗановның таланты татар профессиональ театрының үсеп китүе, милләт драматургиясенең үсеше белән нык бәйләнештә. Режиссер, республиканың театр сәнгатенең алтын фондына кергән йөздән артык төрле жанрдагы спектакльләрне куеп, урта һәм өлкән буын актерларының талантларын яңа ракурсларда ачарга ярдәм итә.

Театр сәнгатенә зур өлеш керткән өчен, М.Сәлимҗановка СССРның халык артисты, РФ һәм ТАССРның атказанган сәнгать хезмәткәре исемнәренә, Г.Тукай һәм К.С. Станиславский исемендәге Дәүләт премияләренә, «Алтын битлек» премиясенә лаек була.

Марсель Сәлимҗанов 2002 елның 26 мартында вафат була.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home