Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Габделфәт Сафин – җырчы Download as iCal file
Чәршәмбе, 11 Октябрь 2017Караулар : 12189

Габделфәт Сафин – татар җырчысы, Татарстанның Халык артисты, нәшриятче.

Габделфәт Габдрахман улы Сафин 1962 елның 11 октябрендә Татарстан республикасы Арча районы Симетбаш авылында туа. Бөек шагыйрь Габдулла Тукай яшәгән һәм иҗат иткән Кырлайдан нибары биш чакрым ераклыкта гына аның туган авылы.
Кырлай урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Габделфәт Сафин Казан төзүче–инженерлар институтына укырга керә. Аны тәмамлагач төзүче-инженер белгечлеге буенча биш ел төзелештә эшли. Ләкин Габделфәт төзүче түгел, ә артист булып китә. «Ак күлмәгем» (И. Дәүләтшин муз., Ш. Җиһангирова сүз.) җыры аңа зур популярлык китерә. Аннан яңа җырлар, көтеп алынган альбомнар, шау-шулы җырлар, зур исемнәр… Габделфәт Сафин 20 альбом чыгара, 200дән артык җыр башкара, Татарстанда, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Себердә, Пермьдә, Ижевскида, Саратовта, Йошкар-Олада, Башкортстан шәһәрләрендә, Чиләбедә, Ектеринбургта, Самарада һәм башка күп шәһәрләрдә концертлар бирә.
2001 елның 23 февралендә Татарстан республикасы Президенты указы нигезендә, Габделфәт Габдрахман улы Сафинга татар музыкаль-эстрада сәнгате өлкәсенә керткән өлеше өчен «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелә.
Габделфәт Сафин бүгенге көндә уңышлы эшләп килүче эшмәкәр дә. Менә инде берничә ел ул нәшрият эше белән шөгыльләнә. Аның «Акчарлак» исемле газетасы иң күп укылучы газета булып санала.
Габделфәт Сафин гаилә җанлы кеше. Яраткан хатыны Рузилә белән кызлары Әдилә һәм уллары Зөлфәтне тәрбияләп үстерәләр. Җырчы өчен гаилә – төп терәк.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home