Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Атилла Расих – язучы Download as iCal file
Шимбә, 16 Сентябрь 2017Караулар : 14498

Атилла Расих, тулы исеме Атилла Кадыйр улы Рәсүлев – күренекле татар язучысы, Хезмәт Кызыл Байрагы (1976), «Почет Билгесе» (1966) ордены лауреаты, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе иясе (1981), СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1946 елдан).

Ул 1916 елның 16 сентябрендә Төркиянең Истанбул шәһәрендә дөньяга килә. Беренче бөтендөнья сугышы чорында аның әтисе Кадыйр (Габделкадыйр) җәмәгате һәм якын туганнары белән хаҗ сәфәренә киткән җиреннән, ил чикләре ябылу сәбәпле, Төркиядә тоткарланып калган була. Русиядәге төп торган җирләренә — Троицк шәһәренә алар Атилла туганнан соң ике ел ярым вакыт үткәч — 1918 елның мартында гына әйләнеп кайталар, ә баланың туу вакыты бабасы Зәйнулла хәзрәт тарафыннан ялгышыпмы, башка берәр сәбәптәнме мәчет дәфтәренә (метрикага) 1916 ел белән теркәлә.

Унике яшенә кадәр Атилла Троицк шәһәрендә яши һәм татар мәктәбендә укый. Алтынчы сыйныфка укырга килгәч, аны мулла малае сылтавы белән мәктәптән сөрәләр. Шуннан соң Рәсүлевләр гаиләсе 1928 елда Троицкины ташлап Казанга күчеп китәргә мәҗбүр була. Биредә Атилла укуын бишенче сыйныфтан башлап җидееллык рус мәктәбендә, аннары Вахитов исемендәге сабын заводы каршындагы урта белем бирә торган ФЗӨ (фабрика-завод өйрәнчекләре) мәктәбендә дәвам иттерә. ФЗӨ мәктәбен тәмамлагач, ул 1933 елның көзенә кадәр шул ук заводта токарь булып эшли. Югары белем алуны үзенә максат итеп куйган Атилла шул елны ук Казанда әле күптән түгел генә ачылган авиация институтына укырга керергә гариза бирә. Дус-ишләренең киңәше белән ул, үзе турындагы анкетаны тутырганда, нәсел-чыгышын хезмәткәр гаиләсеннән дип күрсәтә. Әмма берничә айдан соң бу фаш ителә, һәм аны, «чыгышын яшереп совет югары уку йортына кереп оялаган дошман элементы» дип, институттан куып чыгаралар. Шулай да студент егет, рухын төшермичә, үзенең гражданлык хокуклары өчен көрәшергә карар кыла. Ул, кирәкле кәгазьләрен әзерләп һәм СССР Югары уку йортлары халык комиссариаты җитәкчелегенә гариза язып, Мәскәүгә китә, анда атна-ун көн чамасы наркомат бинасы бусагасын таптап йөри торгач, гаризасына уңай рәсми җавап алуга ирешә аңа югары уку йортына укырга керү хокукы кире кайтарыла.

Аннары Атилла Расих Казанга кайта, монда идеологиягә бөтенләй катышы булмаган уку йортына — Казан дәүләт ветеринария институтына укырга керә. Анда ул 1934—1938 елларда укый. Институтны тәмамлагач, бераз Дагстанда, аннары Татарстан Җир эшләре комиссариатында зоотехник булып эшли. 1940 елның гыйнварында хәрби хезмәткә чакырыла һәм, хәрби хезмәт мөддәте туларга санаулы көннәр генә калганда Алмания белән сугыш башланып, 1941 елның көзендә фронтка озатыла, Ватан сугышы беткәнче, хәрәкәттәге армиядә була: хәрби фельдшер сыйфатында Мәскәүдән алып Эльба елгасы ярларына кадәр сугышчан юл уза.

1945 елның ахырында армиядән исән-имин кайта, аннары язучы Татарстанның Республика терлекчелек станциясендә кече гыйльми хезмәткәр булып эшли башлый, 1947—1950 елларда Казан дәүләт ветеринария институты каршындагы аспирантурада укып, 1950 елда кандидатлык диссертациясен яклый, аннары 1976 елга кадәр шул ук институтның терлекчелек кафедрасында башта ассистент, соңыннан доцент хезмәтләрен башкара. Аның шуннан соңгы хезмәт эшчәнлеге тулысынча әдәби иҗат белән бәйле.

Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясен Атилла Расих «Язгы авазлар», «Ике буйдак», «Сынау» романнары өчен ала.

1996 елның 9 маенда язучы Казанда вафат була, Яңа бистә зиратында җирләнә.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home