Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Кәрим Тинчурин – драматург, Таҗи Гыйззәт – драматург, Абдулла Алиш – балалар язучысы, Байрон Ишморатов – галим Download as iCal file
Җомга, 15 Сентябрь 2017Караулар : 4806

Кәрим Гали улы Тинчурин – татар драматургиясенең классигы, күренекле артист һәм режиссер.

Кәрим Тинчурин 1887 елның 15 сентябрендә хәзерге Пенза өлкәсенең Спас районының Таракан (Белоозерка) авылында крестьян гаиләсендә туа. Күрше авыл мәдрәсәсендә башлангыч белем алганнан соң, ул 1900 елда Казанга килә һәм төрле яллы эшләрдә бераз акча туплагач, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә укырга керә. 1905 елгы революцион хәрәкәттә катнаша, протест йөзеннән мәдрәсәне ташлап чыга. Шуннан соң төрле эшләрдә ялланып эшли – урман каравылчысы була, соңга таба Түбән Новгородта мөгаллимлек итә. Хикәяләр, новеллалар, шигырьләр яза башлый. Ул Габдулла Кариев, Сәхибҗамал Гыйззәтуллинна-Волжская, Касыйм Шамильский, кыскасы, «Сәйяр» труппасына тупланган, татар театрының нигез ташын салган кыю йөрәкле артистларның олы һәм мактаулы эшләрен күрә, алар белән таныша. Галиәсгар Камал пьесасы буенча куелган спектакльләр аны таң калдыралар һәм ул 1910 елны «Сәйяр» труппасына хезмәткә керә.

Дөрес, әле ул театрда эшли башлаганчы — 1906 елда ук сәхнә әсәрләре яза башлый. “Беренче чәчәкләр”, “Назлы кияү”, “Йосыф-Зөләйха” кебек әсәрләре аны драматург итеп таныта. Соңрак ул үзе «Сәйяр» труппасын җитәкли. 1922 елда Татар дәүләт театрын оештыра. Үзе да спектакльләрдә артист буларак катнаша. Бер үк вакытта бик күп әсәрләр иҗат итә. «Сакла, шартламасын!» , «Казан сөлгесе», «Сүнгәң йолдызлар», «Тутый кош», «Американ», «Җилкәнсезләр» кебек комедияләр; «Зәңгәр шәл», «Ил», «Кандыр буе» музыкаль драмалары аның талантының олы һәм киң колачлы булуы турында сөйли.

Кәрим Тинчуринның гомере вакытсыз өзелә. Ул – шәхес культы корбаны.

 

Таҗи Гыйззәт – күренекле татар драматургы һәм актер.

Ул 1895 елның 15 сентябрендә Әгерҗе районының Барҗы Омга авылында туа. 14 яшенә кадәр мәдрәсәдә укыганнан соң, Бондюг, Воткинск, Ижевск заводларында эшли. 1919–1922 елларда аның артистлык сәләте ачыла. Самарада З.Солтанов оештырган драма студиясендә укыганнан соң, Таҗи Гыйззәт Татар Дәүләт академия театрында артист булып эшли башлый, әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә. Үз гомерендә 37 пьеса иҗат итә. Шуларның күбесе Татар Дәүләт академия театрында зур уңыш белән бара. Шундыйлардан «Чаткылар», «Ташкыннар», «Бишбүләк», «Таймасовлар», «Чын мәхәббәт», «Наемщик», «Изге әманәт» кебек әсәрләрен күрсәтергә мөмкин.

Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен ул ике тапкыр “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә, Русиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәргә лаек була. 1955 елда вафат.

 

Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев (1908-1944) – татар язучысы, балалар өчен әкиятләр иҗат итә, Муса Җәлилнең көрәштәш дусты.

Гаилә дә шуңа этәргән булса кирәк: әтисе Габделбари агай улына беренче хәреф танырга өйрәтсә, укымышлы, сәләтле ана Газизә апа, үзе бәетләр, шигерләр язып, нәни Абдулланы иҗатка рухландыра. Абдулла Янбакты мәдрәсәсендә генә укып калмый, 1923—1927 елларда Спас шәһәрендәге рус мәктәбендә белем ала, аның беренче шигерләре шунда языла.

1927 елдан Казанга килеп, җир төзелеше техникумын тәмамласа да, Абдулла әдәбиятка, язу эшенә тартыла, балалар журналында («Ялкын») аның әкиятләре, очерклары дөньяга чыга. чыннан да, А. Алиш әкият остасы булып танылып китә (егерме бишләп әкиятнең авторы ул): «Сертотмас үрдәк», «Нечкәбил», «Куян кызы», «Койрыклар», «Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык» һәм тагын башка күп кенә әкиятләр иҗат итә. Бу әкиятләр бала күңелен нечкә сиземләп, аларны сөендерерлек һәм урыны белән көендерерлек итеп язылулары белән күркәм. Язучының балалар тормышын матур чагылдырган җыйнак хикәяләре дә («Бозлар акканда», «Тургайлар очканда», «Отряд умартасы», «Кадерле бүләк», «Беренче дәрес» һ. б.) төрледән-төрле вакыйгалары белән яратып укыла, укучы күңелен кузгатып җибәрә. 1941 елда, фашистик Алмания белән сугыш башлангач, А. Алиш фронтка китә. Каты сугышларда чолганышта калып, әсир төшә. Седльтсе лагеренда күмәк качу оештыру турында уйлый башлый. Концлагерьларның берсендә Муса Җәлил белән очрашкач, аның планнары үзгәрә. Ул Җәлил җитәкләгән яшерен оешмага керә һәм фашистларга каршы көрәш башлап җибәрә. Әмма бу дәһшәтле көрәш — зур батырлык, гомереңне сораучы соңгы көрәш. «Ничек килер үлем» шигыре солдат йөрәгенең паклеген, килер фаҗиганең ачыклыгын бер дә шөбһәсез күз алдына китерә:

Күпме кәгәз языла безнең хакта, Бәлки, кабат аны укырлар, Иптәше өчен кеше корбан була, Шундый инде безнең гасырлар. Кереш белән тудык, көрәш белән Керәбез дә, ахры, кабергә. Язган икән соңгы сулышыбызны Илебез бәхете чен бирергә.           «Без Берлин төрмәсендә ярты ел утырдык,— дип яза ул үзенең бер хатында.— Килдем, көрәштем, киттем. Күрәсең, безнең язмышлар шулайдыр инде. Без соңгы сулышыбызга кадәр үз халкыбызга турылыклы булып калабыз...».

Мәгьлүм ки, А. Алиш туган илгә әйләнеп кайта алмады. 1944 елның августында аны фашистлар, Җәлил белән бергә, җәзалап үтерәләр. Тоткыннар янына кереп йөргән Юрытко атакай алар-ның, үлемгә хөкем ителгәч тә, үзләрен тыныч тотуын сокланып искә ала. Соңгы сулышларында да Корьәнгә кулларын куеп, моңлы татар җыры җырлап саубуллашулары бу каһарманнарның туган илләрен өзелеп сөюен, аңа тугрылыклы булуларын раслый бит.

Совет хәрби әсирләренең яшерен оешмасы эшендә катнашканы өчен Плетцензее төрмәсендә немец фашистлары тарафыннан җәзалап үтерелә (Җәлилчеләр). 1996 елда Татарстан Язучылар берлегенең балалар әдәбияте өлкәсендә Алиш исемендәге бүлеге булдырыла.

Балалар өчен «Дулкыннар» (1934), «Ант» (1935), «Минем абый» (1940) исеамле хикәяләр, «Ана әкиятләре» (1941), «Әкиятләр» («Сказки», 1959) исемле җыентыклар. Пьесалар. «Сайланма әсәрләр» (1969).

Балалар күңеленә тиз ачкыч тапкан Абдулла Алиш, аларны очраткан саен серле әкиятләр сөйләп, тәесирләнүчән яш күңелләрне матурлык дөньясына алып керә, белемгә, китап укырга дәртләндерә. Юкка гына түгел, атаклы рәссамнар Лотфулла Фәттахов, Харис Якупов, язучы Җәвад Тәрҗемановлар, үзләренең сөекле укытучылары итеп, Алишны сагынып искә алалар иде. Абдулла Алиш 1908 елның сентябрендә Куйбышев районы (хәзерге Спас) Көек авылында туган. Аның туган ягы матур табигәт кочагы, үзенең иркен болыннары, көзгедәй ялтырап яткан күлләре, шаулы урманнары белән әдипнең зәвыгы һәм нечкә хисләре формалашуда эзсез калмаган, билгеле. Китап дөньясына ул бик кечкенәдән тартыла.

 

Байрон Ишморатов – танылган татар галиме, профессор.

Ул 1935 елның 15 сентябрендә Әлмәт районының Миңнебай поселогында туган. 1953 елда ул Балтач урта мәктәбен тәмамлый һәм М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының чит илләрнең икътисадый һәм сәяси географиясе факультетына укырга керә. 1958 елда укуын тәмамлап ВЛКСМның Яшел Үзән шәһәр комитетында инструктор булып эшли башлый. 1960 елда читтән торып Үзәк комсомол мәктәбен тәмамлый. 1959-1961 елларда – ВЛКСМның Яшел Үзән шәһәр комитетының беренче секретаре. 1961-1962 елларда шул ук районның Олы Карауҗа урта мәктәбе директоры була.

1962 елда Байрон Ишморатов СССР Фәннәр академиясенең Себер бүлегенең Себер һәм Ерак Көнчыгыш фәнни-тикшеренү институты аспирантурасына чакырыла. Аспирантураны тәмамлап 1965-1978 елларда кече фәнни хезмәткәр, өлкән фәнни хезмәткәр була. 1978 елдан – институтның фәнни лабораториясе мөдире.

Байрон Ишморатов 1969 елда кандидатлык, 1980 елда – докторлык диссертацияләрен яклый. 1992 елдан – профессор. 700дән артык фәнни хезмәт авторы. Шулар арасында «Җитештерү көчләренең региональ системалары (Географик анализның методологик нигезләре)» исемле зур монография (Новосибирск,1979). Берничә коллектив монографиянең автордашы, 12 фәнни китапның баш редакторы. «География һәм табигать ресурслары» журналының редколлегия әгъзасы.

Байрон Ишморатов яшь галимнәр тәрбияләүгә дә зур игътибар бирә. Аның җитәкчелегендә 4 докторлык, 15 кандидатлык диссертациясе якланган, алар арасында ерак чит ил вәкилләре дә бар. Күп фәнни хезмәтләре башка телләргә тәрҗемә ителеп чит илләрдә басылган. Киң җәмәгать эше алып бара. КПССның Новосибирск өлкә конференциясе делегаты. Берничә мәртәбә район Советы депутаты итеп сайланды.

Артка

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home