Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Сафа Сабиров – язучы, Иделбикә – шагыйрә Download as iCal file
Шимбә, 19 Август 2017Караулар : 13051

Сафа Сабир улы Сабиров, чын исеме Сафа Нәзыйров – татар язучысы.

Ул 1915 елның 19 августында Татарстанның Питрәч районы Искейорт авылында туып үсә. 1934-1938 елларда ул Казан елга техникумында укый, аннары Идел пароходчылыгында капитан ярдәмчесе булып эшли. 1938-1946 елларда Ерак Көнчыгышта Хәрби Диңгез Флотында хезмәт итә, шушы чорда әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый. Язучының беренче хикәя һәм очерклары матбугатта 1945 елда күренә башлый. 1949 елда аның беренче мөстәкыйль китабы – нахимовчылар турындагы “Яшь диңгезчеләр” дигән повесте басылып чыга. Гомумән, елгачылар тормышына багышлап ул күпсанлы хикәяләр һәм очерклар иҗат итә, аерым җыентыклары (“Дүрт елга буйлап”, “Зур Идел туганда”, “ Ике хикәя”, “Идел чакыра”, “Идел таңнары”, “Язгы сулар акканда”, “ Су өстендә акчарлак”, “Кайнар агым”, “Идел җилләре”, “Җил тулсын җилкәннәргә” китаплары һ.б. әсәрләре ) дөнья күрә. Бу яктан аны үзенә күрә “татарның елгачы маринисты” дип әйтергә мөмкин.

1954-1971 елларда Сафа Сабиров “Совет Татарстаны” газетасы редакциясендә – күчмә хәбәрче, Татарстан китап нәшриятында – матур әдәбият редакциясе мөдире, өлкән редактор булып эшли. Шул вакыт эчендә аның аның татарча һәм русча егермегә якын китабы басылып чыга.Соңгы елларда “Казан утлары” журналында “Еллар һәм юллар” повесте, 2004 елда Татарстан китап нәшриятында “Алтын балдаклы абыстай” исемле китабы дөнья күрде. Ул шулай ук мари язучыларының, М.Пришвин, Е.Чарушин һ.б. әдипләрнең аерым әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә.

Язучы 2004 елда вафат.

 

Иделбикә, чын исеме Лена Сабитова-Садыйкова – күренекле татар шагыйрәсе, Татарстан язучылары берлеге әгъзасы. Ул 1930 елның 19 августында туа.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home