Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Ләбиб Гыйльми – язучы, Нур Гыйззәтуллин – әдәбият галиме һәм тәнкыйтче Download as iCal file
Дүшәмбе, 12 Июнь 2017Караулар : 13735

Ләбиб Гыйльми, Ләбиб Гыйльман улы Гыйльманов – татар язучысы, прозаик.

Ул 1906 елның 12 июнендә хәзерге Татарстанның Әлмәт районы Иске Баграж (хәзерге исеме – Ялховой) авылында крестьян гаиләсендә туа. Кече яшьтән үк ятим калып, балалык һәм үсмер чагы көтүче һәм бай ялчысы хезмәтендә үтә. Октябрь инкыйлабыннан соң, Чистай шәһәренә партия мәктәбенә укырга җибәрелә. 1930 елда Монголиядә революцион яшьләре оешмасының Үзәк Комитетында киңәшче буларак хезмәт итә.

Л. Гыйльми әдәбиятка 1930 елда килә: шул елны Казанда аның “Сәнәклеләр” исемле поэмасы аерым китап булып басыла. Аннан бер-бер артлы балалар өчен язылган “Аучы Хәмит”, “Чалкаш”, монгол яшьләре тормышыннан “Чимит Дурҗе” исемле проза әсәрләре дөнья күрә. Шушы ук елларда ул монгол халкының героик улы Сухабатыр турында зур күләмле повесть язарга керешә. Әсәрнең бер өлеше “Эмигрант” исеме белән “Совет әдәбияты” (хәзерге “Казан утлары”) журналының 1933 һәм 1934 елгы саннарында чыга. Әмма әсәр тәмамланмый кала. Л. Гыйльми, язучы-прозаик буларак, беренче чиратта үзенең “Чын мәхәббәт”(1934-1936) исемле романы белән билгеле.

Проза әсәрләре белән беррәттән, Л. Гыйльми шигырьләр язуын да дәвам иттерә. Аның шулай ук инкыйлабка кадәрге авыл тормышына багышланган “Кайгылы җыр” исемле пьесасы да бар.

Ләбиб Гыйльми 1947 елның 20 февралендә вафат була.

 

Нур Габделхәй улы Гыйззәтуллин – әдәбият галиме һәм тәнкыйтче.

Ул 1928 елның 12 июнендә Татарстанның Актаныш районы Яңа Байсар авылында укытучы гаиләсендә туган. Актаныш урта мәктәбенең сигез сыйныфын һәм 1945 елда Минзәлә педагогика училищесын тәмамлагач, 1945-1949 елларда Казан дәүләт педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Берникадәр вакыт Казан педагогика училищесында һәм Казанның 12 татар урта мәктәбендә укытучы булып эшли, шул чорда конкурс имтиханнарына әзерләнеп, СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы аспирантурага укырга керә, 1952 елда аны тәмамлагач, шул ук институтта башта әдәбият секторы лаборанты, аннары 1953 елдан 1959 елга кадәр кече гыйльми хезмәткәр булып эшли. 1959 елдан бирле Н. Гыйзәтуллин институтының шул ук секторында өлкән гыйльми хезмәткәр булып хезмәт итә.

Н. Гыйззәтуллинның әдәби тәнкыйть өлкәсендәге беренче чыгышлары аспирантурада укыган елларына туры килә. 1949-1959 еллар арасында аның республика көндәлек матбугатында татар әдәбиятының төрле мәсьәләләренә багышланган мәкалә, рецензияләре басыла. Күренекле татар язучысы, СССР Дәүләт премиясе лауреаты Кави Нәҗминең тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүдәге хезмәтен аерата билгеләп үтәргә кирәк. 1956 елда Н. Гыйззәтуллин язучының тормыш һәм иҗат юлына анализ ясаган монографиясен бастырып чыгара. Китап, тулыландырылып һәм баетылып, 1957 елда рус телендә дә дөнья күрә. 1958-1960 елларда исә галим, С.Әдһәмова белән берлектә, К.Нәҗминең дүрт томлык әсәрләр җыелмасын басмага әзерләү буенча зур эш башкара. “Татар совет әдәбияты тарихы” (Казан, 1960), “История татарской советской литературы” (Мәскәү, 1965) кебек күмәк хезмәтләрдә дә К.Нәҗми иҗатына, Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы еллардагы татар прозасына багышланган өлешләр Н.Гыйззәтуллин тарафыннан языла.

Болардан тыш, Н. Гыйззәтуллин СССР Фәннәр академиясенең Максим Горький исемендәге дөнья әдәбияты институты тарафынан чыгарылган алты томлык “История советской многонациональной литературы” дигән капитал хезмәтнең икенче һәм дүртенче томнарында (Мәскәү, 1971-72) утызынчы еллар һәм сугыштан соңгы татар әдәбияты һәм татар совет прозасы турындагы очерклары белән катнаша.

Н.Гыйззәтуллин СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты тарафыннан әзерләнгән күп томлы “Татар әдәбияты тарихы” өчен 20-30нчы еллар, Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы еллардагы әдәби хәрәкәт һәм проза жанры, әдәби багланышлар һәм тәрҗемәләр, публицистика, егерменче һәм сугыштан соңгы еллардагы тәнкыйть һәм әдәбият белеме турында бүлекләр һәм Г.Сәгъди, Г.Нигъмәти, Г.Гали, Г.Толымбай, К.Нәҗми кебек тәнкыйтче һәм әдәбият галимнәренең, язучыларының иҗат портретларын язды.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home