Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Гариф Галиев – язучы, Мәхмүт Нигъмәтҗанов – фольклорчы, Фаил Әхмәдиев – галим Download as iCal file
Чәршәмбе, 10 Май 2017Караулар : 13379

Гариф Галиев – татар язучысы.

Ул 1903 елның 10 маенда хәзерге Азнакай районының Урманай авылында туа. Бәйрәкә мәдрәсәсендә – сигез, Бөгелмәдәге укытучылар семинариясендә ике ел укый. 1921 елгы ачлык вакытында, укуын ташлап, эшкә урнаша. Беркадәр совет органнарында эшли. Армиядә хезмәт итеп кайткач, газета-журнал редакцияләрендә җаваплы сәркатип вазифаларын башкара. Читтән торып укып, Казан педагогика институтын тәмамлый. Бөек Ватан сугышында хәрби газета хәбәрчесе була. Сугыштан соң “Кызыл Татарстан” газетасы һәм “Татарстан авыл хуҗалыгы” журналы редакцияләрендә эшли.

Аның “Кызыл армия хикәяләре” дигән беренче җыентыгы 1927 елда басылып чыга. Шуннан соң әдипнең утызга якын очерк һәм хикәяләр җыентыклары, “Фамилиясез кеше” повесте, берәр пәрдәле байтак кына пьесалары дөнья күрде. “Хаттан башланды” пьесасы рус, немец һ.б. халыклар телләренә тәрҗемә ителде.

1985 елда вафат.

 

Мәхмүт Нигъмәтҗан улы Нигъмәтҗанов – фольклорчы, татар халык көйләрен җыючы һәм өйрәнүче, музыка белгече. Ул 1930 елның 10 маенда Татарстанның Саба районы Олы Арташ авылында туа, 5-6 яшендә үк тальян гармунда татар халык көйләрен уйный. 1939 елда аларның гаиләсе Донбасска күчеп китә. 1943 елда, Белгород балалар йортында тәрбияләнгәндә, рояльдә үзенә таныш булган татар көйләрен уйный башлый. Бөек Ватан сугышы елларында заводта эшли, һөнәр училищесында укый. Сугыштан соң башта Юдино тимерюлчылар училищесында, аннан Мәскәү тимерюлчылар техникумында укый. Бер үк вакытта үзешчән сәнгатьтә катнаша, төрле музыка коралларында уйный.

1951-1953 елларда М.Нигъмәтҗанов Юдинодагы тимерюлчылар училищесында укыта, Казан университетының физика-математика факультетында читтән торып укырга керә.

1953 елда Мәхмүт Нигъмәтҗанов Казан дәүләт консерваториясенә укырга керә, студент елларында үзенең тормыштагы төп эшен билгели. Каникул вакытларында мөстәкыйль оештырылган фольклор экспедицияләрендә татар халык җырларына игътибар итә, борынгы йола, гореф-гадәт җырларының үзенчәлекләре, халык көйләрен җыю һәм өйрәнү тарихы белән кызыксына. Бу аның татар халык җырларын эшкәртүгә багышланган диплом эшендә дә киң чагылыш таба. Югары музыка белеме алып, ул Казан консерваториясендә, аннары СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, тарих институтында фәнни хезмәткәр булып эшли. 1967-1973 елларда Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе, 1974-1984 елларда шул ук институтта өлкән фәнни хезмәткәр булып эшләгәндә, М.Н.Нигъмәтҗанов фольклор экспедицияләренең географиясен тагын да киңәйтә, илебезнең татарлар яши торган һәр төбәгендә була. Ул халкыбызның төрле этник төркемнәре көйләрен өйрәнә. Аның татар халык көйләре турында язган хезмәтләре, мәкаләләре, Бөтенроссия, халыкара конференцияләрдә, симпозиум, форумнарда сөйләгән докладлары күп кенә чит ил фольклорчыларының да игътибарын җәлеп итә, китаплары исә венгр галимнәрендә зур кызыксыну уята, алар музыка белгече белән ныклы иҗади элемтә урнаштыралар.

1985 елдан Мәхмүт Нигъмәтҗанов Казан педагогия университетының музыка факультетында укыта, үзенең иҗат эшчәнлеген дәвам иттерә.

Музыка сәнгате өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен Мәхмүт Нигъмәтҗановка Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелә. 1985 елда ул татар халык җырларына багышланган хезмәтләре өчен Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

 

Фаил Әхмәдиев – галим.

1950 елның 10 маенда Балтач районының Таузар авылында туган. 1967 елда Яңгул урта мәктәбен тәмамлый. Казан университетының механика-математика факультетында укый, аспирантурада белем ала. 1985 елда диссертация яклый һәм техник фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсенә ирешә. 1987 елдан — профессор. Аның фәнни һәм педагогик эшчәнлеге Казанның берничә уку йорты белән бәйле. 1972 елда ул Казан химия-технология институты укытучысы, 1975 елдан – архитектура-төзелеш институтында эшли, 1985 елдан — шушында кафедра мөдире. Бүгенге көндә Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты проректоры.

Ф.Г.Әхмәдиевнең фәнни хезмәтләре гетеродин актив мохитлардагы технологик процессларны системалы анализлау һәм аларны оптималь-аппаратур формалаштыру мәсьәләләренә багышланган.

Күпьеллык нәтиҗәле фәнни-педагогик хезмәтләре өчен 1992 елда Татарстан Республикасының атказанган фән һәм техника эшлеклесе исеменә лаек булды, 1994 елда Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе бирелде.

Ф.Г.Әхмәдиев киң һәм күпкырлы җәмәгать эшләре алып бара. 1996 елда ул Казан шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары итеп сайланды һәм бу хезмәтне 2004 елга кадәр башкарды. Бу чор – Казан шәһәренә 1000 ел тулу алды чоры – зур социаль-мәдәни мәсьәләләрнең уңышлы хәл ителүе белән характерлы.

Ф.Г.Әхмәдиев республикабыз күләмендә билгеле спортчы, Россиянең спорт мастеры. Россия һәм Татарстан күләмендәге татарча милли көрәш чемпионат һәм ярышларында җиңүче һәм призер булды. Күп мәртәбә Балтач район сабан туйлары батыры һәм баш батыры. Милли көрәшне пропагандалауга, яшь көрәшчеләр тәрбияләүгә зур көч куя.

2003 елда Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең әгъза-корреспонденты итеп сайланды.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home