Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Равил Шәрәфи – актер, Гайнан Мөхәммәтҗанов – журналист Download as iCal file
Чәршәмбе, 05 Апрель 2017Караулар : 13234

Равил Шиһап улы Шәрәфиев – Камал театры актеры, Русиянең һәм Татарстанның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның М.Җәлил исемендәге бүләге лауреаты.

1938 елның 5 апрелендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында туа. 1961 елда Мәскәүнең Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлый. Аннары татар академия театрында эшли башлый.

 

Гайнан Мөхәммәтҗан улы Мөхәммәтҗанов – журналист.

1940 елның 5 апрелендә Шеңшеңәр авылында туа. 1957 елда Малмыжда рус-татар мәктәбен тәмамлый һәм Ростов өлкәсенең Гуков шәһәрендә тимер-бетон конструкцияләре заводында бетончы булып эшли. Шушыннан 1959 елда Совет Армиясенә китә. Кече командирлар курсын үтеп, хезмәтентәмамлап, 1962 елда сержант Г.Мөхәммәтҗанов армия сафларыннан кайта һәм Казан дәүләт университетының журналистика факультетына—татар журналистикасы бүлегенә керә. Бу бүлекнең беренче чыгарылышы составында 1967 елда университетны тәмамлый. Уку чорында ук республика матбугатында үз язмалары белән катнаша. 1966 елдан—«Социалистик Татарстан» газетасы хезмәткәре. 1967-1976 еллар дәвамында—«Социалистик Татарстан», «Татарстан яшьләре» газеталарында хәбәрче.

1976-1978 елларда журналистлык эшеннән аерылып тора. 1978 елның июнендә Г.Мөхәммәтҗанов «Совет мәктәбе» журналы редакторы итеп билгеләнә һәм гомеренең ахырына кадәр бөтен белемен, энергиясен, талантын шушы журналга багышлый—башта аның редакторы, аннан соң җаваплы секретаре була. 1984 елдан журнал «Мәгариф» исеме белән чыга башлагач та аның эчтәлеген, кыйбласын яңа шартларга җавап бирерлек югарылыкка күтәрү өчен зур көч куя. 1993 елда шушы игелекле эшчәнлеге өчен аңа Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде.

Журналист 2003 елның 21 декабрендә вафат булды. Туган авылы Шеңшеңәр зиратына җирләнде.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home