Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Мөнир Мазунов – шагыйрь, Роберт Әхмәтҗәнов – шагыйрь Download as iCal file
Шимбә, 01 Апрель 2017Караулар : 14114

Мөнир Хәсән улы Мазунов – мәшһүр татар шагыйре, журналист.

Мөнир Мазунов 1918 елның 1 апрелендә хәзерге Пенза өлкәсенең Лопатин районы Иске Карлыган авылында туган. Авылда җидееллык мәктәпне тәмамлый, аннары Әстерхан педагогика техникумды белем ала, аннары бер ел Ижау шәһәрендәге урта мәктәпләрнең берсендә татар теле һәм әдәбияты укыта. 1939 елда Совет Армиясенә алынып, Бөек Ватан сугышы елларында Ерак Көнчыгышта хезмәт итә, 1945 елның җәендә, «Тревога» исемле фронт газетасының алгы сызыктагы корреспонденты буларак, япон гаскәрләренә каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Армиядә чагында КПСС сафларына әгъза итеп алына (1943). 1982 елдан СССР Язучылар союзы әгъзасы.

1987 елда вафат була.

Беренче шигырьләре сугышка кадәрге елларда Әстерхан һәм Ижау шәһәрләрендә чыга торган татарча газеталарда басыла. 1948 елда шагыйрьнең “Елда унике ай” исемле беренче китабы дөнья күрә. Ул барлыгы ике дистәдән артык китап бастырган. Аларның күбесе балаларга багышланган.

Мөнир Мазуновның шагыйрь буларак иҗади йөзе нәниләр өчен язган шигырьләрендә һәм бигрәк тә җырларында чагыла. Аның “Туган як” (Мансур Мозафаров көе), “Язгы хисләр” (Рөстәм Яхин көе), “Яшьләр җыры”, “Әниемнең җылы кочагы” (Ә.Бакиров көйләре) кебек популяр җырлары бар.

Мөнир Мазунов Джанни Родари, М.Нагнибеда, Самуил Маршак кебек олы талантларның һәм башка әдипләрнең әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә. Үзен тәрҗемәче буларак та таныта.

 

Роберт Әхмәтҗәнов – шагыйрь һәм публицист, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты.

Роберт Әхмәтҗәнов 1935 елның 1 апрелендә Татарстанның Балык Бистәсе районы үзәгендә туа. Башта – урта, аннары Казан дәүләт педагогия институтында югары белем ала. Әстерхан өлкәсенең Җәмәле авылы мәктәбендә өч ел укыта. Казанга кайткач, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында әдәби бүлек мөдире вазифасын башкара, төрле газета редакцияләрендә эшли.

1958 елда аның "Егерменче яз" дигән беренче шигъри җыентыгы, шуннан соң "Гасырлар юлы", "Йолдызстан", "Кызыл усаклар", "Еллар яна", "Сәгать суга", "Идел-йорт", "Таң шәһәре", "Хәтер елгасы", "Моңлану", "Җәяүле күбәләк" һ.б. китаплары дөнья күрде.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home