Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Рабит Батулла – язучы, Хәйретдин Мөҗәй – шагыйрь Download as iCal file
Якшәмбе, 26 Март 2017Караулар : 13773

Хәйретдин Мөҗәй, чын исеме Мөҗәһит Хәйретдин улы Хәйретдинов — Башкортстанда туган татар шагыйре һәм прозаик, Бөек Ватан сугышы каһарманы.

Шагыйрь 1901 елның 26 мартында Башкортстанның Туймазы районы Төрекман авылында туа. 18 яшендә Х. Мөҗәйне Кызыл Армиягә алалар һәм шул вакыттан соң аның бөтен гомере хәрби хезмәткә бәйле рәвештә уза. Ул озак еллар чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә, Урта Азиядә басмачыларга, кулак бандаларына каршы көрәшә, 1938 елда Хасан күле янында япон самурайларына каршы барган сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Бер үк вакытта Х. Мөҗәй әдәби иҗат эше белән шөгыльләнергә дә вакыт таба: 20нче еллар ахырыннан башлап газета-журнал битләрендә аның хәрби тормышка, чик саклаучыларның көндәлек хезмәтенә багышланган һәм аларның уй-фикерләрен чагылдырган шигырьләре, очерк, хикәяләре еш басыла. 1932 елда аның Казанда “Мылтыклар” дигән беренче китабы чыга.

Х. Мөҗәй Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк алгы сызыкка баса, полк командиры булып дәһшәтле бәрелешләрдә катнаша, кыюлык һәм шәхси батырлык үрнәкләре күрсәтә. Ләкин 1942 елның җәендә, Харьковка һөҗүм вакытында, Х. Мөҗәй командалык иткән полк дошман чолганышында кала һәм, айдан артыкка сузылган авыр бәрелешләрдән соң, исән калган авыр яралылар, шул җөмләдән подполковник Х. Мөҗәй, фашистлар кулына эләгә.

Х. Мөҗәйне, башка совет әсирләре белән бергә, Алманиягә озаталар. Ул әсирлектә дә фашизмга каршы көрәшен туктатмый: Мюнхен шәһәрендәге совет хәрби әсирләре лагеренда төзелгән антифашистик яшерен оешма җитәкчеләренең берсе була. Ләкин 1943 елның ахырында гестапо яшерен оешманың эзенә төшә, җитәкчеләрен Дахау концлагерена яба һәм, озак газапланулардан соң үлемгә хөкем итә. 1944 елның 4 сентябрендә фашист палачлары атып үтергән туксан ике Дахау тоткыны арасында подполковник Хәйретдин Мөҗәй дә була.

 

Рабит Батулла (чын исем Роберт Мөхлис улы Батуллин, 1938 елның 23 мартында туды) – күренекле татар язучысы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе.

Роберт Батуллин 1938 елның 26 мартында Татарстанның Зәй районы Түбән Олоҗы авылында туа. 1956-1961 елларда Мәскәүдә М.С. Щепкин исемендәге театр училищесында укый, аны тәмамлагач, ике ел Г.Камал театрында актер булып эшли, шул ук вакытта режиссерлык эше белән дә шөгыльләнә.

Рабит Батулла әдәбиятның төрле жанрларында ижат итә. Иҗатының беренче чорында ул күбрәк курчак театры өчен яза. Аның «Төш вакытындагы могҗиза», «Курай уйный бер малай» һ.б. пьесалары Казан, Донецк, Сарытау, Кемерово, Барнаул курчак театрлары сәхнәләрендә куела. Әбугалисина кыйссасы нигезендә язылган «Тылсымчы белән сихерче» (1966) пьесасы аеруча зур уңыш казана: курчак театрларының Бөтенроссия конкурсында икенче дәрәҗә диплом алуга ирешә. Тирән эчтәлекле, актуаль проблемаларны чагылдырган «Кичер мине, әнкәй!», «Өчәү юлга чыктык», «Туйлар узгач», «Сират күпере», «Мин Америка ачтым» һ.б. драма әсәрләре тамашачы һәм укучы тарафыннан яратып кабул ителә.

Рабит Батулла драматург буларак кына түгел, ә прозаик, балалар язучысы буларак та Рабит Батуллага 1985 елда «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. Әдәбият өлкәсендә ирешкән уңышлары һәм иҗтимагый эшчәнлеге өчен ул Гаяз Исхакый исемендәге һәм Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге премияләренә лаеклы булды.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home