Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Ризаэтдин Фәхретдин - тарихчы, әдип, Фатих Әмирхан - язучы, Наил Әюпов — актер Download as iCal file
Җомга, 13 Гыйнвар 2017Караулар : 5124

Ризаэтдин Фәхретдин (13 гыйнвар 1859 ел, Кичүчат, Самара губернасы – 12 апрель 1936 ел, Уфа) – иң күренекле затларның берсе буларак татар тарихында исеме уелган бөек шәхес. Ул – тарихчы да, әдип тә, педагог һәм күренекле дин эшлеклесе дә. Аның иҗади мирасы гаҗәеп бай.

Ризаэтдин Фәхретдин 1859 елның 13 гыйнварында Самара губернасының Бөгелмә өязе (хәзер Татарстанның Әлмәт районы) Кичүчат авылында туган. Әтисе Фәхретдин Сәйфетдин улы шул авылның имамы булган. Ризаэтдин иң беренче сабакларын 5-6 яшьлек вакытында әнисе Мәһүбә абыстайдан алган. 1867 елның көзеннән 1868 елның язына кадәр, җизнәсе Гыйльман Кәримигә ияреп барып, Чистай мәдрәсәсендә укыган. Гыйльман хәзрәт Миңлебай авылына имам итеп билгеләнү сәбәпле, Ризаэтдин башка елларда ерактагы Чистайга укырга бармаган, үзләренә якынрак Түбән Шәлчәле авылы мәдрәсәсенә 1869 елда барып, анда нигезле белем алган. Мәдрәсәнең югары сыйныфларына җиткәч, кечерәк сыйныф шәкертләренә үзе дә сабак укыта башлаган. 1889 елның язына хәтле ул Шәлчәле мәдрәсәсендә хәлфәлек итеп, шәкертләргә белем биргән.

Ризаэтдин Фәхретдин 1886 елда Казанга сәяхәт итеп, заманының олуг тарихчысы һәм дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани белән очраша. Аннан соң, 1887 елның 19 июнендә Уфада имтихан тапшырып, имам-хатыйплык шәһадәтнамәсе – указ ала. Шул ук 1887 елда Ризаэтдин Фәхретдиннең гарәп теле грамматикасы буенча язган беренче китабы басылып чыга.

1888 елның җәендә Петербургка барып, анда ике ай чамасы яши, заманының танылган ислам философы Җәмалетдин Әфгани белән очраша. Мондый күренекле затлар белән очрашулары һәм аралашулары Ризаэтдин Фәхретдингә бик зур тәэсир ясаган. Ул Шиһабетдин Мәрҗани, Җәмалетдин Әфгани һәм Исмәгыйль Гаспралыны үзенең рухи остазлары дип санаган.

1889-1891 елларда Ризаэддин Фәхретдин Бөгелмә оязенең Илбәк авылында имам һәм мөдәррис вазыйфаларын башкарган. 1891 елда ахунлык дәрәҗәсен алган.

Уфа шәһәрендәге Мәхкәмәи Шәргыягә (Диния Нәзарәтенә) беренче мәртәбә 1891 елда казый итеп сайлана һәм өч ел саен шул ук вазыйфага кабат-кабат сайланып, 1906 елга хәтле казыйлык хезмәтен башкара. Ризаэддин Фәхретдиннең казыйлык вакытында башкарган иң зур эшләренең берсе – Диния Нәзарәтенең таркау хәлдәге архивын тәртипкә китерү булган. Фидакяр хезмәтләре өчен ул 1894 һәм 1897 елларда патша хөкүмәте тарафыннан көмеш һәм алтын медальләр белән бүләкләнгән.

Уфага килгәнче Ризаэддин Фәхретдиннең берничә дәреслеге басылып чыккан була. Уфада исә ул тулаем фәнгә чумып, иҗат эшчәнлеген арттыра. Бер-бер артлы «Тәрбияле бала», «Тәрбияле ана», «Шәкертлек адабе» кебек дәреслекләре,  шулай ук  «Сәлимә,  яки Гыйффәт»  (1899),  «Әсма,  яки Гамәл вә җәза»  (1903) кебек әдәби җәүһәрләре, «Асар»  кебек тарихи хезмәтләре нәшер ителә. 1907 елга хәтле Р.Фәхретдиннең барлыгы 29 исемдәге әдәби, тарихи, гыйльми педагогик, дини хезмәтләре һәм әсәрләре басылып чыккан. Аларның кайберләре дүртәр-бишәр, хәтта алты мәртәбә басылганнар. Казыйлык Вазыйфасындагы намуслы хезмәте һәм иҗат әсәрләре белән Риза казый исеме барлык төрки-татар һәм мөселманнар арасында шөһрәт таба.

Оренбург шәһәрендә чыга башлаган «Вакыт» газетасының наширләре – бертуган Шакир һәм Закир Рәмиевләр, мөхәррире Фатыйх Кәримиләрнең чакыруы буенча Риза казый 1906 елда Уфадан китә. Шул елның язында ул гаиләсе белән Оренбург шәһәренә күчеп килә һәм «Вакыт» газетасы идарәсендә эшли башлый, төрле мәсьәләләргә караган мәкаләләр язып бастыра.

Бертуган Рәмиевләр 1907 елның декабрендә татар телендә яңа журнал нәшер итәргә рөхсәт алалар.  «Шура» («Киңәш») дип исемләнгән яңа журнал 1908 елның гыйнварында чыга башлый, баш мөхәррире итеп Ризаэтдин Фәхретдин билгеләнә. Журнал 1918 елда ябылганчыга хәтле Ризаэтдин Фәхретдин «Шура»ны, мөхәррир буларак, җитәкли. Ун ел дәвамында нәшер ителгән бу журналда аның йөзләгән мәкаләләре дөнья күргән. Тематика ягыннан алар киң даирәне – әдәбият, тарих, сәнгать, мәгариф,  дини-иҗтимагый мәсьәләләр һ.б. колачлаган. Журналның искиткеч бай эчтәлекле һәм кызыклы булып чыгуы да – баш мөхәрриренең армый-талмый хезмәт итүенең матур нәтиҗәсе. Журналда эшләү чорында да Р.Фәхретдин әдәби һәм гыйльми эшчәнлеген дәвам иткән, хезмәтләре китаплар булып чыгып торган. Шул ук елларда Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәресләр дә укыткан.

«Шура» журналы совет хөкүмәте тарафыннан ябылганнан соң, 1918 елның язында Р.Фәхретдин гаиләсе белән Уфага күчеп килә һәм Диния Нәзарәтендә казыйлык вазыйфасында эшли башлый. 1921 елның 6 декабрендә мөфти Галимҗан Баруди вафат булгач, Диния Нәзарәтендә мөфтилек вазыйфаларын башкара. 1923 елның 10 июлендә мөфти итеп рәсми рәвештә сайлап куела һәм вафатына хәтле мөфти булып хезмәт итә.

Совет хакимлеге елларында Р.Фәхретдин, авыр дини вазыйфасы белән берлектә, гыйльми эшчәнлеген дә дәвам иткән. 1925 елда СССР Фәннәр академиясенең Ленинград шәһәрендә үткәрелгән 200 еллык тантаналарына рәсми рәвештә чакырылган һәм катнашкан булуы – аның галим буларак зур абруйга ирешкәнлеген дәлилли.

Ризаэтдин Фәхретдин 1936 елның 12 апрелендә Уфада дөнья куйган һәм 15 апрельдә шәһәрнең мөселман зиратына җирләнгән.

Дингә карата сугышчан атеистик мөнәсәбәт саклаган совет елларында казый һәм соңгы дәвердә мөфти булып эшләгәнлеге сәбәпле Ризаэтдин Фәхретдиннең исеме нахакка рәнҗетелеп, дистә еллар онытылып торган. Фәкать 1960нчы елларның ахырларында гына аның исеме матбугатта яңадан чыга башлый.

Ризаэтдин Фәхретдин йөзләгән хезмәтнең авторы. «Тәрбияле бала», «Тәрбияле ана», «Шәкертлек адабе» кебек дәреслекләре, шулай ук «Сәлимә, яки Гыйффәт» (1899), «Әсма, яки Гамәл вә җәза» (1903) кебек әдәби җәүһәрләре, «Асар» кебек тарихи хезмәтләре нәшер ителә. 1907 елга хәтле Ризаэтдин Фәхретдиннең барлыгы 29 исемдәге әдәби, тарихи, гыйльми педагогик, дини хезмәтләре һәм әсәрләре басылып чыккан. Шулай ук «Шура» журналында аның йөзләгән мәкаләләре дөнья күргән.

 

Фатих Әмирхан (1886 елның 1 гыйнвары — 1926 елның 9 марты, Казан) — күренекле татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе. Татар сатира жанрын тудыручы.

Фатих Әмирхан 1886 елның 1 гыйнварында Казанда туа. 1895 елда әтисе аны "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенә илтә. Мәдрәсәдән соң, 1904 елда, Фатих Әмирхан Самарага рус телен өйрәнергә китә. 4 ай чамасы укыгач, аерым укытучылар ярдәмендә гимназия программасы буенча имтиханга әзерләнә. 1905 елда «Мөхәммәдия»нең алдынгы шәкертләре белән яшертен рәвештә җилем басмада «Әльислах» (гарәпчә үзгәртеп кору) исемле гәзит чыгара башлый. Ул үзе гәзитнең җитәкчесе һәм мөхәррире була.

1906 елда Тукай катнашлыгында чыгарылган "Әл-гасрел-җәдит" журналында аның "Париж коммунасы тарихы" исемле тәрҗемә мәкаләсе басылып чыга. 1907 елда Әмирхан Мәскәүдә чыга башлаган "Тәрбиятел әтфаль" (балалар тәрбиясе) балалар журналында сәркатип булып эшли.

1907 елның язында, ял итәргә дип, Мәскәүдән Казанга кайта. Ләкин монда бик зур бәхетсезлеккә юлыга — паралич сугып, ике аягы да йөрмәс була.

1907 елның көзендә «Әльислах» рәсми рәвештә чыга башлый. Фатих Әмирхан журналист буларак таныла.

Фатих Әмирхан шулай ук «Ялт-йолт», «Кояш» исемле сатирик журналларда да эшли.

Фатих Әмирхан үткен телле юморист буларак таныла. Татар телендә беренче сатирик романны да ул яза. Аның әсәрләренең күбесендә сатирик алымнар кулланыла.

1923-1924 елларда татар театр техникумында укыта.

1905 елда, "Әльислах" гәзитен чыгара башлап, Фатих Әмирхан журналистика эшенә керешә. Төрле инкыйлабый-демократик эчтәлекле публицистик һәм әдәби-тәнкыйть мәкаләләре яза.

1907 елда аның беренче күркәм хикәясе "Гарәфә кич төшемдә" языла һәм басылып чыга. 1908 елда "Бәйрәмнәр", шуннан соң "Хәзрәт үегтләргә килде" (1912, "Габделбасыйр гыйшкы" (1914), "Салихҗан карый" (1916), "Сәмигулла абзый" (1916) кебек күп кенә хикәяләр яза. 1908-1910 елларда Фатих Әмирхан "Фәтхулла хәзрәт" исемле сатирик повесть яза. 1909 елда язучының "Татар кызы" исемле әсәре, 1911 елда "Хәят" повесте, 1912 елда "Урталыкта" романы басыла.

Язучы шулай ук драматургия өлкәсендә дә иҗат итә. Ул "Яшьләр" (1909), "Тигезсезләр" (1914) пьесаларын яза.

Фатих Әмирхан күп әсәрләрендә искелекне, сыйнфый тигезсезлекне тәнкыйтьли. Шулай ук татар хатын-кызлары хокукларын да яклап чыга ("Татар кызы").

Әдип октябрь инкыйлабын хуплап каршы ала, әмма озакламый, ул хуҗалык һәм мәдәният өлкәсендә совет һәм партия оешмалары үткәрә торган сәясәтнең кешегә һәм вак милләтләргә каршы булуын күреп ала, тәнкыйтьләр белән чыгыш ясый. 1929 елда, гореф-гадәтләрне бозуны, аерым шәхестән культ ясауны тәнкыйтьләп, "Шәфигулла агай" исемле сатирик повесть яза.

 

Наил Галим улы Әюпов — татар актеры, танылгын сәхнә остасы, Русиянең атказанган, Татарстанның халык артисты.

Наил Әюпов тумышы белән Татарстанның Мөслим районыннан. 1936 елның 13 гыйнварында туган. 1965 елда театр көллиятен тәмамлаган. Шул вакыттан бирле Камал театрында эшләгән.

Үз гомерен Г.Камал исемендәге академия театрына багышлаган артист тамашачы күңеленә тәэсирле уены һәм моңлы тавышы белән кереп калды. Ул «Зәңгәр шәл»дә - Булат, «Сүнгән йолдызлар»да – Исмәгыйль, Кол Гали рольләре белән хәтердә калды.

Актер 2008 елның 18 июнь көнне үлде.

Артка

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home