Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Роза Җиһаншина — актриса, Рәдиф Җамалетдинов — галим Download as iCal file
Пәнҗешәмбе, 27 Октябрь 2016Караулар : 10763

Роза Җиһаншина — татар актрисасы, Татарстанның атказанган артисткасы.

Ул 1930 елның 27 октябрендә туа. 1951 елда Казан театр училещесын тәмамлый. Аннары Минзәлә татар драма театрына артист итеп эшкә җибәрелә, анда ул 1985 елга кадәр эшли.

 

 

Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов — татар галиме, филология фәннәре докторы, профессор, Русия табигый фәннәр академиясе әгъза-мөхбире.

Ул 1969 елның 27 октябрендә Татарстанның Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында туган. Урта белем алганнан соң, 1987—1989 елларда армия сафларында хезмәт итә. 1990—1995 елларда Казан дәүләт педагогика институтында укый, аспирантураны тәмамлаганнан соң, Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының Республика фәнни-методик үзәгендә гыйльми хезмәткәр, 1995—1996 елларда КДПУның татар теле кафедрасында ассистент, татар теле һәм әдәбияты факультеты деканы урынбасары, соңрак декан булып эшли. 1999—2002 елларда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Татарстан халыклары телләрен үстерү бүлегендә баш референт вазифаларын башкарды. Ул чагыштырмача тел белеме буенча дистәләрчә җыентык-монографияләр авторы, шулай ук татар теле буенча дәреслекләр, программалар, төрле кулланмалар эшләүдә катнашты.

Рәдиф Җамалетдинов Русия Президенты Указы нигезендә «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медаленә лаек. Шулай ук ул Русия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының, вузның Мактау грамоталары, «Россия Федерациясе атказанган югары һөнәри белем бирү хезмәткәре» һәм «Мәгарифкә керткән хезмәтләре өчен» күкрәк билгеләре белән бүләкләнде.

Рәдиф Җамалетдинов фәнни, педагогик, профессиональ оешмалар, укыту-методик берләшмәләр, шулай ук диссертацион һәм эксперт советлары эшендә актив катнаша. Ул – “Рус теле” һәм “РФ халыклары телләре” белгечлекләре буенча докторлык һәм кандидатлык диссертацияләрен яклау буенча диссертацион совет рәисе, Русия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы педагогик белем белгечлекләре буенча Укыту-методик берләшмә Советы Президиумы әгъзасы һәм әлеге берләшмәдә “Туган (татар) теле һәм әдәбияты” белгечлеге буенча укыту-методик комиссия рәисе дә булып тора.

2008 елның 15 февраленнән Рәдиф Җамалетдинов ТДГПУ ректоры вазыйфаларын башкара.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home