Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Календарь Print E-mai адресын языгыз help
Еллап карау Айлап карау Атналап карау Бүген Эзләү Сайланган айга күчү
Хәлил Әбҗәлилов – артист Download as iCal file
Пәнҗешәмбе, 29 Сентябрь 2016Караулар : 13197

Хәлил Гали улы Әбҗәлилов – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, СССРның халык артисты.

Ул 1896 елның 29 сентябрендә Оренбург губернасы Шарлык өязе Мостафа авылында туа. 1916 елдан Хәлил Әбҗәлилов «Ширкәт» труппасында эшли башлый.

Гражданнар сугышы елларында фронт театр бригадаларында эшли. Соңрак — Хива, Бохара татар театрларында. 1920 еллар башында Үзбәк киностудиясендә берничә фильмда уйный: «Мәчет гөмбәзе астында», «Рәвәт чүл бүреләре», «Икенче хатын», «Кемдә хакимият», «Махау авырулылар». 1928 елда Казанга килә һәм Татар академия театрында эшли башлый.

Хәлил Әбҗәлилов — татар халкының олы талантка ия булган мәшһүр артисты. Ул иҗат иткән образлар үзләренең гадилекләре, табигый лекләре, тышкы яктан беркатлылыклары белән аерылып торсалар да, эчке дөньялары — тирән кичерешләргә бай, ачык фикерле, зирәк шәхесләр. Әбҗәлилов искиткеч сөйкемле, импровизациягә бай артист иде.

Артист 1963 елда вафат була.

Артка

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Home