2-3 яшьлек балалар өчен шигырьләр

Принтерга
(16 тавыш, уртача 3.63 )

Беренче кар

Әхмәт Ерикәй

Йомшак кына кар яуды,

Бөтен җирне каплады.

Ап-ак булды болыннар,

Ап-ак булды киң кырлар.

 

Яз

Шәүкәт Галиев

Туктап сана,

Тамчы тама:

Тып, тып, тып.

Төшә-төшә

Бозны тишә:

Тып, тып, тып.

Яз бу, ишет,

Кага ишек:

Тып, тып, тып.

 

Гали белән Кәҗә

Габдулла Тукай

Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән,

Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән.

Гали аны чирәм белән кунак итә,

Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә.

 

Маэмай

Муса Җәлил

Минем бар бер маэмаем,

Кара борын Акбаем.

Күп йөгерә, күп өрә,

Күп ишетә, күп күрә...

Маэмай

Жәвад Тәрҗеманов

Тешләмәсен Акбаем,

Сезгә өрә маэмаем:

«Ташлар ыргытмагыз,— ди,

— Мине котыртмагыз»,— ди.

 

Мыраубикә

Дамир Гарифуллин

Мыраубикә кызык та соң:

Мыр-мыр-мыр итә-итә,

Әбиемнең итәгендә

Гыр-гыр-гыр йоклап китә.

 

Безнең сыер

Әнәс Кари

Безнең сыер өебезне яхшы белә,

Көтүдән ул мөгри-мөгри кайтып керә.

Әйтерсең лә: «Мине каршы алыгыз! — ди,

— Мул итеп сөт алып кайттым, савыгыз!» —ди.

 

Әтәч

Муса Җәлил

Таң ата бугай,

Әтәч кычкыра:

— Кикри-күк, Кикри-күк!

Йә сузып кына,

Йә бик еш кына:

— Кикри-күк, Кикри-күк!

Без дә уяндык

Әтәч тавышына:

— Кикри-күк, Кикри-күк!

Бакчага килдек,

Ашыга-ашыга:

— Кикри-күк, Кикри-күк!

 

Чебиләр

Мәрзия Фәйзуллина

Тышта бик җылы булса да,

Тун кигәннәр чебиләр.

Яңа гына тусалар да,

Йөгерешеп йөриләр.

 

Эремчек, тары ярмасы,

Суалчан яраталар.

Суалчан дип ботинкамның

Бауларыннан тарталар.

 

Йә, алар кемнәр икән?

Дамир Гарифуллин

Тезелешеп кайталар,

Бак-бак-бак, дип әйтәләр.

—        Йә, алар кемнәр икән?

—        Алар үрдәкләр икән.

Сикерешеп уйныйлар,

Мәэлдәшеп туймыйлар.

—        Йә, алар кемнәр икән?

—        Алар бәрәннәр икән.

Юлны күктән сузалар,

Каркылдашып узалар.

—        Йә, алар кемнәр икән?

—        Алар каргалар икән.

 

Беренче адым

Әминә Бикчәнтәева

Камил әле бик кечкенә,

Үрмәләп йөри инде,

Ә ёлкага бүген менә

Ул тәпи-тәпи килде.

 

Бүлмәсеннән залга хәтле

Килде берүзе генә,

Ул үзе дә бик куанды,

Куандырды безне дә.

 

— Әттәтә, әттәтә,

Камил йөри башлаган,

Яңа елны тәпи басып,

Зур үсеп каршылаган.

 

Ике

Саҗидә Сөләйманова

Ике аягы Әнвәрнең,

Ике кулы.

Берсе кече, берсе олы

— Ике тубы.

Ике колагы бар тагын,

Ике күзе.

Һич теленнән төшми торган

Ике сүзе: — Әни, әти!

— Бар белгәне ике булды.

Аның үзенә дә инде

Ике тулды.

 

Су

Бари Рәхмәт

Менә сиңа су,

Бит-кулыңны ю,

Ю, ю, ю, ю, ю!

Туңдыра ич,

Салкын ич бу су.

Ай-ай, ай, ай, ай!

Туңдырса да ю,

Әйбәт салкын су,

Ю, ю, ю, ю, ю!

 

Туп-туп тубыбыз

Әминә Бикчәнтәева

Туп-туп тубыбыз,

Син безнең матурыбыз,

Тишмәбез дә югалтмабыз,

Оста тота кулыбыз.

 

Рөстәм, сиңа да бирәбез,

Әйдә уйныйбыз бергә,

Кирәк аны, чөеп-чөеп,

Тотып ала белергә.

 

Туп сикерә, син дә сикер,

Тыпыр-тыпыр тыпырда,

Дуслар белән уйна бергә,

Читтә генә утырма.

 

Туп-туп тубыбыз,

Сикерәбез, көләбез,

Югары оч, түбәнгә төш,

Без тотып өлгерәбез.

 

 

Йоклар алдыннан

Нурия Измайлова

...Көн киткән дә төн җиткән,

Кояш йокыга киткән.

Аңа комачаулама,

Йокла, улым, шаулама!

 

Көлсәң ашаган чакта,

Үсәлмәссең ашап та.

Еласаң йоклар чакта,

Ошарсың ябалакка!