Куян

Принтерга
(8 тавыш, уртача 4.38 )

– Мин сине һич тә аңлый алмыйм! – дип көяләнде соры куян.

– Сиңа тагын нәрсә аңлашылмый инде? Кара, менә, барысы да диярлек үз имзаларын куйганнар, син генә карар кабул итә алмыйсың!

Аю зур, тырнаклы тәпие белән башын кашып алды. Бу эш аңа нәрсәсе беләндер ошап җитми иде. Уйлап карасаң, урманны бүре хөрмәтенә атауның нәрсәсе бар инде? Шулай да, горурлыгы тырнанды, нишләп әле аның хөрмәтенә, минекенә түгел? Ул да бит урманның соңгы хайваны түгел. Икенче яктан, куянның мәҗбүри рәвештә аның кулын куйдырырга тырышуы шикләндерде.

Ике уйлап тормыйча, ул шушы ике сорауны да турыдан-туры куянның үзенә бирде һәм кисәтеп куйды: әгәр куян һаман да томанлый һәм чуалдыра бирәчәк икән, рухи кыйналулар белән генә котылып калмаячак.

– Беләсеңме, аю, – дип башлап җибәрде куян, тилеләрне тынычландырганда кулланыла торган сабыр тавыш белән. – Бүре, синнән аермалы буларак, чиктән тыш масаючан. Ә без бит синең белән бик яхшы беләбез – бу юл дошман һәм көнчеләр булдырылу белән сугарылган. Сиңа бу кирәкме? Моннан тыш, күзалдыңа китер, кышкы йокы вакытыдна нинди җәмгыяви тормыш инде, ә?

Аю кышкы йокы вакытында җәмгыяви тормыш турында сүз дә булырга мөмкин түгел икәнлеген раслап башын селкеде.

– Ә син бит урманда абруйлы хайван, синең имзаң теләсә нинди кәгазьне бизи. Мин әйткән иде диярсең, Аю, бүре тәртип саклар өчен синең яныңа бер генә килмәс әле. Менә шулай килеп чыга да инде: җәмгыяви хакимият аңа, ә чыны – сиңа. Бу имзадан соң сез  көндәшләр түгел, ә төркемдәшләр булачаксыз!

Аю мондый манзарадан эреп китте.

– Ә сиңа ни файда? Сез бүре белән бик дус-тату түгелсез бит, – дип сорады аю.

– Мин синнән берни дә яшереп тормыйм, – дип җавап кайтарды куян, – бу миңа аклану өчен бик яхшы форсат. Бүре үзенең кем аркасында шундый данлыклы булып киткәне исеннән чыгармас.

– Ярар, күндердең, – бирелде аю, – кайда язарга?

– Менә монда “Каршы килмим”, – диде куян һәм кабаланып аюга беренче юлы гына – “Урманны бүре хөрмәтенә атап, аны урманның билгесе итеп куярга” – зур хәрефләр белән язылган кәгазь сузды. – Ә менә монда “Хуплыйм”. – дип янә бер кагәзь – “Атаманы алыштыру буенча каралган чаралар” бирде.

 

– Сәлам, төлке! Карама әле миңа шулай –  бүредән мин, эш белән, – әрсезләнеп исәнләште куян.

Төлке озын колаклы ризыгының мондый сөмсезлегеннән телсез калып ни әйтергә белми калды.

– Мин урманны бүре хөрмәтенә атау буенча имзалар җыеп йөри идем әле, – дип дәвам итте әрсез кунак.

Төлке әкренләп хушына килә башлады. Аңа “эш буенча” дигән сүзләр бик ошап җитмәде. Ул ниндидер курку тойгылар уята, җитмәсә куянның да үз-үзен ничек тотуыннан аның моңа хаклары булганлыгы яхыш сизелеп тора. Ул диккать белән куянның киләчәк үзгәрешләр турындагы хикәясен тыңлады һәм бу хәл аңа тагын да әзрәк ошый башлады.

– Бу нинди сафсата?! – дип җикеренде ул кашын да селкетмәгән куянга. Бүренең масаючанлыгына һәм шөһрәт яратучанлыгына ышаныр өчен ул аны бик яхшы белә иде.

– Сафсата? – дип үпкәләде кылый. – Син бүренең акыл дәрәҗәсеннән шикләнәсеңме? Ул бит безнең өчен дип тырыша, уйлап кара әзрәк, җирәнкәй, син бит ахмак түгел. Яшәгән җиребезне урман санитары исеме белән атасак бу нәрсәне аңлатачак? Санитария зонасын! Ә бу инде тыюлык диярлек, син бит үзең беләсең, төлке якаларына мода бары тик төлкеләр белән бергә генә бетәчәк. А кайда тыюлык – шунда керем, ә кайда керем – шунда ял итү өчен урыннар һәм авыр вакытта туклану өчен өстәмә мөмкинлекләр. Сиңа нәрсә, минем арттан куып йөрү рәхәтме, я кеше кулыннан кызыдырылган тавык ботлары ашаумы?

Төлке кыздырылган тавык ботларына бер дә каршы түгел иде, ләкин куянга ышанасы килмәде.

– Ихтыярың, –диде куян бирешеп, –монда күбесе инде болай да имзаларын куйдылар, бертавыштан гына булмады, кызганыч. Бүре син имзаңны куймаганыңны күргәч бик каты бочылыр инде, сез бит аның белән шундый яхшы мөнәсәбәттә ИДЕГЕЗ...

– Китер монда кәгазьләреңне!!! – төлке дәлилләрнең авырлыгына түзә алмады. Ул куянның хәйләләгәнен сизенә иде, ләкин бүре белән талашу тилелек белән бер.

– Тиен, керпе, йомран, – түбәнсетеп имзаларны укый бирде, –бурсык, кәлтә, тукран... Кит моннан, җыен вак-төяк!

– Ә син икенче ягын укып кара, – дип киңәш бирде куян һәм усал итеп елмайды.

– Аю, бөркет, селәүсен, – төлке ярсыуннан фырлап тавык хәрефләре белән “хуплыйм” һәм “каршы килмим” дип язып куйды.

 

Урманчы еракка текәлеп инде өченче тәмәкесен пыскытып утыра иде. Күзләрен яшьләр томалый. Тезләрендә йөзләп хайван имзалаган сораулык битләре ята. Урманчы тугызынчы дистәсен ваклавына карамастан бер тапкыр да Канунны бозганы юк иде. Һәм бу тапкырда да бозмаячак. Аяк тирәсендә куян бөтерелеп йөри һәм аны кабаландырмакчы була.

– Кара, бабай, барысы да тәртип буенча, бертавыштан, син бүген үк хөкем чыгарырга тиешсең, юкса кануны бозачаксың, һәм барысы да тар-мар киләчәк. Барысы да “бабайга яраганны, безгә дә ярый” диячәкләр!

Тәмәке бармак арасыннан төшеп китте. Урманчы аяк астына карады, ләкин кире күтәрмәде. Җилкәсеннән мылтыгын салды да, сындырып, кесәсендәге ике пуляны тыгып куйды.

Ул бүрене кыюлыгы һәм батырлыгы өчен ярата иде, көче һәм җитезлеге белән соклана иде, ялгызлык хисеннә җәфа чиккәндә янына килә иде, ләкин хөкем канун буенча башкарылырга тиеш...

 

Бүре башын алан уртасына урнаштырып куйдылар, янына “Бүре урманы” дип язылган такта да беркеттеләр. Куян трибунадан бик озак чыгыш ясады. Ул бүре белән горурланды, аның гөмуми берләшүгә керткән күз алдына китерә алмаслык зур өлеше турында сөйләде, иң яхшы дусты булганлыгын искәртеп, үзен бүренең мәңгелек хәтерен саклаучысы итеп билгеләде һәм беркемгә дә соры дустының исемен пычратырга ирек бирмәячәген әйтте. Күбесе сокланып кул чапты, хәтта яңа юлбашчыны әле күптән түгел ризык рәтендә йөрткән ерткыч хайваннар да алкышлады.

Чыгыш тәмамлангач куян үз янына аюны чакырып алды. Аю каушаган һәм басылган иде.

– Урманнан төлкене куып чыгар, – дип әмер бирде кылый кырыс тавыш белән.

Аю аптырап куянга карады.

– Әллә берәр сукмакны синең исемең белән атауларын телисеңме? – куянның тавышында ярсуганлык сизелде.

Аю авыр итеп сулады да башын кире какты...

Оригинал: muziker.livejournal.com

Тәрҗемә: Тазбаш