Хыянәт

Принтерга
(8 тавыш, уртача 3.63 )

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйлә Хәйрулловна менә инде ике ай буе фаҗигале рәвештә үз иренә гыйшык. Ун ел буе бергә тормыш корган ире әлегә берни дә сизми. Һәм бу, Аллага шөкер, Ләйлә Хәйрулловнаның йөрәгенә ут сала.

Бу хәл аның туган көнендә башланды. Дөресрәге, бу инде әллә кайчан башланган иде, бары тик утыз икенче туган көнендә Ләйлә Хәйрулловна үз тормышын кичектергесез үзгәртергә кирәклеген ап-ачык аңлады.

Туган көнгә берничә көн кала ире аннан нәрсә бүләк итим дип сорады һәм ул, гадәтенчә, “берәр кирәк-ярак инде шунда, зинһар теләсә нинди кытый-мытыйлар алма” диде. Һәм менә шимбә киче ашыкмыйча гына шимбә төненә әверелеп барганда, балалар төш илләренә сәяхәткә чумып, ире телевизор пульты белән гырлашканда, Ләйлә Хәйрулловна тыныч кына буыла-буыла, зәвыклы бизәкле тартмага салынган кытыршы үкчәләр өчен крем өстенә күз яшьләрен түгеп утыра иде.

Икенче көнне, әлбәттә, дуслар һәм хезмәттәшләр белән гайбәтләшеп алдылар. Аннары соң – әнисе һәм аның дуслары-хезмәттәшләре белән. Соңрак дуслары да үз әниләре белән гайбәтләшмичә калмадылар. Барысы да беравыздан:

1. Ирең хиссез хәсис.

2. Син үзең гаепле, – диделәр.

Беренчедән, нинди “кирәк-ярак” инде ул, өең тулган бит шул “кирәк-яраклар” белән, җитмиме әллә? – дип аптырады физика укытучысы (34 яшь, кендегендә алка, ике яшь сөяркәсе бар). Икенчедән, элегрәк хатын-кызның сере, үзенчәлеге, билгесезлеге бар иде, чөнки бар “кирәк-ярак” әйберләрен ул үзенә үзе ала иде, – дип тукыды әнисе (54 яшь, кызыл иннек, озын үкчәле түфлиләр). Өченчедән, ирең хиссез тинтәк инде синең, шулай да, ни сорагансың, шуналгансың, – диде иң яхшы дус исемен йөртүче. Дүртенчедән, болай үзе начар ир түгел бит ул, тырыш, ялкау түгел, хаталанганын үзе дә аңламагандыр, – дип минеме, иремнеме кызганды күрше (яше, эше, ире билгесез, өч баласы бар). Бишенчедән, күпме мескенләнеп йөрергә була инде, күңелең теләгән нәрсә сорарга башыңа да килмәгәндер әле, шулаймы? (тагын теге алкалы физика укытучысы). Алтынчыдан, үкчәләреңне шундый начар хәлгә төшермәскә иде (монысы инде әни чәйнәнә).

Кыскасы, бар кешегә дә көн кебек ачык иде: Ләйлә Хәйрулловнага ире белән мөнәсәбәтен яңартырга, яки хыянәт итәргә кирәк. Чөнки, мәгълүм ки, газаплар, куркулар, яшерен очрашулар һәм чит кешеләр белән гөнаһ кылуларның гаилә тотрыклылыгына йогынтысы позитив.

Бер уйлап карасаң, бер нәрсәсе дә юк. Кешеләр моны эштән аерылмыйча гына, еллык план тутыруны доширакка бүлгән тәнәфестә токмач җитешеп чыккан арада да эшлиләр. Тик анысы кешеләр, ә бусы бит – әдәбият укытучысы.

Иң беренче чиратта моңа әхлакый каршылыклар бар: ун еллык гаиләсе, ире (ни булуга карамастан, яхшы кеше һәм яхшы хезмәт хакы ала), балалары – отличник, җайланган тормыш һәм август аена планлаштырылган отпуск.

Икенчедән, сөяркәсен, сөяркәсен! кайдан табарга? Ләйлә Хәйрулловна аянычлы йөз белән кандидатларны барлап чыкты: физрукка алкалы кендек сөйкемлерәк, тарих укытучысы галстугын чалбарына кыстырып йөри һәм “Безнең эрага кадәр миллион ел элек” – документаль кино ди, бердәнбер өйләнмәгән күршенең инде күптән яше чыккан һәм айнык чагы сирәгәйгән. Өйләнгәннәр арасында килешләре, матурлары да бар барын, тик аларның балалары Ләйлә Хәйрулловна эшләгән мәктәптә укый. Ә бу инде бераз болганчык килеп чыга: ничек итеп аларга “Хәят”не аңлатырга? Менә шулай шул.

Өченчедән, Ләйлә Хәйрулловна үтереп шүрли иде. Берәр вакыт тотылырга, гарьләнергә, аерылышырга гына түгел, ә сөяркәләшергә дә. Таныш, сөйләш, аңлаш, җайлаш, үзеңне әллә кемгә куеп йөр, ризалаш – ә нәтиҗәсе ошамаса тагын киредән башла...

Шулвакыт ул хәйлә юлын тапты. Менә бит ул сөяркә, кул астында гына, көн саен кичке җидедән иртәнге җидегә кадәр! Өстәвенә ял көннәре белән отпуск та! Танышырга да, җайлашырга да кирәк түгел, өзгәлән дә, газаплан шунда әйтелмәгән мәхәббәтеңнән. Ләззәтләргә дә урын бар... Ул өйләнгән, тик белгән кешеләр сөйләвенә караганда, алай яхшырак кына. Ә уртак балаларына “Хәят” укырга иртәрәк әле. Димәк – ул!

Башта ул аңа унҗиде битлек хат язды, шуның ундүрте – французча. Хисле, ярсулы, күз яшьләре һәм шәраб таплы. Аның горур карашына әсир булганын, иренең битарафлыгыннан туйганын. Язды да – утка салды, ә кәгазьлар суынгач, ире табар дип курыкты. Хатлар көлгә әйләнде, әмма күңеле дөрләде.

Аннары – берничә очраклы күрешү. Ул ире белән эштән соң супермаркет янында очрашырга сөйләшә, ә килә – ул. Карашлар, кулга-кул тиешүләр, серле ишарәләр. Аһ, ул ярмалалар киштәсе янындагы оялчан бәхет мизгелләре!

Ире берни дә сизмәде. Яки сизәсе килмәде. Зур ташлама белән голландия бәрәңгесен алды һәм ял көннәренә ашамлыклар тутырды. Ләйлә Хәйрулловна баһадирына соңгы карашларын ташлап бәлеш ясап тыгарга тәкъдим итте.

Соңыннан, әлбәттә, смскалар башланды. Ләйлә Хәйрулловна укытучылар бәдрәфендә бикләнеп, ярым билтүбән ишарәләр белән тулган тәкъдимнәр сызгалады. Өйгә кайтыр алдыннан, ире тапканчы дип, язган смскаларын һәм аның җавапларын бетерде. Ире кич өстәп сала-сала өчпочмаклар ашады, ә ул качып кына кашларын йолкыды.

Кайсыдыр бер көнне иртән ул яңа оекларын киде һәм озак кына итәк сайлап басып торды. Ире оеклар киеп кайда барырга җыендың дип сорады. Ул салкын гына: “Эшкә”, – дип җавап кайтарды, нәрсәдер тагын сорамакчы булган иренең күзләренә карады. Кыска гына тартышу һәм дөнья бөтерелде, чактан гына беренче дәрескә соңга калмады. Алсуланган битләрен, бәреп чыккан елмаюын яшерә алмыйча трамвайда барды. Кан уйный, колакта шау, оекларда мамык – көч-хәл белән мәктәп тукталышына барып җитте.

Мәктәп бусагасында тишек кендекле физика басып тора иде. Ул шунда ук барысын да сизеп алды. Кем сизмәс иде, ә? Чәчләр җилгә сибелгән, күзләр түгел – учаклар, иреннәре тешләнгән. Әллә кайдан күренә – хатын гаилә читлегеннән гөнаһ кочагына сыенган. Ләйлә Хәйрулловна дөрес дип башын селкеде һәм, соңыннан, ике сәгать буе сөйләде. Исем-урын әйтелмәде – сөяркәсе өйләнгән, сүзе килә күрмәсен.

Ул психиатрия тарихында ире инсаны икеләнүе белән чирләгән дөньядагы беренче хатын-кыз була алыр иде. Әгәр ул назлы булса һәм эштән кайтышлый карбыз алырга онытмаса, димәк ул бүген – мәхәббәт табибы Джекил. Аларның очрашулары сирәк, ләкин онытылмаслык. Иртәнге аштан соң өстәлдән чынаягын алып куярга онытса, ул эчпошыргыч мистер Хайдның кайтуын сиземли иде. Үзенең гаебен танып иренә назлырак булырга тырышты һәм бүләкләр ясады, Паоло Коэльо китапларын бирде. Ире өйгә чәчәкләр алып кайта башлады һәм гомерендә беренче тапкыр ул пешергән ашны мактады. Дәртләнеп, һәвәскәрләнеп, хәтта вәсвәси диярлек. Шуның өчен ул үзенең иң матур эчке киемнәрен киде. Ире берни дә аңламый, ләкин күзләре тулы сөю һәм наз. Кызганыч, ләкинн алар бергә була алмаячаклар – аны ире җибәрмичәк. Һәм балалар. Һәм отпуск – тиздән җитә, купальник та алынган. Бәхеткә мөмкинлек булмаганлыктан күңелләре сыкрады.

Газаплардан ул алсуланды, чәчәк атты һәм яңа туфли алды. Дус кызлары кызыкты. Күбрәк түфлигә инде, ләкин башкасы да юк түгел. Ял көннәрендә Ләйлә Хәйрулловна кан тамырларын ярасы килеп шашына, ә аннар коймак пешерергә тотына иде. Фатих Әмирхан, әдәбият укытучысы турында роман язарга тотынса, аны кызганмас иде, димәк – тормыш шәп!

 

Тәрҗемә: Тазбаш

Оригиналь мәкалә: busconductor.livejournal.com