Көнчыгышның яңа кояшы

Принтерга
(0 тавыш, уртача 0 )

Татарстан хөкүмәт вәкилләре Сингапурга атна саен авылына сыпырырга торган студентлар кебек бер-бер артлы очып кына торуларына күнегеп беткәнсездер инде. Сингапур тәҗрибәсен, нәтиҗәле идарәне, электрон хезмәтләрен өйрәнәләр, үзләштерәләр һәм безгә дә кертәләр, янәсе. Ярты җир шары аркылы очып барып карарлык ни бар соң ул Сингапурда? Нәрсәсе белән ул шулай атказанган? Текәлебрәк карасаң, аны үз күзләрең белән күрү һәм өйрәнү теләге бер дә гаҗәпсендерми икән.

Җирнең экваторы тирәле гел нигәдер социаль калдыклар гына урнашкан. Папуа – Яңа Гвинея, Эквадор, Конго, Судан, Гаити, Ямайка, Маршалл һәм Сөйләман утраулары, һ.б., һ.б. – болар барысы да ялкаулык, ришвәтчелек һәм сайлаучы тавышларын бер капчык дөгегә сатып алып, барлык бәла-казаларны каһәр суккан колонизаторларга сылтаучы сәясәтчеләр хөкем сөрүче сазлык бугазы. Бу хакта Малайзиянең элеккеге премьер-министры Махатхир хәтта махсус теория дә уйлап чыгарган. Аның сүзләренә караганда, бу илләрнең халкы ялкау, чөнки монда ашарга үзеннән-үзе үсә.

Һәм менә син «ялкау» Малайзиядән бер чакрымлык бугаз белән генә аерылып торган кечкенә Сингапурга килеп төшәсең. Ә бу ил кеше башына тәшкил иткән ВВП буенча дөньяда өченче (IMF рейтингы), бизнес алып бару җиңеллеге буенча беренче урынны тота (World Bank рейтингы) һәм коррупциясезлек буенча Дания һәм Яңа Зеландия белән беренче урынны (Transparency International рейтингы) бүлешеп тора.

Шәһәр буенча син Китченер һәм Напьер[1] исемнәрен йөрткән урамнардан йөрисең. Аларны ни өчендер Ким Чен Ир, яисә Мао исемнәренә алыштырмаганнар. Һәм сине аэропорттан алып киткән беренче үк малайялы «алар безне кыерсыттылар» дими. Ул: «без – беренче илләр дәүләте» ди. Тик таксист белән килешмәскә дә мөмкин: Сингапур дигәндә, беренче илләр читтә торсын.

Сингапурда иң беренче күзгә ташланган нәрсә – яшеллек. Кайбер шәһәрләрдә зур-зур парклар бар, ә Сингапурда, киресенчә, парк эчендә зур шәһәр урнашкан. Моннан да яшелрәк шәһәр дөньяда юктыр.

 

Яшеллек һәм пөхтәлек

Сингапурда бер генә чүп чыганагы бар – агачлар. Алар монда шулхәтле күп ки, шәһәр үзе бер ботаник бакча булып тоела. Бу шулхәтле гадәти, әйтерсең лә һәрвакытта да гел шулай гына булган. Ни дисәң дә, экватор бит.

Чынлыкта исә Сингапур экосистемасы тулысынча ясалма. Экваториаль яңгыр урманнары бик нечкә экосистема. Мондый урманны кистең исә, су шунда ук туфрактан барлык файдалы элементларны юып чыгара, ә елгалар болгавык канауларга әвереләләр. XX йөз башында кеше өстендә кеше яшәгән Сингапурда бар нәрсә дә хайваннар белән ашалып, кешеләр белән тапталып юкка чыгарылып торган. Ә Сингапур елгасын күзең күргәнче, борының күпкә алданрак сизгән.

Бу шәһәрне парка әйләндерер өчен миллионлаган агач һәм куак утыртырга кирәк булган. Бөтен дөнья буйлап сибелгән махсус командалар Сингапурга 8 мең үсемлек төре алып кайткан һәм шуларның 2 меңе монда тамыр җибәрә алган. Әчегән туфракка селте керткәннәр һәм эшкәрткәннәр, елга яныннан 8 мең ферма асраган 900 мең чучканы күчергәннәр.

Хәзерге вакытны Сингапурда бук исе бер генә җирдә аңкып тора. Шәһәр эчендә зурлыгы буенча дөньяның өченче нефтхимия комплексы урнашкан. Ә нәкъ аның каршында – уникаль Birdpark: затлы-затлы кошлар коллекциясе һәм дөньядагы иң зур ясалма шарлавык. Менә шушы кошлар паркында ал фламинголар һәм башка кош-кортлардан күзне ачыттырып аңкый да инде.

Чисталык белән дә нәкъ шундый ук хәл. Сингапур халкының 80% кытайлы, ә аларның «Үзгәрешләр китабы»[2] кебек үк борынгы аяк астына төкерү гадәте бар. Кытайның үзендә әле һаман да рестораннарда  айлар буена чистартылмаган төкерү савытлары тора.

Яшеллек тә,  чисталык та Сингапурда бик кырыс ысуллар белән кертелгән. 20 ел буе һәрбер урам чатында полицейский төкергән кешеләргә штраф сугып торган. Шәһәрдә көтүләгән сыерларны туры ит комбинатларына озатканнар (1964 елда алар хәтта премьер тәрәзәләре астында да йөргәннәр). Меңьеллык кытай гадәте – фейерверк һәм йөзьеллык америка гадәте – сагыз тыелган. Егерме елдан соң төкерүдән туктаганнар.

 

Исән калу икеле

1965 елда Сингапур каршында ике зур мәсьәлә торган. Беренчесе – илнең исән калуы. Сингапур – ул АКШ басмый да, башкаларга да бастырмый торган Кариб диңгезе түгел. Сингапур – ул Көньяк-Көнбатыш Азия, ә монда көчтән башка көчне санга сукмыйлар. Ул кечкенә генә утрау: казылмаларсыз, ресурсларсыз һәм яклаучыларсыз. Инглизләр шуңа монда хаб ясаганнар: Сингапур утрау, ә Бөекбритания су империясе һәм аның стеналары булып һәрвакыт кораблары торган.

Инглизләр китү белән Сингапурның өстенлеге коточкыч зур кимчелеккә әйләнгән. Илнең хәтта үзенең суы да юк. Аны Малайзиядән керткәннәр һәм Малайзия, берәр нәрсә килеп чыкса, шунда ук, Россия Украинага кран кыскандай, аны ябарга гына торган. Сингапур су керткән, аны чистарткан һәм... кире Малайзиягә сатып җибәргән.

Сингапур Малайзиядән бүленеп чыгу белән, ул үзенең административ, бизнес һәм хәрби әһәмиятен югалткан. Британия аны ташлаган. Малайзия икътисадын томаулаган. Индонезия сугыш башларга әзерләнгән.

Шулай итеп Ли Куан Юның беренче мәсьәләсе булып Сингапурны яулап алуны отышсыз һәм мәгънәсез итү торган.

Икенче мәсьәлә – коммунистлар. Сингапур бик хәерче булган. ХХ гасыр башында гына 20 меңләп йөк хайваны ролен үтәгән рикшалар яшәгән. Бу Кытай коммунизмы чәчәк аткан вакыт, ә Кытай рәисе Мао ул чакны Азиядә сары раса казанышлары символы. Кытай коммунизмы ялган һәм золымга кагылышлы бар нәрсәдә бик әһәмиятле механизм иде.

Узенең мемуарларында Ли бик кызык бер мисал китерә: аңа коммунистлар җыеннарында халык үзеннән-үзе ораторны алкышларга күмүе бик ошаган. Тик соңрак ул халык үзеннән-үзе кул чаба башламавын сизгән. Алкышларны һәрвакыт махсус кешеләр  башлап җибәрә икән. Ә митинглардан буш вакытта бу кешеләр җыелып, сигнал буенча алкышлау ысулларын остартканнар.

Кара халык белән тулган хәерче Сингапур, милләтара каршылыкларга баткан Сингапур, эш урыннарын юкка чыгарып, идарә итүче элитаны алып, инглизләр ташлап киткән Сингапур – халык күплегеннән тынчыган экваториаль утрауның көннәре санаулы кебек иде. Я коммунистлары путчы, я Малайзия яки Индонезия тарафыннан хөҗүм.

Ли Куан Ю ни эшләгән? Гомумән алганда – вакытка искәрмә ясап – Бөек Фридрих һәм башка зыялы моталәкыйт чоры монархлары кылган эшләрне.

 

Милләтара эшханәләр

Ли Куан Ю иленә милләтара эшханәләрне чакыра. Барлык күтәрелеш илләре башлыклары һәм сәясәткә яраклашкан икътисадчылар милләтара эшханәләрне «өченче» илләрнең соңгы ресурсларын үзләштерүче кысрыклаучылар дип почмак саен кычкырып йөргәндә, Economic Development Board һәрбер милләтара эшханәнең бусагасын таптап йөри.

Беренчеләрдән булып – 1968 ел азагында – алар кызыктырыпмы-кызыктырып Сингапурга Texas Instruments’ны керткәннәр. Артыннан аның конкуренты National Semiconductor килгән. 80нче елларда Сингапур иң мөһим электроника экспортерларының берсенә әверелә. 1997 елга 200ләп америка компанияләре Сингапурга 19 млрд долл инвестиция ясый. 1990 елга Сингапур Хьюстон белән Роттердамнан соң өченче нефть үзләштерү үзәге була. ХХI гасыр башында ул – Көньяк–Көнбатыш Азия их зур финанс үзәге.

Милләтара эшханәләр булуы илнең иминлеген генә тзэмин итмәде (200 америка компаниясен үз эченә алган Сингапурны мондый эчлек булмаганга караганда яулау күпкә кыенарак икәне көн кебек ачык), ул аның хакимиятенең иреген дә тыйды. Бу бик мөһим әйбер: инвесторны, сайлаучыдан аермалы буларак, алдап булмый. Азат колонияләрнең диктаторлары халыкларын явыз милләтара эшханәләр белән куркытканда, алар чынлыкта исә «без дөнья икътисады белән бәйләнешкә кереп ирегебезне кысарга җыенмыйбыз, ә сез, сайлаучыларны, ничек тә булса алдаларбыз» дип әйткәннәр. Ли Куан Ю оппозициягә кырыс булган, фәкать инвесторларга бармак белән дә янамаган.

 

Җинаятьчелек һәм ришвәтчелек белән көрәш

Инглизләр булганда Сингапурда ришвәтчелек чәчәк аткан. Кытай полицейскийлары сатучылардан акча җыйган һәм инглиз җитәкчеләре белән бүлешкән. Бизнес триадаларга түләгән, ә полиция күрмәмешкә салышкан.

Хөкүмәт ришвәтчелек белән җинаятьчелекне төбеннән үк корытмаган булса, Сингапурда бернинди дә икътисади үсеш булмас иде.

Җинаятьне Сингапурда хөкемсез-нисез генә бетерделәр. Internal Security Act буенча, тикшерүсез һәм хөкем чыгармыйча гына триада әгъзасын төрмәгә утыртыр өчен бары тик өч шаһит кирәк булган. Бу шаһитлар хөкүмәт өчен генә билгеле, ә җәмәгать өчен аноним. Хөкемсез кешене төрмәдә 2 ел тотып булган. Билгеләнгән вакыт үтүгә махсус advisory board аны җибәрергәме, яки тагын ике ел тотаргамы дигән сорауны караган. Башка бернинди ысуллар белән дә триаданы җиңеп булмас иде: теләсә нинди суд аларны аклаячак, яки шаһитлар табылмаячак. Шушындый ук система коммунистларга каршы кулланылган, ә хәзер террористларны тотарга ярдәм итә.

Ришвәтчелек белән дә охшаш мәрхәмәтсез юллар белән көрәшкәннәр. Искәртергә кирәк, иң беренче мисал булып Ли Куан Ю торган: ул ришвәтьчелек күләгәсе төшкән фикердәшләреннән икеләнмичә котылган.

Хәзер исә Сингапур кечкенә чиновник олырагына караганда күбрәк урлаша ала торган бердәнбер ил. Сингапур тарихында иң зур урлашу 2004 елда булган: «Сингапур авиалинияләре»нең идарәчесе Тео Чен Кин 35 млн доллар урлаган. Чагыштырыр өчен, соңгы елларда иң зур ришвәть алып тотылган министр нибары 7 млн доллар «үзләштерә» алган.

Бөтен Азия Сингапур тәҗрибәсен кабатларга тырыша. Ләкин аларда ришвәтчеләр күп. Нәтиҗәдә, бар акча да Сингапурга ага, чөнки аңа ышаналар. Мисал өчен, Малайзия Сингапурның портларын алыштырырдай портлар төзергә җыенгач, ришвәтьчелек һәм әһәмиятсезлек аркасында аның берни дә барып чыкмаган.

 

Ил/шәһәр/ширкәт

Сингапурның медицина хезмәтләре дөньяда иң яхшылары һәм иң очсызларыннан берсе булып санала.

Барлык рейтингларда да Сингапур мәгариф дәрәҗәсе, медицина хезмәтләре, яшәү сыйфаты һәм ришвәтсезлек буенча һәрвакыт беренче өчлеккә керә.

Өстәвенә, Сингапур калган алдынгы илләрдән ике нәрсәсе белән аерылып тора. Беренчедән, байлык киң иҗтимагый нигезгә ия. Сингапурда 1-2% кына халык бай түгел – алар барысы да байлар. Хәерче һәм тотрыксыз районнар Парижда һәм Чикагода бар, әмма Сингапурда түгел.

Үзенең машиналарга булган чикләүләре белән Сингапур бөтен дөньяга данлыклы. Һәрбер кеше машина алыр алдыннан махсус рөхсәт – certificate of entitlement – алырга тиеш. СОЕ машинадан кыйммәтрәк торырга мөмкин, ә вакыты 10 ел белән чикләнгән. Ләкин Сингапур хәзер шулхәтле бай, яхшы җәмгыять транспорты һәм машиналар бәясенең кыйммтәлегенә карамастан (СОЕ белән бергә машина 200 мең долл. торырга мөмкин, ә биш бүлмәле фатирны кайбер районнарда 300 меңгә алырга мөмкин), андагы 5 млн кешегә (шуларның 3 млн – Сингапур гражданы) 1 миллион шәхси машина туры килә.

Икенчедән, Сингапур Аурупаның табигый дип саналган «сәяси дөреслек»ләренә төкереп бирде. Сингапурда эшсезләргә иганә каралмаган, минималь хезмәт хакы кертелмәгән. Халык картая башлау белән пенсиягә чыгу яше ике дә уйламыйча 55тән 62 яшькә күтәрелде. Сингапур – җирдәге иң сәламәт илләрнең берсе, ә медицинага хөкүмәт чыгымнары алдынгы дәүләтләр арасында иң кечкенәсе – бары тик ВВПның 5%.

Социалистик Аурупа халык турында кайгыртам ди. Ирекле сайлаулар һәм сүз иреге турында сөйли. Ләкин нигәдер тегесе дә, монысы да бюрократияне һәм хөкүмәттән ярдәм көтеп ятучылар санын арттыруга гына китерә.

Авторитар Сингапурда бюрократия бизнес һәм киләчәк турында кайгырта. Нәтиҗәдә анда хәерчеләр юк, ә ВВПда хөкүмәт чыгымнарының өлеше – 20% – Аурупага караганда ике тапкыр кимрәк.

Чынлыгында исә, Сингапур үсеше серләре бер дә яңа түгел. Ул бары тик истән чыккан модель. Нәкъ менә шундый: сайлаучы – хуҗа, ләкин бушка килгәнне көтеп ятучы ялкау түгел, һәм хөкүмәт – социаль яклауны түгел, ә иминлекне тәэмин итүче илләр иде Бөекбритания – XVIII һәм АКШ XIX гасырда. Бу модель социализм һәм бюрократия ташкыны аркасында җимерелде. Көнбатыш Көнчыгышка китте.

Ә Көнчыгышта яңа кояш балкый.

 

Автор: Тазбаш

24 август 2011 ел

 

Оригинал-чыганак: Юлия Латынина.

Singapore: The brave future world,

Singapore: The brave future world-2.

(2,4 август, 2011 ел).

 


[1] Колониаль сугыш геройлары.

[2] Кытайның классик әдәбиятында беренче урында торучы китап. Ул Кытайның мәдәниятына бик зур өлеш керткән һәм барлык тармакларына да йогынты ясаган. Иң һәвәскәр редакциясе Чжоу династиясе (б.э.к. 1122-249 еллар) вакытында язылган.