Әңгәмә (юмореска)

Принтерга
(3 тавыш, уртача 3.00 )

Иртәнге дүрттә шалтыраган домофон трубкасы сабырлыгымның соңгы тамчысы булды. Кирәк бит, ә! Мин үз теләгем белән үз фатирыма йокымны, ашымны, я эшемне бүлеп, ишек янына чабарга мәҗбүр иткән җайланма куйдырганмын! Җитмәсә, бу «күңел ачу чарасы» өчен миңа түгел, ә мин ай саен акча түләп торам!

Әлбәттә, домофон куйган чагында аның бары тик уңайлы якларын гына мактадылар. Милиция, почта, ашыгыч ярдәм һәм ачкычын оныткан күршеләр көне-төне булмаса да, тик иң уңайсыз вакытта мине тинтерәтәчәкләрен әйтмәделәр. Домофон куйдыру белән подъезддагы сәер күлләвекләр саны да кимемәде, югыйсә. Ватык почта тартмасына өченче тапкыр йозак куясы килмәгәнне әйтеп тә тормыйм инде.

Шулай итеп, таң атканда йокыга китә алмыйча көйсезләнеп ятканда, мин домофонга сугыш игълан итәргә булдым. Бөтенләй үк сүндереп куе килешми инде – кунаклар килгән саен подъезд төбенә ишека ачарга йөгерәсе килеп тормый. Шалтыраткан кешеләргә дә бар ачуыңны чәчрәтеп манчу ярамас. Беренчедән, бу әдәпсезлек, икенчедән, минеп акырышасым килми.

Бүгенгә йокы тәмам икәненә тәгаен ышангач, мин торып юындым да, элеккеге мавыгуларымнан калган компьютер чуп-чарларын актарырга балконга чыктым. Берничә сәгать маташканнан соң, домофонга каршы суперкоралымның нигезе әзер иде. Шул ук кичне, эштән кайтышлый Чехов базарына сугылып чыгып җитеп бетмәгән детальләрне алдым да, коралымны «кора» башладым.

Бу корал мине кунакларны подъездга кертү мөмкинлегеннән мәхрүм итмичә, «ялгыш шалтыратулардан» азат итәргә тиеш иде. Бисмилламны укыдым да, җайланманы домофон трубкасына тоташтырып куйдым.

Беренче кунак озак көттермәде: домофон трубкасы, иртәнге ашымны бүлеп, икенче көнне үк шалтырады.

– 27 (фатир номерен җыялар)

– Исәнмесез. Мәзәкләр тыңлыйсыгыз килсә, «бер» төймәсенә басыгыз, Һава торышы – «ике», Йолдызнамә – «өч», Ишек ачу функциясенә күчү – «дүрт».

– 4

– Сез ишек ачу функциясен сайладыгыз. Ишекне ачасыгыз килмәсә, «бер» төймәсенә басыгыз, ачасыгыз килсә – «ике», икеләнсәгез – «өч», алдагы менюга кайту – «дүрт».

– Ишекне ачар алдыннан, үзегезнең кеше икәнлегегезне раслагыз. Игътибар, сорау: егерменең дүрттән бер өлеше күпме була? Җавапны кертегез. Кертеп бетергәч, йолдызчыкка басыгыз. Сорауны яңадан тыңлар өчен «ноль» төймәсенә басыгыз.

– 5*

– Сез кеше икәнегезне расладыгыз. Ишек ачу кодын кертегез. Кертеп бетергәч, йолдызчыкка басыгыз. Кодны белмисез, яки оныткансыз икән, «ноль» төймәсенә басыгыз.

– 0

– Сез фатир хуҗалары белән таныш түгел икән, «бер» төймәсенә басыгыз, таныш булсагыз – «ике», икеләнәсез икән – «өч», алдагы менюга кайту – «дүрт».

– 1

– Сез туры шул фатирга барсагыз «бер» төймәсенә басыгыз, башка йомышлар белән икән – «ике», алдагы менюга кайту – «дүрт».

– 2

– Сез почтальон булсагыз «бер» төймәсенә басыгыз, полиция хезмәткәре – «ике», ашыгыч ярдәм – «өч», башкасы – «дүрт», алдагы менюга…

– 2

– Индивидуаль идентификация номерын керте...

– #

– Сез почтальон булсагыз...

– 1

– Индивидуаль...

– #

– Сез почтальон булсагыз...

– 4

– Бераз сабыр итегез, сезнең шалтыратуыгыз операторга күчерелә. …Оператор сезгә …бер… минут эчендә җавап бирәчәк. …Оператор сезгә …ике… минут эчендә җавап бирәчәк.  …Кызганычка каршы, буш операторлар юк. Зинһар өчен бераз вакыттан соң шалтыратып карагыз…  Пик-пик.

– fYf:YsaOkOyBnBv!!!

 

Автор: Тазбаш

Ирекле тәрҗемә.

Оригинал:

dePuff. Диалог. (Из серии: приключения хакера Соколова)