План-конспект. Исемнәрнең ясалышы. Татар мәктәбе. (6нчы сыйныф)

Принтерга
(6 тавыш, уртача 3.50 )

 

 

Искәрмә: бу һәм башка план-конспект һәм курс эшләрен сайтның "Файллар" бүлегеннән күчереп алырга була.

_______________________________________________

 

Исемнәрнең ясалышы

6нчы сыйныф. Татар мәктәбе.

(Дәрес эшкәртмәсе)

 

.

 

 

Дәреснең темасы: Исемнәрнең ясалышы.

 

Дәреснең максаты:

1. Исемнәрнең ясалышы һәм төрләре турында төшенчә бирү.

2. Ясалма исемнәрне сөйләмдә кулланырга өйрәтү.

3. Туган якка ихтирам хисе уяту.

 

Җиһазлау: дәреслек, такта, акбур, исемнең ясагыч кушымчалары язылган карточкалар.

 

Әдәбият исемлеге:

1. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле: Күнегүләр: Югары һәм урта йортлары өчен. – 2нче басма. – Казан: Мәгариф, 2002. – 344 б.

2. Татар теле: Татар урта гомуми белем мәкт. 6нчы сыйныф өчен дәреслек / Д.Б. Тумашева, Ф.Ю. Юсупов, К.З.Зиннәтуллина, Б.М. Мифтахов; К.З.Зиннәтуллина редакциясендә. – Төзәт. Һәм тул. 3нче басма. – Казан: Мәгариф, 2002. – 290 б.

 

 

Укыту методы: күрсәтү–аңлату методы.

 

Укыту алымнары: карточкалар белән эш, тактада һәм дәфтәрдә эшләү.

 

Принциплар: фәннилек, теория һәм практика берлеге, эзлеклелек, коммуникатив.

 

Дәрес төре: яңа материалны аңлату дәресе.

Дәрес планы.

 

I. Оештуры этабы

II. Актуальләштерү этабы

1. Өй эшен тикшерү.

а) 48нче күнегү «Туган ягым». (2 укучы)

б) Сан, тартык һәм килеш кушымчалы тиңдәш кисәкләр таптырту, куллану мөмкинлеген аңлату. (2 укучы)

2. Исем сүз төркемен искә төшерү. (2 укучы)

билгеләмәсе, сораулары.

исемнәрнең сан, тартым, килеш белән төрләнеше.

III. Яңа материалны аңлату этабы.

1. Исемнәрнең ясалышы турында төшенчә бирү.

2. Таблица сызу.

3. Ясагыч кушымчаларны тактада аңлату.

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1. 49нчы күнегү (телдән)

2. Тактага язылган сүзләргә дөрес итеп ясагыч кушымчалар кую (карточка) (2 укучы).

3. Тактага язылган ясалма исемнәрне файдаланып җөмләләр төзү. (2 укучы)

V. Өйгә эш бирү этабы.

а) 52нче күнегү (язмача).

VI. Йомгаклау этабы

а) Кабатлау.

б) Нәтиҗәләләр чыгару.

 

 

 

 

Дәрес барышы.

 

I. Оештуры этабы

Сыйныфны җыю.

Укучыларны барлау.

II. Актуальләштерү этабы

1. Өй эшен тикшерү.

а) Ике укучыдан «Туган ягым» дигән иншаны укыту.

б) Иншада файдаланган сан, тартым һәм килеш кушымчалы тиңдәш кисәкләр таптырту, куллану мөмкинлеген ачыклау.

Укучылар, сез туган ягыгыз турында бик матур инша–хикәяләр язып килгәнсез. Бик рәхәтләнеп укыдым. Әйе, күбегез үзегезнең әти–бабаларыгыз яшәгән авылны, төбәкне тасвирлаган. Сезнең авылны яратуыгыз һәм хөрмәт итүегез мине бик куандыра.

2. Кыскача гына исем сүз төркемен искә төшереп үтәбез.

Исем сүз төркеме дип нәрсәгә әйтәбез?

(Исем – предмет һәм затны белдерә торган сүз төркеме. Ул кем? нәрсә? кемнең? нәрсәнең? кемгә? нәрсәгә? кебек сорауларга җавап бирә.)

Исем сүз төркеменә нинди категориләр хас?

(Килеш, тартым, берлек һәм күплек сан.)

Исем ничә килеш белән төрләнә?

(Баш, иялек, юнәлеш, төшем, чыгыш, урын–вакыт килешләре.)

III. Яңа материалны аңлату этабы.

Укучылар, без бүген яңа тема үтәбез. Ул исемнәрнең ясалышы дип атала. Игътибар белән тыңлагыз.

Ясалышы ягыннан исемнәр, башка сүз төркемнәре кебек үк, тамыр (ягъни башка сүздән ясалмаган), һәм ясалма (ягъни башка сүздән ясалган) булалар. Мәсәлән: җир, су, тау – тамыр исемнәр; ачкыч, алъяпкыч, йорт–ил, җир җиләге – ясалма исемнәр.

Исем ясагыч кушымчалар ялгап ясала. Бу ысул белән исемнәр, нигездә, исемнәр, фигыльләр, сыйфат һәм саннардан ясалалар. Мәсәлән,

исемнән: эшче, ашлык, юлдаш

фигыльдән: утыргыч, күзәтүче

сыйфаттан: игезәк, матурлык, яшеллек

саннан: бишлек, өчлек

Тактада исемнәрнең ясалышы дигән таблица сызабыз. Сез дәфтәрләрегезне ачып бүгенге числоны, теманы язып куегыз. Таблицаны дәфтәрләрегезгә күчереп языгыз.

 

Исемнәрнең ясалышы

 

тамыр ясалма

өй, ат, –кушымчалар ярдәмендә

баш ясалган исемнәр

–кушма: кулъяулык

–парлы: хатын–кыз

–тезмә: ата–каз.

 

Татар телендә йөзгә якын исем ясагыч кушымча бар. Иң таралганнары түбәндәгеләр. Игътибар белән тактага карагыз:

–ча, –че: тракторчы, җинаятьче, эшче;

–лык, –лек: батырлык, шатлык, тигезлек;

–даш, –дәш: чордаш, юлдаш, фикердәш;

–ча, –чә: сыекча, яшелчә;

–ыш, –еш: борылыш, кичереш, төзелеш;

–ма, –мә: аерма, ярма, бүлмә;

–ык, –ек: боерык, бүлек, тишек;

–ак, –әк, –к: урак, бүләк, теләк;

–ым, –ем, –м: салам, телем, сөйләм.

–ыч, –еч, –ч: таяныч, юаныч, сөенеч;

 

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту этабы.

1. 49нчы күнегүне телдән эшлибез (5 укучы). Бирелгән исемнәрне ике төркемгә аерыгыз: тамыр һәм ясалма.

тамыр (ат, арба, ылыс, кишер, түтәл)

ясалма (азык–төлек, сәламәтлек, юлбашчы, агай–эне, сыйныфташ, илкәй, таныклык, яшьләр оешмасы, чынбарлык, чабылдык, авыз–борын, теш бакасы, игенче, тимер юл, педагогия көллияте, өчпочмак, драмтүгәрәк, өс киеме, кадак)

Ни өчен тәбәнәк, һәм кадак сүзләрен ясалма исемгә керттегез? Элек алар ясалма исмнәр булганнар. Борынгы –ак, –әк, –к кушымчасы хәзер аерылып күрсәтелми, алар ярдәмендә яңа сүзләр ясалмыйлар.

2. Тактаның артына сүзләр язылган. Ике укучы чыгып, кушымачалар язылган карточка ярдәмендә шул сүзләрдән ясалма исемнәр ясыйлар.

Беренче вариант: урман–, эшсез–, арка–, сер–, тарт–, эш–.

Кушымчалар: –лык, –лек, –даш, –дәш, –ма, –че.

Икенче вариант: печән–, яшел–, нефть–, ач–, бас–, аш–.

Кушымчалар: –лек, –чә, –че, –кыч, –ма, –лык.

Барлыкка килгән сүзләр ярдәмендә җөмләләр төзегез. Табигать, эш профессияме турында язарга мөмкин. (2 укычы сөйли).

 

V. Өйгә эш бирү этабы.

а) 52нче күнегүне дәфтәрләрегезгә эшләп килегез.

Кушымча ялгау ысулы белән язылган исемнәрнең астына сызарга.

Ташчы, халык, асылташ, белешмә, ашлык, төче, болан, якташ, кичә, арыш, ачыш, төркемчә, тырыш, очыш, тукыма, ачкыч, агач, ышаныч.

б) Бүген үткән исемнәр ясалышы дигән теманы кабатлап килегез.

VI. Йомгаклау этабы.

а) Үтелгән теманы кыскача гына кабатлап китәбез.

– Исемнәр ясалыш ягыннан ничә төрле була (тамыр, ясалма, парлы, кушма, тезмә)

Ясагыч кушымачаларны атагыз. (–чы, –лык, –даш, –ма, –ыч, –ым һ.б.)

б) Укучылар мин сездән кәнәгать калдым. 5 укучыга билгеләр куям, көндәлекләрегезне алып килегез.