Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

План-конспект. Сүзләрне кыскарту (5 сыйныф).

E-mail Принтерга pdf
(4 тавыш, уртача 3.75 )

Тема: Сүзләрне кыскарту.

 

Максат:

1. Сүзләрне кыскарту турында мәгълүмат бирү.

2. Кыскартылма сүзләр хисабына укучыларның сүзлек байлыгын арттыру.

3. Туган шәһәргә игътибарлык хисе тәрбияләү.

 

 

 

 

Әдәбият:

1. Р.А. Юсупов, К.З. Зиннатуллина, Т.М, Гайфуллин. Татар теле. 5нче сыйныф. – Казан: Мәгариф, 1995.

2. Ф.С. Сафиуллина, М.З. Зәкиев. Хәзерге татар әдәби теле. – Казан: Мәгариф, 2002.

 

Җиһазлау: ребуслар, таблица.

 

Укыту методлары: аңлату-күрсәтү, өлешчә эзләү.

 

Укыту алымнары: сорау-җавап, ребус чишү, дәреслек белән эш.

 

Принциплар:

дидактик: фәннилек, эзлеклелек, дәвамчаклык

лингвистик: эзлеклелек, бүлек ара бәйләнү.

методик: коммуникатив.

 


Дәрес планы.

 

I. Актуальләштерү.

- исәнләшү

- узган дәрестәге материалны кабатлау.

II. Яңа материалны аңлату.

- ребус чишү.

- таблица белән эш.

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

- дәреслек белән эш (170 бит 278нче күнегү).

- “Казан – зур төзелмәләр үзәге” темасына хикәя төзү.

IV. Өйгә эш бирү.

170нче бит 279нчы күнегү.

V. Йомгаклау.


Дәрес барышы.

 

I. Актуальләштерү.

- Исәнемесез.

- Исәнмесез.

- Укучылар, без бүген сезнең белән сүз ясалышы ысуллары турында сөйләшүебезне дәвам итербез. Аңа кадәр искә төшерик әле, татар телендә ясалышы ягыннан нинди сүзләр бар?

- Татар телендә тамыр һәм ясалма сүзләр бар. Мәсәлән, кар, йорт, игенче, куштырнаклар.

- Ә ясалма сүзләр нинди ысуллар белән ясалалар? Кем әйтеп үтә сүз ясалыш ысулларын?

- Ясалма сүзләр сүз ясагыч кушымчалар ялганып ясалалар. Мәсәлән, чигүче, сыйныфташ һ.б.

- Сүзләрне бер-берсенә кушып. Ике яки өч сүз кушылырга мөмкин: балачак, көнозын.

- Бер- берсенә тиңдәш, я капма каршы мәгънәле, я аваздаш булган ике сүздән теркәү яисә бер үк сүзне кабатлау юлы белән парлы сүзләр ясалалар. Мәсәлән, моң-зар, малай-шалай.

- Тезмә сүзләр исә, бер яки берничә сүздән тезелеп ясалалар: риза булу, хәрмәт итү, рәхмәт әйтү һ.б.

- Сүзләрне аваз составын үзгәртеп сүзләр ясала, мәсәлән, хәзер-әзер.

- Сүзнең мәгънәсен үзгәртү юлы белән дә яңа сүзләр ясала. Мәсәлән, ай, түгәрәк сүзләре.

- Сүзнең бер сүз төркеменнән икенчесенә күчерү ысулы белән дә ясалган сүзләр бар. Мәсәлән, үлчәү, көрәк.

II. Яңа материалны аңлату.

- Бик яхшы. Димәк, яңа сүзләр ясалу юллары бик күп төрле икән. Ләкин сез санап үткәннәрдән тыш тагын бер сүз ясалыш ысулы бар. Нинди юл икән ул, укучылар? Без бу сорауга җавапны, мөгаен, менә бу ребусны чишкәч белербез.

(Ребус чишү. Ребустан кыскарту сүзе чыга.)

- Кыскарту.

- Дөрес, ребуска кыскарту дигән сүз яшерелгән. Ә кыскарту ул нәрсә дигән сүз соң?

- ...

- Әйе кыскарту ул нәрсәнедер киметү, азайту, дигәнне аңлата. Димәк, телдә сүзләрне кыскарту, иҗекләрен киметү юлы белән сүзләр ясалалар. Төгәлрәк әйткәндә, кыскарту юлы белән кулланыштагы тезмә сүзләрне кыскартып яңа сүзләр ясалалар. Мәсәлән, Казан дәүләт университеты сүзләре тезмәсеннән баш хәрефләрен генә алып КДУ сүзе ясала. Яки менә медицина училищесы сүзләреннән медучилище сүзе ясала һ.б. Үзегездә мисаллар китереп карагыз әле, укучылар.

- ...

- Яхшы. Укучылар, безнең көндәлек тормышта бик еш кулланыла торган кыскартылма сүзләр теләсә нинди сүзне, теләсә-ничек кыскартудан барлыкка килмәгәннәр. Чөнки сүзләр кыскартып ясауның үз кагыйдәсе бар.

Укучылар, игътибарыгызны менә бу таблицага юнәлтегез әле. Биредә сүзләрне кыскартып ясау юллары күрсәтелгән. (Таблица соңгы биттә бирелгән).

Кыскартылган сүзләр берничә төрле юл белән ясалалар. Беренчесендә сүзләрнең беренче авазлары гына алына, ягъни тезмә сүзләрнең барысының да беренче авазлары бер сүзгә җыела. Мәсәлән, АКШ (Америка кушма штатлары), БМО (Берләшкән милләтләр оешмасы), ТИҮ (Татар иҗтимагый үзәге), ТР (Татарстан республикасы) һ.б. Сезгә бу сүзләр аңлашылдымы, укучылар?

- ...

Ә менә икенче баганадагы сүзләр беренче сүзнең бер өлешенә икенче сүзне тулысы белән кушып ясалган. Мәсәлән, драмтүгәрәк сүзе драматургия сүзенең I иҗегенә түгәрәк сүзе кушып ясалган. Яки педкөллият педагогик көллият сүзләреннән ясалган. Көллият сүзенең мәгънәсен аңлыйсызмы? Көллият – ул уку йорты, русча колледж була.

Чираттагы төркем. КамАЗ, КамГЭС кебек сүзләр беренче сүзнең бер өлешенә калган сүзләрнең беренче хәрефләрен кушып ясалалар. Мәсәлән, АлАЗ – Алабуга автомобиль заводы.

Сез нинди мисаллар китерә аласыз? Җөмләләр төзеп әйтегез әле. Мәсәлән, АлАЗ зур һәм матур автобуслар җитештерә.

- ...

- Һәм соңгы, сирәгрәк очрый торган, кыскартылма сүзләр тезмә сүзләрнең берәр өлешләрен кушылып ясала, ягъни ике сүзнең дә берәр өлеше алына. Мәсәлән, татфак татар факультеты сүзләренең беренче иҗекләрен кушып ясалган. Аңлашыламы? Кем нинди сүзләр тапты әлеге төркемгә?

- ...

- Яхшы. Димәк, тезмә сүзләрне кыскартып яңа сүзләр ясалалар.

Кыскартылма сүзләргә сүзләрнең я беренче авазлары (яки хәрефләре), я беренче сүзнең бер өлеше, ә икенче сүз тулысынча алына.

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту этабы.

Хәзер,укучылар, дәфтәрләрегезне ачыгыз, бүгенге числоны һәм теманы языгыз. 18нче май. Кыскартылма сүзләр. Китапларыгызны 170нче биттәге 278нче күнегүне язмача эшлибез. Биремне укыгыз әле.

- Бирелгән тезмә сүзләрдән кыскартылма сүзләр ясап һәм җөмлә төзеп языгыз.

Укучылар, башта тезмә сүзләрне язасыз һәм аннан кыскартылма сүзләр ясыйсыз. Бирем аңлашылдымы? Тактага чыгарга теләүче бармы?

Татарстан Республикасы - ТР, драма түгәрәге – драмтүгәрәк, профсоюз оешмасы - профоешма, Кама автомобиль заводы - КамАЗ, музыка факультеты - музфак, Казан дәүләт университеты - КДУ, авиация училищесы - авиаучилище, профессионал-техник училище - ПТУ, Америка Кушма Штатлары - АКШ.

- Әйдәгез, тактадагы эшнең дөреслеген тикшерик

(Тактадагы эшне тикшреү).

- Укучылар, әйдәгез хәзер бер уен уйнап алабыз. Уен “очучы сүзләр” дип атала. Бастык барыбыз да. Хәзер сез бер-берегезгә рәт буенча кыскартылма сүзләр әйтәсез. Кем әйтә алмый, шул утыра. Уен ахырында иң күп кыскартылма сүз белүче җиңүче була. Һәр кеше үз чиратында бер генә сүз әйтә. Җитезрәк булырга кирәк. Башлыйбыз.

(Физкультминутка).

- Менә бераз хәрәкәтләнеп тә алдык, дәресне дәвам итсәк тә була.

Укучылар, сезгә шундый сорау. Безнең республика, Казан шәһәре тарихында мөһим урынны алып торган бер бәйрәм якынлаша. Сез бу бәйрәмнең нинди бәйрәм икәнен беләсезме?

- Казанның 1000 еллыгы.

- Дөрес. Ә сез шәһәрдә нинди матур төзелмәләр, уку йортлары, заводлар, культура-күңел ачу үзәкләре барлыгын беләсез. Аларны ничек атыйлар? Кыскартылып кына атау бармы? Менә шул турыда, Казан шәһәре, аның юбилеена әзерлеге, истәлекле урыннары, үзәкләре, завод-фабрикалары турында аларның исемнәренә игътибар итеп, мөмкин кадәр күбрәк кыскартылма сүзләр кулланып “Казан – зур төзелмәләр үзәге” темасына кечкенә генә хикәя языгыз.

(Хикәя язу).

-Шулай итеп, укучылар, без бүген сезнең белән кыскартылма сүзләр турында өйрәндек. Нинди сүзләр инде алар?

- Тезмә сүзләрне кыскартып ясалган сүзләр.

- Нинди юллар белән ясала инде алар?

- Сүзләрнең беренче авазлары яки хәрефләрен генә алып. Мәсәлән, КДПУ, ААҖ һ.б.

- Беренче сүзнең бер өлешен, икенче сүзне тулысынча алып: медучилище, педкөллият һ.б.

- Беренче сүзнең бер өлешләрен кушып: күмхуҗ – күмәк хуҗалык

 

IV. Өйгә эш бирү этабы.

- Бик яхшы. Укучылар, хәзер көндәлекләрегезне ачып өйгә эшне язып куйсагыз да була. Сезгә өй эше 170нче биттән 279нчы күнегү. Биремен укугыз әле.

- Бу сүзләрдән кыскартылма сүзләр ясап, дәфтәрләрегезгә языгыз.

- Әйе, бирелгән сүзләрдән кыскартылма сүзләр ясап язарга. Беренче сүз педагогика училищесы – педучилище һ.б. Өй эше аңлашылдымы?

(Педагогия училищесы - педучилище, Башкортстан Республикасы - БР, атом электр станциясе - АЭС, район магазины - раймаг, ветеринария институты - ветинститут, Россия Федерациясе - РФ.)

V. Йомгаклау.

- Укучылар, без һәркөн, һәрвакыт үзара сөйләшәбез һәм без үзебездә сизмәстән сөйләмебездә кыскартылма сүзләр кулланабыз.

Сүзләрне кыскарту татар теленә рус теленнән кергән. Кыскартылма сүзләр дигәндә без тезмә сүзләрнең кыскарып яңа сүз барлыкка китерүен күздә тотабыз. Сүзләр кыскарганда аларның беренче авазы (хәрефе) генә дә алынырга мөмкин. Мәсәлән, БМО. Яки беренче сүзнең бер өлешен, башка сүзләрнең беренче авазлары кушылп та ясалырга мөмкин, мәсәлән, КамАЗ. Шулай ук берничә сүзнең бер өлешләре үзара кушылырга, мәсәлән, биофак һәм тагын беренче сүзнең бер өлешенә икенче сүз тулысы белән ялганып: педучилище, драмтүгәрәк кебек яңа сүзләр ясалырга мөмкин.

Укучылар, кыскартылма сүзләр турында аңлашылмаган нәрсәләр калмадымы? Миңа сорауларыгыз юкмы?

- ...

- Дәрес тәмам. Чыгарга мөмкин.

 

 

 

 

 

Календарь

Туган көннәр:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
Сез монда: Әдәбият Диплом, реферат, курс эшләре План-конспект. Сүзләрне кыскарту (5 сыйныф).