План-конспект. Исем сүз төркемен кабатлау (5 сыйныф).

Принтерга
(8 тавыш, уртача 4.13 )

Тема: Исем сүз төркемен кабатлау

 

Максатлар:

1. Исем сүз төркемен кабатлау

2. Исем сүз төркемен язма һәм сөйләмә телдә кулланылырга өйрәтү

3. Туган илгә хөрмәт хисе тәрбияләү.

 

Укыту методлары: өлешчә эзләнү,тикшеренү.

 

 

 

Укыту алымнары: китап белән эш, уен элементлары, таблица белән эш һ.б.

 

Принциплар:

1. Дидактик: предмет ара бәйләнеш, уку–укыту һәм тәрбия берлеге.

2. Лингвистик: эзлеклелек.

3. Методик: коммуникатив, морфологик–фонетик.

 

Файдаланган әдәбият:

1. Р.А. Юсупов, К.З. Зиннатуллина, Т.М. Гайфуллина. Татар теле: Татар урта гомуми белем мәкт. 5нче сыйныф өчен дәреслек. Казан: Мәгариф, 2000. – 159 б.

2. С.Т. Вәгыйзов. Кызыклы грамматика.

 

Дәрес төре: кабатлау-гомумиләштерү.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Дәрес планы.

I. Актуальләштерү.

1. Өй эше тикшерү.

2. Сорауларга җавап бирү

3. Ребус чишү.

II. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1. Уенның кагыйдәләре белән таныштыру, дәреснең максатын әйтү.

2. Табличкадагы сүзләрне уку:

а) сорау куйдыру

б) мәгънәсен ачыклау

в) нәтиҗә чыгару

3. Алтынчы күнегүне эшләү

а) сүзлек эше

б) шигырьне уку

в) әңгәмә үткәрү

г) бирем үтәү

4. Килешләрне искә төшерү.

5. Уртаклык һәм ялгызлык исемнәрен кабатлау

а) хәтер диктанты яздыру

б) сүзләр төзү

в) нәтиҗә чыгару

6. Китаптан кагыйдә уку.

III. Йомгаклау.

1. Тест эшләү.

2. Сорауларга җавап бирү.

IV Өй эше бирү.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Дәрес барышы.

I - Исәнмесез, укучылар, утырыгыз. Бүген сыйныфта кайсыгыз дежур? (...) Яхшы, утыр. Укучылар, сезгә нинди өй эше бирелгән иде?

- Һ һәм Х хәрефләре кергән ун сүз язып килергә. (Бер-ике укучы укый.)

- Молодцы, утырыгыз.Укучылар,узган дәрес материалын искә төшереп,сорауларга җавап бирегез әле.Дөрес язу кагыйдәләрен тел белемен кайсы тармагы өйрәнә?

- Дөрес язу кагыйдәләрен тел белемен орфография бүлеге өйрәнә.

- Ә сүз төркемнәрен тел белемен кайсы тармагы өйрәнә?

- Сүз төрекемен тел белеменең морфология бүлеге өйрәнә.

- Сез нинди сүз төркемнәрен беләсез?

- Исем, фигыль, сан, сыйфат сүз төркемнәрен беләбез.

- Молодцы. Укучылар, хәзер тактага карагыз әле. Монда ребус бирелгән шуны бергәләп чишәбез. (Инә, суган, алма рәсемнәре ярдәмендә төзелгән ребусны чишкәч, исем сүзе чыга).

II Хәзер, укучылар, дәфтәрләрегезне ачыгыз, бүгенге числоны һәм теманы языгыз. Бүген без сезнең белән морфология иленә кунакка – исем сүз төркеменә барабыз. Ләкин аны явыз сихерче кат-кат йозаклар белән бикләп киткән. Без аңа ярдәм итәргә тиешбез. Беренче йозакны ачар өчен андагы биремне үтик. Менә бу табличкадагы сүзләрне укырга, сорау куярга, мәгънәсен әйтергә кирәк. Үрнәк: әни-кем? затны белдерә. (китап, абый, матурлык, шатлык, песи, имән, яшеллек, бәхет, яңгыр, сандугач, буран, кыз сүзләре).

- Булдырдыгыз. Димәк, барлык сүзләр нинди сорауларга җавап бирделәр?

- Бу сүзләр кем? нәрсә? сорауларына җавап бирделәр.

- Сүзләр нәрсәләрне белдереп килделәр?

- Бу сүзләр предметны, затны табигать күренешләрен, хис-кичерешләрне белдерәләр.

- Бу сүзләр нинди сүз төркеменә керә?

- Бу сүзләр исем сүз төркеменә керә. (Кагыйдәсен әйттерү).

- Молодцы. Икенче йозакны ачар өчен, китаптан алтынчы күнегүне эшләргә кирәк. (Биремне кычкыртып укыту). Укучылар, сез туган нигез сүзен ничек аңлыйсыз?

- Туган йорт, туган җир, туган ил.

- Автор өчен туган ил нәрсә?

- Алтын арышлар, зифа камышлар һ.б.

- Сез туган илегезне яратуыгызны нәрсә белән раслыйсыз?

- Без тырышып укыйбыз, әти-әнигә булышабыз...

- Молодцы. Ә хәзер дәфтәрләрегезгә күнегү номерын һәм шигырьдән күплек сандагы исемнәрне языгыз. (Укучыдан укытып чыгарттыру). Ни өчен кайбер сүзләргә -лар, кайберләренә -нар кушымчалары ялгана?

- Борын авазларына беткән сүзләргә -нар, калган сүзләргә -лар кушымчасы ялгана.

- Өченче йозакны ачканчы килеш кушымчаларын искә төшереп үтәбез.(Таблица). Хәзер ике укучы тактада, калганнарыгыз дәфтәрләрдә диңгез һәм арыш сүзләрен килешләр белән төрләндерегез.

Б. к. диңгез арыш

И. к. диңгезнең арышның

Ю. к. диңгезгә арышка

Т. к. диңгезне арышны

Ч. к. диңгездән арыштан

У.-в. к. диңгездә арышта

- Укучылар, сез кайсы кушымчаларның язылышында аерма күрәсез.

- Юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт кушымчаларында аерма бар: саңгырау тартыкка беткән сүзләргә -тан, -ка, -та, яңгырау тартыкка беткән сүзләргә яңгырау тартыкка башланган кушымчалар ялгана. Һәм соңгы иҗеге калын яки нечкә булуга карап, нечкә яки калын кушымча ялгана.

- Менә безнең аз гына йозакларыбыз калды. Алдагысын ачар өчен сездән игътибар таләп ителә. (Тактадагы кечкенә текстны укытып, ялгызлык исемнәрен хәтердән дәфтәрләренә язалар).

“Сабантуй”, Казан, Галиәскар Камал исемендәге театр, Актүш, “Ялкын”, Илдар.

(Ялгызлык исемнәренең язылышын аңлату:

Газета-журнал, торак пункт, географик атама исемнәре;

Кеше исем-фамилия язылышы.(Илнар – Ильнар һ.б.)

Кушма, тезмә ялгызлык исемнәренә игътибар иттерү.)

- Ә хәзер Казан сүзенең һәр хәрефенә башланган шәһәр, район исемнәре язабыз.

Кайбыч

Актаныш

Зәй

Арча

Норлат

(Укучылардан укыттыру, яңа исемнәрне әйттерү).

- Менә без бөтен йозакларны ачып, исем сүз төркемен чыгардык һәм аның турында бөтен мәгълүматны да искә төшердек. Ә хәзер китаплардан кагыйдәне укыйбыз.

III Ә хәзер без сезнең белән мин тараткан карточкаларда тест эшләп алабыз.

Сораулар:

1. Морфология нәрсәне өйрәнә:

а) сүзләрнең язылышын

б) сүз төркемнәрен

в) сүзләрне

2. Урманны сүзе кайсы килештә килә?

а) төшем килешендә

б) баш килештә

в) иялек килештә

3. –нар кушымчасы нинди сүзләргә ялгана?

а) борын авазына беткән

б) сузык авазга беткән

в) тартык авазга беткән

4. Исемнәр нәрсәне белдерә?

а) затны, хәлне

б) затны, предметны

в) хәлне, предметны

5. Бер төрдән булган исемнәр ничек атала?

а) ялгызлык

б) күмәк

в) уртаклык

 

(Тестны тикшереп чыгу.)

- Димәк, укучылар, без морфология иленә сәяхәтне алдагы дәресләрдә дәвам итә алабыз. Без бүген нинди сүз төркемен кабатладык?

- Без бүген исем сүз төркемен кабатладык.

- Исем сүз төркеме нәрсәләр белән төрләнә?

- Исем сүз төркеме берлек һәм күплек санда килә, килешләр белән төрләнә.

- Молодцы. Ә хәзер өй эшен көндәлекләрегезгә языгыз. (Җиденче күнегүнең биреме аңлатыла). Бүген дәрестә актив катнашып, сорауларга дөрес җавап биргән .... ..... бишле, .... .... дүртле куям. Дәрес бетте, сау булыгыз.