Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

План-конспект. Теремкәй әкияте

E-mail Печать PDF
(4 votes, average 5.00 out of 5)
Статья доступна только на языке оригинала

Сценарий авторы: туган телне өйрәтү буенча тәрбияче Загирова Камария Габдрауфовна
Татарстан Республикасы Кама Тамагы районы Кама Тамагы бистәсе 1 номерлы “Салават күпере”

 "Теремкәй" әкияте

Залда бер теремкәй тора. Агачлар артында җәнлекләр утыралар.

Тычкан килә,чи-чи-килеп, чабып, биеп йөри. Теремкәйне күрә.

- Ай–яй матур Теремкәй, монда кем яши микән?
(килә,шакылдата)
Тук-тук, тук, Терем-Теремкәй, Теремкәйдә кем яши?
(беркем дә дәшми)
Ярар,үзем яшәрмен.(кереп китә)

Бака. (сикерә-сикерә килә, бакылдап йөри, Теремкәйне күрә)
Ай–яй матур Теремкәй,монда кем яши микән? (килә,шакылдата)
Тук – тук, тук, Терем–Теремкәй, Теремкәйдә кем яши?

Тычкан. Мин,Тычкан –чыелдык. Ә син кем?
Бака. Мин, Бака – Бакылдык.
Камышлы күлдә,куак төбендә,
Ятам быгырдап, мин яшел бака.
Батып һәм калкып, су дулкынлатып,
Һаман кычкырам: бака-ка-ка-ка.
Мине дә керт әле.

Тычкан. Биеп, күрсәтсәң, кертәм.

Бака. Әйдә син дә чык, икәү бергә биибез.
(татар халык көенә кара-каршы бииләр,әйләнәләр )

Икесе бергә: Булдырдык,булдырдык ! (кул чабалар)

Тычкан. Әйдә, керәбез, икәү бергә яшәрбез.

Әтәч. (канатларын кага – кага , зур- зур атлап йөри , җим чукый , су эчә,Теремкәйне күрә)
Ай-яй матур Теремкәй,монда кем яши микән? (килә,шакылдата)
Тук –тук,тук,Терем,Теремкәй,Теремкәйдә кем яши?

Тычкан. Мин,Тычкан-чыелдык. Бака. Мин, бака-бакылдык. Ә син кем? (икесе бергә)

Әтәч. Мин,Әтәч,кикрикүүүк!
Иртән бик иртә торам,
Канат кагып кычкырам.
Кикрикүүүк, кикрикүүүк!
Тор иртәрәк,эшең күп.
Мине дә кертегез әле!?

Бака, Тычкан (икесе бергә). Шигырь сөйләсәң, кертәбез.
Әтәч. Үзем турындагы такмакны сөйлим тыңлагыз!
Әтәч менгән киртәгә,
Кикрикүүүк итәргә,
Әтәчләргә хәбәр килгән,
Армиягә китәргә.
Әтәч әйтә: "Бармыйм " ,-ди.
Тавык әйтә: "Калмыйм",-ди
"Син армиягә китсәң,
Бер күкәй дә салмыйм " –ди.
Әтәч китте армиягә,
Чабатага төялеп,
Тавык мескен карап калды,
Баганага сөялеп.

Бака,Тычкан (кул чабалар). Булдырдың, булдырдың. әйдә кер,өчәү бергә яшәрбез.
Куян. (сикерә-сикерә килә, мәтәлчек ата, чыркылдап көлә, Теремкәйне күрә)
Ай –яй матур Теремкәй,монда кем яши микән?(килә,шакылдата)
Тук, тук, тук, Терем, теремкәй, теремкәйдә кем яши?

Тычкан. Мин,Тычкан-чыелдык. Бака. Мин, бака-бакылдык. Әтәч. Мин, Әтәч-Кикрикүүүк!
Өчесе бергә: Ә син кем?
Куян. Мин –Куян, Куян
Кечкенә генә.
Бик йомшак кына,
Бик куркак кына.
Ике колагым
Озынкай гына.
Аягым җиңел
Мамыктай гына.
Мине дә кертегез әле!

Өчесе бергә. Биесәң кертәбез.

Куян. Әйдәгез, чыгыгыз, бергә биибез, күңеллерәк булыр.
(кара-каршы парлап бииләр, әйләнәләр, татар халык көенә)

Барысы бергә: Булдырдың, булдырдың.(Кул чабалар)
Әйдә кер дүртәү бергә яшәрбез.

Бүре килә. (Улый , эзләнеп йөри , Теремкәйне күрә)
Ай –яй матур Теремкәй, монда кем яши микән? (килә, шакылдата)
Тук , тук , тук ,Терем , теремкәй , теремкәйдә кем яши?

Тычкан. Мин,Тычкан-чыелдык. Бака. Мин, бака-бакылдык. Әтәч. Мин, Әтәч-Кикрикүүүк! Куян. Мин, Куян-Куркаккай.

Барысы бергә: Ә син кем?

Бүре. Мин Бүре - Соры Колак.
Мине дә кертегез әле.

Барысы бергә: Берәр һөнәр күрсәтсәң кертәбез.
Бүре. Мин бер уен беләм, әйдәгез ,чыгыгыз, бергәләп уйныйбыз, күңелле булыр.

"Карусель" уенын уйныйлар.

Әлләлилләәлләлә
Карусельләр әйләнә,
Башта әкрен барабыз,
Аннан йөгереп алабыз,
Бер-ике, бер-ике,
Менә уен да бетте.

Барысы бергә: Булдырдык, булдырдык. (кул чабалар). Әйдә кер, бишәү бергә яшәрбез.

Төлке (килә, бик боргаланып йөри, матур киемнәрен күрсәтә, Теремкәйне күрә)
Ай – яй матур Теремкәй, монда кем яши микән? (килә,шакылдата)
Тук,тук, тук,Терем,теремкәй.теремкәйдә кем яши?

Тычкан. Мин,Тычкан-чыелдык. Бака. Мин, бака-бакылдык. Әтәч. Мин, Әтәч-Кикрикүүүк! Куян. Мин, Куян-Куркаккай. Бүре. Мин, Бүре – Соры Колак.
Барысы бергә: Ә син кем?
Төлке. Ә мин Төлке, җирән төлке.
Көлтә- көлтә койрыгым
Болгый болгый барамын
Кетәклеккә кереп мин,
Тавык, чебеш аламын.
Урманнан чыгам
Корсак астым чуар
Коерыгым сырлы
Хәйләм күп төрле.
Мине дә кертегез әле.

Барысы бергә: Берәр һөнәр күрсәтсәң, кертәбез.

Төлке. Мин "Әпипә" дигән бию беләм, әйдәгез, чыгыгыз, бергәләп биибез.

"Әпипә" биюе
(җырлы бию, 2 куплет)
1.Бас ,кызым,Әпипә,
Син басмасаң,мин басам,
Синең баскан эзләреңә
Мин дә китереп басам.,
2.Бас, бас эзенә
Күз тимәсен үзенә
Яшел чирәм үсеп тора
Аяк баскан эзенә.

Барысы бергә: Булдырдың. Булдырдың! Әйдә кер алтау бергә яшәрбез.

Аю килә (лап- лап атлап йөри,Теремкәйне күрә)
Ай – яй матур Теремкәй,монда кем яши микән?(килә,шакылдата)
Тук, тук, тук, Терем, теремкәй, теремкәйдә кем яши?

Һәрберсе дә (Җавап бирәләр) Ә син кем?

Аю. Мин Аю Камыт Аяк.
Мине дә кертегез әле.
Барысы. Безнең урын юк бит.

Аю. Мин ишек төбендә генә торам.
(ишектән кереп карый)
Мин тәрәзәдән кереп карыйм.
Ярар, мин түбәдә генә утырып торырмын.
(Теремкәйне җимерә,җәнлекләр качалар)

Аю. Ярар инде , гафу итегез. Әйдәгез бергәләп ясыйбыз.
(ясыйлар).

Дуслашыйк, дус яшик.

"Куш кулым" (җырлы уен)

Урман буйларына менәм
Урман буе ямьлегә,
Бир кулыңны мин дә бирәм.
Дус булырга мәңгегә.

Кушымта: Менә сиңа уң кулым,
Менә сиңа сул кулым,
Уң кулым да.сул кулым да,
Менә сиңа куш кулым.

Алма бакчасына кереп
Алма ашыйсым килә,
Син алмасы, мин чәчәге
Булып яшисем килә.
Кушымта.

Әкият бетә, катнашучылар белән таныштыру, берәм-берәм чыгып баш ияләр.

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

Календарь

No events

В этот день родились:

No events

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Литература Дипломы, рефераты, курсовые (на татарском) План-конспект. Теремкәй әкияте