Сихерче (хикәя)

Принтерга
(18 тавыш, уртача 4.06 )

Сихерче.

I

– Тәки бардыңмени? – дип мәрхәмәтле елмайдым мин.
– Рузил, бәгърым, көлмә инде. Башка чарабыз калмады бит инде...
Дөрес, башка чарабыз калмаган иде инде. Яшь ярымлык улыбызның һәр төн саен тын сулышы туктардай куркып кычкырып елап уяна башлануына ике айдан күбрәк вакыт үтте. Башта без, дөресрәге – мин, моңа әллә ни әһәмият бирмәдем. Төнлә бала еламый ди мени. Ләкин хатынымның зарланулары, һәм үземнең дә төн йокыларым кимүе күңелгә борчу сала башлады. Башта халык дарулары белән дәвалап карадык. Төтәсләдек, өшкердек. Аннары врачларга илттек. Район поликлиникасына да, сөйләшеп республиканыкына да, түләүлегә дә, түләүсезгә дә...

 

Тик улыбыз төн саен үзәкләрне өзәрдәй елап уянуыннан туктамады. Кире тынычлап йоклап киткәнче 3-4 сәгать вакыт үтә иде. Хатыным ябыкты, сулды, күршеләр батарея һәм стеналарга кага башладылар. Подъезддан кергән-чыкканда әбиләрнең ачулы карашлары гадәтигә әверелде.
Мин үзем дә кырысландым, еш кына акыра башладым һәм ахыр чиктә күрше бүлмәгә йокларга күчтем. Кайчан йөрәгем туктап уянырмын инде дигән уй белән йоклап китү тәмам туйдырткан иде.
– Ярар, зыяны юк, ярдәме тисә, анысына да бик теләп ышанырсың.
Бу төнне без бергә йокладык. Элеккечә, өчәүләп, кечкенә бәхетебезне уртага салып.
Икенче көнне мин күзгә төшкән кояш нурларының сизелер-сизелмәс кытыклавына уяндым. Һәм шунда ук башыма келт итеп бер уй килде: «Ул еламады! Я аллам! Улым еламады!!!» Шатлыгымны эчемә сыйдыра алмыйча, шундый тәмле итеп йоклап яткан улымны битләреннән, кул-аяк очларыннан үбәргә тотындым. Аннары, сак кына үрелеп, сөекле хатынымны кочтым.
Минем назларымнан Гүзәл уянды да, күзләрен ачмыйча, йокының тәмле кочагыннан чыгарга ашыкмыйча гына рәхәтләнеп киерелде. Мин аны үбә-үбә пышылдарга керештем:
– Хәерле иртә, Гүзәлем! Булдырдың! Булышты! Малаебез бүген уянмады! Сихерчегә баруың зая булмаган!
Гүзәл кисәк кенә мине төртеп җибәреп торып утырды да, каралган йөзен ике кулы белән каплап, буыла-буыла елап җибәрде.
Мин ни уйларга да белмичә, аптырап, ерык авызымны ябып, аны кочагыма алдым да, юатырга керештем.
– Гүзәлем! Матурым дим! Ни булды сиңа? Камил урынына хәзер син елаячаксың мени...
Гүзәл яшьләренә тыгыла-тыгыла миңа кәефенең кискен үзгәрү сәбәпләрен сөйләп бирде.
Хатын-кызлар арасында сихерчеләр, юрау-ышанулар турында сүзләр чыкмый тормый бит. Шулай кайсыдыр танышы белән үзенең кайгысын уртаклашканда, шушы сихерче турында ишеткән дә инде ул. Кирәге чыгар, дип адресын язып алган. Врач-догаларның ярдәме тимәгәч, сихерчегә бару турында уй ешрак килә башлаган. Һәм менә, ниһаять, мин мыскыллап көлүемә карамастан, барып та кайткан.
– Ул мине килеп керү белән исеменнән дәшеп каршы алды, – дип дәвам итте Гүзәл бераз тынычланып. – Мин кара йөзле, убырлы карчыкларга охшаган берәр әбине күзаллап барган идем. Ә ул бик чиста-пөхтә, актан гына киенгән бер татар әбиең булып чыкты. Беренче минутлардан ук ул әллә ничек күңелемә якын килде һәм мин бар кайгы-хәсрәтләремне аңа ачып салдым. Сихерче мине бер дә бүлдермичә диккать белән тыңлады. Ярдәм итәрмен диде. Бар моң-зарларың бетәчәк, диде. Шулай бергәләп чәйләп-сөйләшеп утырдык. Минем өстемнән зур таш төшкәндәй рәхәт булып китте. Улыбызның язмышы турында кайгыртып киләчәге турында сөйләвен сорадым. Әбекәй кат-кат сорады, чынлап та беләсем киләме минем диде. Никләр генә сорадым икән!!! – Гүзәл кабат яшьләренә тыгылды. – «Мин бар кешенең киләчәген әйтеп бирә алам. Үземнекен генә күрмим. Һәм, алланың рәхмәте, күрергә дә, белергә дә теләмим», диде ул. Ләкин мин үтенә бирдем. Ул авыр гына сулап куйды да, озак кына чынаягындагы чәйгә карап утырды. Аннары Камилнең фотосүрәтенә карап аның киләчәген сөйләп бирде. Беренче сүзе «жираф» буласын, биш яшендә аягын сындырасын, хоккей уйнарга яратуын, һ.б. Тик сигезенче туган көнендә туктап калды. Ничек кенә тырышмады, ләкин аннан ары күрәлмим, диде. Туган көнен билгели, әтисе өстәл хокее уенын бүләк итә, дуслары килә. Һәм бетте. Сәгать алтыдан соң. Караңгылык. Бушлык. Башка берни дә юк. Миңа кызганыч, диде.
Бик озак кына беребез дә дәшми тордык. Сигез яшь. Сигез ел. Мәктәпне бетермәячәк. Югары уку йортына кермәячәк. Кызлар белән шаярмаячак... Һәм тагын бихисап күп «-маячак»лар....
Киноны уртасында сүндерәчәкләрен белә торып кара башлау ничек? Ә мавыгып укый башлагач тартып алачакларын белә торып китапка тотыну? Хәер, безнең башка чарабыз юк иде...

 

 


II


...Ничек кенә булмасын, бу көн минем өчен барыбер шатлыклы. Күңел эченнән генә мин сихерченең сигезъеллыгына ышанып бетми идем. Әйе, улыбызның беренче сүзе "җиаф" булды. Сихерче әйтте дип, зоопаркка йөртми була ди мени баланы? Хоккейга да дүрт яшеннән бирдек. Тик бит аягын ул хоккейда түгел, сәпәйдән егылып сындырды. Һәм менә бүген дә мин улыма хоккей түгел, ә футбол уенын бүләк итәм. Өч тапкыр кыйммәтрәк торса да. Аның каравы, улына өстәл хоккее алган егет, сатучы безнең бүләкләребезне матур кагәзьләргә төреп, бизәп бетереп кулларыбызга тоттырганчы ничек ымсынып һәм кызыгып карап торды.
Үз-үземә эчемнән генә сөенеп мин ишек кыңгыравына бастым. Стена аркылы да ишетеп торган өйдәге шау-шу ишек ачылгач колакны ярып керде дә барлык начар уйларны баштан себереп алып китте. Дуслары арасыннан Камил йөгереп чыкты да, мине кочаклап алды.
Мин аны туган көне белән котладым да бүләген тапшырдым.
– Әти, хоккеймы?! Урра!
– Болай да көн-төн хоккей белән янасың бит инде, менә башка спорт уеннарын да татып кара.
Улым каш астыннан гына миңа карады да, бүләкне тотып дуслары янына йөгерде.
Мин кухняга чыгып хатынымның хәлләрен белештем.
– Яхшы, – диде ул, – Туган көнен бернигә дә карамастан уздырырга булдың бит, сүзеңнән чыкмадым. Тик дус-туганнарга гына дәшмәдем. Өстәвенә бүген әле эш көне дә. Дуслары белән рәхәтләнсен.
– Дөрес эшләгәнсең, күрәзәченең дә соңгы фаразы чынга ашмады. Улыма футбол уенын алдым, – дип мин бәгыремне кочып алмакчы булдым.
– Рүзил, нишлисең инде! Өй тулы бала-чага. Менә, соклары беткән иде бугай, чыгарып кына куй әле, зинһар, – дип Гүзәл кочакларымнан качып, кулыма тулы графин тоттырды.
Ләкин мин балаларга татлы су чыгарырга җитешмәдем. Кухняга Камил йөгереп чыкты:
– Әти! Әни! Без урамга чыгып уйнап керәбез, ярыймы?
Гүзәл белән икебез дә берьюлы сәгатькә карадык.
– Ярый улым, барыгыз! Тик кисәтеп әйтәм, алтынчы яртыга өйгә кереп җит. Безнең сиңа бик нык мөһим яңалык әйтәсебез бар.
– Беләм инде беләм. Ничә тапкыр кабатларга була. Без киттек.
Балаларны озаткач, мин залга үттем һәм яшен суккандай туктап калдым. Идән уртасында, башка уенчыклар янында өп-өр яңа өстәл хоккеы уены тора иде. Аһ сине! Тинтәк! Кеше кызыктырырлык булган берәү! Борынын өскә чөеп кулына нәрсә тоттырганнарын да карамаган. Кисәк каршыма зуррак проблема килеп басты. Келт итеп сәгатькә карадым. Сәгать биш. Мин сихерче күрәзәләгән язмыштан качтык дип сөенеп йөргән җиремнән коелып төштем. Язмыштан узмыш юк диләр, бит. Дөрестер инде, күрәсең.
Гүзәлгә озак аңлатып торырга кирәк булмады. Икебез дә улыбыз артыннан урамга чаптык. Бу минутларны барыбез бергә, янәшәдә үткәрәсе килгән иде.
Ишегалды нигәдер бик тыныч иде. Уйнап йөргән бер бала да күренмәде. Подъезд төбен саклаучы бер әби генә:
– Әлеге генә өй артында ниндидер шартлау ишетелде. Барысы да шунда йөгерделәр.
Бер сүз дә дәшмичә туктаган йөрәкләр белән без дә шунда чаптык. Арттан әби: «Кара әле, болары да бала-чагалар белән бер, тамаша гына булсын» дип сөйләнеп калды.
Өй артында бик күп кеше җыелган, милиция, ашыгыч ярдәм, МЧС машиналары тора иде. Халыкны ерып, үзәккә таба ыргылганда безне кисәк кенә туктаттылар:
– Кая ашкынасыз? Тамаша кирәкме? Авария бу! Җәрәхәтләнүчеләр, һәлак булучылар юк.
Без җиңел сулап, артка таба чигендек. Ике йөк машинасы – рефрижераторлар – ауган икән: берсе кола, берсе сыра төягән булган. Шулхәтле халык җыелуының да төп сәбәбе авариянең зурлыгы түгел, ә йөкнең зәвыклылыгы булып чыкты.
Бераз тынычланып, өйгә таба атладык.
Өйдә безне Камил көтеп утыра иде:
– Мөһим әйбер әйтәсе бар! Алтынчы яртыга кайт! Мин, исәр, йөгереп кайткан булам! Ә сәгать инде алты тулып китте! Малайлар анда кола эчеп күбенеп беткәннәрдер инде...
Гүзәл белән мин сәгатькә карадык та, көлешеп, сөенешеп улыбызны кочаклап алдык. Сигез ел бер көн эчендә үткән кебек тоелса, бу көн сигез елга сузылган кебек булды безгә. Кинәт Гүзәл башына ниндидер уй килгәндәй, кочакларыбыздан чыкты да, куен дәфтәреннән номер табып, кемгәдер шалтыратырга китте.
Без Камил белән залга кереп, өстәлдә калган сыйларны капкалаштырып, кызып хоккей уйнарга тотындык.
Берничә минуттан залга Гүзәл дә керде. Ул үзе елый, үзе көлә иде. Бәхет тулы карашы белән улын сөеп алды да, миңа карады.
– Үз киләчәген күрмим дигән иде. Башкаларның да киләчәгенең үзе исән булган өлешен генә күргән икән...
Сихерче карчыкны җирләргә күп, бик күп кеше килгән иде. Һәм без анда бердәнбер бәхетле балалы гаилә түгел идек.



июль, 2010 ел.