Хуҗа Насретдин мәзәкләре

Принтерга
(16 тавыш, уртача 4.63 )

Төзүчесе Н. Вәлитова.

Рәссамы Шамил Насыйров.

Хуҗа Насретдин мәзәкләрен ишетеп белмәгән кеше юктыр. Рәсемнәр белән бизәлгән бу китапка халык иҗатының шундый җәүһәрләре тупланган.

 

Беренче бүлек

ХАННЫҢ ЯВЫЗЛЫГЫНА ҖАВАП

Бервакыт явыз хан салым җыючысының эшен тикшерергә керешкән. Аның халыктан салымны аз җыюын, кенәгәгә дөрес язып бармавын белгәч, хан бик яман котырынган һәм салым җыючысын исәп-хисап кенәгәләрен ашап бетерергә мәҗбүр иткән. Үзен төрмәгә яптырган. Шуннан сон, хан салым җыючы итеп Хуҗа Насретдинны билгеләгән.

Бер кадәр вакыт үткәч, хан Хуҗаны да чакырткан һәм "исәп-хисап кенәгәләрен дә алып килсен", - дип әмер биргән. Хуҗаның, исәп-хисап эшләрен кенәгәгә язмыйча, юка гына итеп көлгә күмеп пешергән төче икмәккә язганын күргәч, ханның, бик ачуы килгән:

- Син нәрсәгә язгансың! Безнең, илдә кәгазь юкмыни? - дип кычкырган.

- Дан булсын ханга, мин синең ачуланачагыңны һәм миңа да кенәгәләр ашатачагыңны алдан ук белеп тордым. Вөхетсезлеккә каршы, мин синең элекке салым җыючың кебек кенәгәләр ашый алмыйм. Шуның өчен тиешле чараны алдан ук күреп килдем, - дигән Хуҗа.

 


 

БОЗАУ ВАКЫТТА УК

Беркөнне хан:

- Минем янга Хуҗа Насретдинны җибәрегез. Аның белән атка менеп бераз ярышып алырбыз, - дигән. Хуҗага бу хәбәрне ирештергәннәр.

Хуҗаның бер карт үгезе бар икән. Ул әлеге үгезне иярләп өстенә атланган да хан чакырган җиргә киткән. Җайналганхалык, Хуҗаның үгез белән килүен күреп, көлешә башлаган. Хан, Хуҗага  карап:

-Әй,   Хуҗа,   ни   өчен  син   үгезгә   атландың?   -   дип сораган.

Хуҗа:

- Бу үгезнең бозау вакытта бик кызу чапканын күргәнем бар иде, аны ат та куып җитә алмый торган иде, - дигән.

 

ХУҖА ОСТА АТУЧЫ

Яз көне солдатлар атарга өйрәнү өчен далага чыкканнар. Аксак Тимер солдатлар белән бергә Хуҗаны да алып чыккан. Сүз уңаенда Хуҗа кайчандыр үзенең яхшы атуы турында әйткән. Тимер, моны ишеткәч, Хуҗага җәясеннән атарга кушкан.

Хуҗа, атарга теләмәсә дә, патша кушкач җәясен тартып укны атын җибәргән. Ләкин угының читкә тайпылуын күргәч, Хуҗа: "Сугыш башлыгы менә шушылай ата торган иде", - дигән. Аңа тагын бер ук биргәннәр, анысы да читкә киткән. Бу юлы Хуҗа: "Кала башлыгы менә шушылай ата торган иде", - дигән.

Өченче ук көтмәгәндә төзәгән җиргә барып кадалгач, ул, масаеп: "Хуҗа абзагыз менә шушылай ата", - дигән.

 

ХУҖАНЫҢ АКТЫК СҮЗЕ

Хан, Хуҗаның никадәр батыр булуын сынар очен:

- Хәзер үк асыгыз! - дип боерган.

Палачлар Хуҗаны сөйрәп асарга алып килгәннәр. Хуҗа бер сүз дә дәшмәгән.

- Синең актык минутларың җитте. Соңгы сүзеңне әйтеп кал,  - дигән хан.

- Бер сүзем дә юк, бары кечкенә генә бер үтенечем бар.

- Нинди үтенеч? - дигән хан.

- Минем муеныма кагылсалар, кытыгым килә, билемнән ассыннар,  - дигән Хуҗа.

 

ХУҖА ҺӘМ ПАТША ХАТЫНЫ

Бер патша үзенең хатынын бик ярата икән. Шуннан файдаланып хатыны дәүләт эшләренә катнаша торган булган. Патша тирәсендәге түрәләр бу хәлдән ничек котылу турында Хуҗага мөрәҗәгать иткәннәр. Хуҗаның акыллы киңәшеннән соң патша хатыны дәүләт эшенә катнаша алмый башлаган. Патша хатыны бу эшнең Хуҗа Насретдин киңәше белән эшләнүен сизгән һәм Хуҗадан үч алырга булган. Иң элек Хуҗаның хатынын үз ягына аударган. Көннәрнең берсендә патша    хатыны   Хуҗаны    хатыны    белән    парлап   кунакка чакырган.

Ашап-эчеп, кәеф-сафа корып алгач, Хуҗаның хатыны иренә стенада эленеп торган иярне алып бирергә кушкан. Ул, патша хатыны белән алдан сөйләшеп кую буенча, Хуҗаны кызык итмәкче булган икән. Иярне китергәч, Хуҗаны иярләгән дә аның өстенә менеп атланган. Хуҗа, ишәк кебек, акыра-бакыра, тибешә-тибешә бүлмә буйлап чаба башлаган. Патша, үзенең хатыны белән бу кызыклы күре¬нешне   ишек   ярыгыннан   карап   торган,   эчләре   катканчы көлгәннәр.

Бераздан патша белән хатыны бүлмәгә килеп кергәннәр. Патша: "Йә Хуҗа, бу ни эшләвең синең?" - дип сораган икән, Хуҗа бер дә аптырамыйча болай дигән: "Бу хәлне үз күзең белән күрүең бик яхшы булды әле, падишаһым. Мин бит сиңа дәүләт эшенә хатыныңны катнаштырма, хатын аркасында минем кебек түбәнлеккә төшмә, дип гел әйтеп киләм. Без ил башлыгы түгел. Без ни эшләсәк тә, аннан берәүгә дә зарар килми. Ә менә синең хатыныңның үзеңне иярләп, дәүләт эшенә тыкшынуы, ай-һай!"

Хуҗаның бу сүзләреннән соң патша идарә эшен саграк алып бара башлаган. Ә патша хатыны Хуҗадан үчен ала алмаган.

 

ПАТША ДА, АЛЛА ДА БЕР СҮЗДӘ ИКӘН

Бервакыт Хуҗа патшаның кәефле чагына туры килгән. Патша: "Йә Хуҗа, миннән ни телисең, сора", - дигән.

Хуҗа күп уйлап тормыйча: "Бер капчык алтын бүләк итсәгез, без хатын, бала-чагалар белән калган гомеребезне һичбер нужасыз яшәп калыр идек", - дигән.

Патша казна башлыгына карап күз кыскан да әйтелгән бүләкне Хуҗага бирергә кушкан.

Хуҗа бик шатланып капчыкны сөйрәп кайтып киткән. Өйга кайткач, хатынына: "Әй, карчык, сикер, бие, шатлан. Хәзер безнең казаныбыз да, кашыкларыбыз да гел майлы булып торыр. Телисең икән, көненә ун күлмәк алмаштырып ки. Кершәннең, сөрмәнең теләсәң ниндиен сөртен. Мунчага көненә биш-алты тапкыр бара аласың - барысына да үзем акча бирәм. Йә, кил әле, мондагы байлыкны бергәләп саныйк. Югыйсә мин үзем генә санап бетерерлек түгел ул", - дигән. Капчыкны чишеп карасалар, алтын урынына аннан вак таш килеп чыккан.

Хуҗа бу хәлгә шаккатып: "һай, мине патша алдаган булып чыга бит", - дигәк. Хатыны ачуланып: "И картым, патша алтын бирәме соң, аны алладан сорарга кирәк", - дигәч, Хуҗа алладан ялварып-ялварып алтын сорарга тотынган. Кич булган. Ләкин бер капчык түгел, бер бөртек алтын бирүче дә булмаган. Шуннан соң Хуҗа, тавышым аллага ишетелми торгандыр, дип тагын да кычкырыбрак сорый башлаган.

Күршесенең моңа бик эче пошкан. Ул, өй түбәсенә менеп, ачык тәрәзә аша Хуҗага таба бер кирпеч җибәргән.

Алдына нәрсәдер килеп төшкәнен ишеткәч, Хуҗа хаты-нына тиз генә ут кабызырга кушкан: "Алла безгә алтын җибәрде", - ди икән.

Хатыны шәм яндырып китергән. Хуҗа, алдында яткан кирпечне күрен: "Ярый әле алла туры бәрә алмый икән. Югыйсә башыма эләккән булыр иде", - дип уйлап куйган. Аннары хатынына карап: "Күрдеңме, хатын, патша да, алла да бер сүздә икән",  - дигән.

 

ХУҖАНЫҢ ПАТШАГА КАЗ АЛЫП БАРУЫ

Бервакыт  Хуҗа  патшага бүләк  итеп  каз  алып барган. Юлда килгәндә бүләккә дигән казның бер ботын кимергән. Патша, казның бер боты юклыгын күргәч:

- Йә Хуҗа, ни эшең бу, бер боты кимерелгән каз китереп, син мине мәсхәрә итмәкче буласыңмы? - дигән.

Хуҗа аптырамаган:

- Падишаһым, хәзер бит казлар бер генә аяклы, - дигән. - Ышанмасагыз, әйдәгез, карыйбыз, - дип, патшаны тәрәзә янына алып килгән. Вакыт көз булганга, ишегалдындагы казлар бер аякларын күтәреп басып торалар икән. Моны күреп Хуҗа:

- Күрдегезме,  падишаһым,  чыннан да казлар бер генә аяклы бит, - дигән дә үзе елмайган. Шуннан патша вәзирләренә әйткән:

- Барыгыз әле, хезмәтчеләргә әйтегез, шул казларны таяк белән кусыннар, - диген.

Таяк белән кугач, казлар ике аякланып киткәннәр.

- Йә Хуҗа, карт башың белән патшаны алдамакчы буласың, - дип Хуҗаны ачулана башлаган икән, Хуҗа бер дә җавапка аптырап калмаган:

- Падишаһым-солтаным! Таяк белән кугач, ике аяклан-ган казларга гаҗәпләнмәгез, әгәр дә сезнең үзегезне таяк белән кусалар, сез ике аякланып кына түгел, дүрт аякланып чабар идегез, - дигән.

 

ДӨЯДӘН ДӘ ЗУР ТҮГЕЛ

Шулай   бервакыт   Аксак   Тимернең   зурлыгы,   көчлелеге турында сүз кузгалгач, шәһәр башлыгы әйткән:

- Бу  дөньяда  күпме  ханнар  булса,   арада  иң  зурысы Аксак Тимер.

- Нинди   генә  зур  булса  да,   дөядән  дә  зур  түгел,   - дигән  Хуҗа.

 

ИКЕ ИШӘК ЙӨГЕ

Патша үзенең вәзире белән ауга чыккан икән. Көн эссе булганлыктан, икесе дә киемнәрен салып хезмәтчегә күтәрткәннәр. Боларга юлда Хуҗа Насретдин очраган.

- Кара әле, Хуҗа әфәнде, безнең хезмәтчебез нинди көчле! Ул җилкәсенә бер ишәк йөген күтәреп бара, - дигән вәзир Хуҗага.

Хуҗа исә:

- Юк, вәзир әфәнде, артыграк. Хезмәтчегез ике ишәк йөген күтәргән,  - дигән.

 

ХУҖА БҮЛӘК АЛГАН

Патша, Хуҗаның үзеннән көлеп йөрүен ишетеп, аннан үч алырга, аны мыскыл итәргә булган. Беркөнне сарай тирәсендәге түрәләрен җыеп Хуҗаны да чакырткан.

Хезмәтче вәзирләргә патша бүләкләрен тапшыра башлаган. Ул һәркемнең алдына төргәк куеп чыккан. Ә бу төргәкләрдә матур-матур бәйрәм киемнәре булган.

Хуҗа үзенә бирелгән бүләк-төргәкне ачып җибәрсә, ни күзе белән күрсен, патша аңа бүләк итеп ишәк ыңгырчагы биргән булган. Моны күреп вәзирләр көлешкәннәр. Ә Хуҗаның бер дә исе китмәгән, шатланып, юмартлыгы өчен патшага рәхмәт укыган.  Вәзирләрнең берсе:

- һай, бәхетсез Хуҗа, ни өчен шатланасың? Бу кадәр түбәнлектән еларга тиеш син,  -  дигән.

- Ялгышасың! "Галижәнаб патшаның синдә үче бар",-  дип халык юкка гына сөйләп йөри икән. Чынлыкта исә патша мине хөрмәт итә икән. Югыйсә ул, башкаларга гади кием биреп тә, миңа үзенең бәйрәмдә генә кия торган кыйммәтле киемен бүләк итмәс иде!  -  дигән Хуҗа.

 

ВӘЗИРДӘН ҮЧ АЛУ

Патша, гадәтенчә, ауга чыкканда Хуҗа Насретдинны да чакырткан. Аучылык башлыгы Хуҗага дошман булган икән. Шуңа күрә ул Хуҗага бик начар ат калдырган.

Ауга  чыгып  киткәннәр.

Бу юлы ау бик уңышлы булып чыккан. Бик күп кыр кәҗәләре, чүл бүреләре, төлкеләр, бурсыклар тотылган. Менә шатланышып кайтып килгәндә, көтмәгәндә кара болыт чыгып, бик каты яңгыр ява башлаган. Патша һәм аның вәзирләре, хезмәткәрләре яхшы-яхшы атларга атланган булсалар да, кайтып җиткәнче чыланып беткәннәр. Ә иң артта калган Хуҗа Насретдин, яңгыр ява башлагач та, өстендәге барлык киемнәрен чишенеп, бик әйбәтләп төргән дә астына салып утырган. Хуҗаның киемнәренә бер тамчы да су тимәгән. Атны илтә килгәч, аучылар башлыгы, Хуҗа өстендәге киемнәрнең корылыгын күреп:

- Йә Хуҗа, нигә синең өстендәге киемнәр коп-коры, ә безнең киемнәребез чыланып бетте, -  дигәч, Хуҗа әлеге башлыкка:

- Миңа атның бик яхшысы туры килгән. Сез күрмичә дә калдыгыз, җил-давыл вакытында мин сезне узып киттем дә каты яңгыр ява башлаганчы өемә кайтып җиттем. Шуңа күрә киемнәрем чыланмады,  -  дигән.

Икенче тапкыр ауга чыкканда аучылар башлыгы, Хуҗаның сүзләрен хәтердә тотып, Хуҗа атланган атка үзе атланып чыккан. Ауның уңышсыз булуы өстенә, яңгыр ява башлаган. Начар ат белән иң артта калган аучылар башлыгы каты яңгырга эләккән һәм суга төшкән чебеш шикелле бик нык чыланган.

 

ХУҖА ИШӘКНЕ УКЫРГА ӨЙРӘТКӘН

Бервакыт патшага бик шәп ишәк бүләк иткәннәр. Патша сараенда ул ишәккә сокланмаган кеше калмаган, һәрберсе аны мактаган. Бу вакыт Хуҗа Насретдин да патша сараенда икән. Сөйләргә аңа чират җиткәч, ул патшага болай дигән:

- Бу ишәкнең сәләтлелеге шулкадәр зур ки, мин аны укырга өйрәтә алам. Бу эш өчен миңа нибары өч ай вакыт кирәк булачак,  -  дигән.

Патша, моңа бик гаҗәпләнеп:

- Яхшы, әгәр дә өч ай эчендә син аны укырга өйрәтсәң, мин сиңа мең сум бирәм. Әгәр дә өйрәтә алмасаң, сине суга батыртып үтертәчәкмен, -  дигән.

Казна тарафыннан ишәкне укытырга бирелгән акчага Хуҗа Насретдин өч ай буе рәхәтләнеп көн иткән. Айлар үткән, тикшерү көне килеп җиткән. Әлегә кадәр күз күрмәгән, колак ишетмәгән хикмәтне карарга дип, шәһәрдәге барлык халык сарайга җыелган. Хуҗа Насретдин үзенең "укучысын" түгәрәкнең уртасына алып кереп, өстәл янына бәйләгән дә ишәкнең борыны төбенә генә бер коръән куйган. Бар да тын калганнар.

Шунда көтелмәгән бер гаҗәп эш булган: ишәк коръәннең тышын тешләгән дә ачып җибәргән. Үзе китапның бите буенча борынын йөртә һәм иреннәрен селкетә икән. Шулай бер битне укып бетергәч, ишәк икенче битне ачкан һәм "укырга" тотынган.

Барысы да утырган урыннарында шаккатып калганнар. Ә ишәк һаман үзенең "укуын" дәвам иткән...

Ниһаять, патша түзмәгән, урыныннан торган да:

- Хуҗа әфәнде, син үз өстеңә алган бурычыңны тулысы белән үтәп чыккансың, ишәгем укырга өйрәнгән икәнг - дигән дә Хуҗага тагын мең сум акча биргән.

Хуҗа үз урынына утыргач, аңар берьюлы дөнья кадәр сорау яудыра башлаганнар:

- Әйтегез әле, Хуҗа, бу авыр эшне сез ничек башкарып чыктыгыз?

- Аны укытканда сез нинди юллар кулландыгыз?

- Ишәкнең ялкаулыгы аркасында сезгә күп җәфа чигәргә туры килмәдеме?

Хуҗа Насретдин никтер берни дә эндәшми икән. Шулчак муллаларның иң зурысы:

- Менә, җәмәгать, күрәсезме коръәннең изгелеген! Хәтта аңгыра хайванга да аның кодрәте җитә. Алла сүзләре аны да буйсындыра, -  дигән.

Аңа каршы Хуҗа:

- Бу эш бик гади. Алла сүзләренең монда бер тиенлек тә ярдәме тимәде. Мин китап битләре арасына солы салдым, ишәк шуны ашады,  -  дигән.

 

ХУҖА ИЯРГӘ АТЛАНГАН

Патша Хуҗага:

- Менә шушы атка атланып, ияреңнән төшмичә генә, Вәзирне чакырып китер, -  дип боерган.

Хуҗа: "Яхшы", -  дип, атка атланып, вәзирнең өенә барып койма аша караса, аның бакчада ике кунак белән пылау ашап, күңел ачып утырганын күргән. Патшаның боерыгын истә тотып, Хуҗа тиз генә атыннан төшкән дә, ияргә атланып, вәзир янына кергән.

Вәзир Хуҗаның коры ияргә атланып килүен күргәч, аннан көлеп:

- Бу ни эшең, Хуҗа? -  дип сораган.

- Патшаның боерыгы шундый иде, -  дигән Хуҗа.

Вәзир Хуҗага,  пылау ашарга утыр,  дигәч, Хуҗа ияргә

атланган килеш кенә пылау ашаган. Шуннан соң гына патшаның боерыгын вәзиргә белдергән. Вәзир Хуҗаны шелтәләп:

- Аны пылау ашамас борын ук әйтсәң ни була! Соңга калып баргач, патша ачуланыр бит! -  дигән.

Хуҗа аңа:

- Патша ачуланса ачуланыр, ашалмый калган пылау ачуланмасын, дидем. Патшага аның боерыгын бозмыйча сезгә белдерүемне үзең әйтерсең инде, -  дигән.

 

ПАТШАНЫҢ БӘЯСЕ

Беркөн Хуҗа Насретдин патша белән мунчага кергән. Патша Хуҗадан:

- Синеңчә, минем бәям ничә сум торыр? -  дип сораган. Хуҗа:

- Илле сум тора, -  дип җавап биргәч, патша ачуланып:

- Соң бит минем билемдәге кәмәрем генә дә илле сум тора! -  дип кычкырган.

Шуннан соң Хуҗа:

- Мин  дә  бит  илле  сум  бәяне   шул  кәмәреңә  бирәм, югыйсә, синең үзеңнең бәяң сукыр бер тиен дә тормый, - дигән.

 

ЙӘ ПАТША, ЙӘ МИН

Хуҗа Насретдин патшаның яраткан ишәген укырга-язарга өйрәтергә керешкән.

- Ун елдан соң бу ишәк безнең мулладан да акыллырак булыр, -  дигән Хуҗа.

- Яхшы-яхшы, -  дигән патша. -  Мин сиңа бу хезмәтең өчен аена йөз алтын түләрмен. Әгәр дә ун елдан соң ишәк укый белмәсә, башыңны өздерермен.

- Бир кулыңны, -  дигән Хуҗа.

Хуҗаның дуслары аңа:

- Син нишләдең? Бер дә юкка һәлак буласың бит. Ишәкнең укырга-язарга өйрәнгәнен кайда күргәнең бар? -  дигәннәр.

- Ахмаклар! -  дип көлгән Насретдин. -  Ай саен йөз алтын, шуның өстенә хуҗалыгыңда менә дигән ишәк. Ул күпләрнең төшенә дә керми бит. Минем башым әрәм була дип бер дә кайгырмагыз.. Ун ел эчендә йә патша, йә мин, йә ишәк -  өчебезнең беребез үлгән булыр, -  дигән.

 

БЕРЕНЧЕ АҢГЫРА

Бервакыт сәүдәгәрләр патшага яхшы юртак атлар китергәннәр. Бу атлар патшага бик ошагач, аларны ул сатып алган да, сәүдәгәрләргә тагын да ике йөз мең сум акча биреп, тагын шулхәтле юртак атлар китерергә кушкан. Ә сәүдәгәрләр, акчаны алгач, патшага башларын иеп, эчтән генә көлешеп, чыгып киткәннәр. Моңа бик күп вакыт үткән, инде сәүдәгәрләр кире килмәгәч, патша Хуҗаны чакыртып алган да аңа:

- Син, акыллыларның акыллысы! Миңа илемдәге барлык аңгыра кешеләрнең исемнәрен язып бирсәңче, -  дигән.

Хуҗа, озак уйлап тормыйча, эчтән көлеп:

- Мин инде, падишаһым аны яздым да, -  дигән.

Патша, моңа шаккатып:

- Шулай ук тизме? Алайса, шуны әйт син миңа, бездә беренче аңгыра кем була соң? -  дип сораган.

- Син үзең буласың, падишаһым, -  дигән Хуҗа. Патшаның моңа ачуы килеп, Хуҗадан:

- Нигә мин булыйм, ди? -  дип сорагач, Хуҗа аңа:

- Сәүдәгәрләрдән бер нәрсә алмыйча, аларга ике йөз мең сум акча биреп җибәрдең, шулай түгелме?

- Шулай, -  дигән патша.

- Алар сиңа атлар китерер дип уйлыйсыңмы? -  дип сораган Хужа.

- Ә китерсәләр ни эшләрсең? -  диген патша.

- Китерәләр икән, ул чагында мин бу исемлектән синең исемеңне сызып ташлаячакмын да сәүдәгәрләрнең исемнәрен язачакмын, -  дигән Хуҗа.

 

ШӘҺӘР БАШЛЫГЫ ҺӘМ ХУҖА

Борын заманда бер бик усал шәһәр башлыгы булган. Ул үзенең каты хөкеме белән шәһәр халкын бик газаплаган. Бу кеше бер көнне Хуҗа Насретдинны чакырган да:

- Мин сине яхшы аучы дип ишеттем, Хуҗа. Син ау этләрен дә яхшы таныйсың икән. Миңа бик яхшы йөгерек эт табып китер, аның җиңеллеге -  җил кебек, ә гәүдәсе -  ук кебек нечкә булсын, -  дигән.

Икенче көнне Хуҗа бу кешегә бик юан, көчкә-көчкә генә атлап йөри торган бер эт алып килгән.

- Син нәрсә, миннән көлмәкче буласыңмы? Мин сиңа җиңел, йөгерек эт китерергә куштым бит, -  дип ачуланган шәһәр башлыгы.

-  Борчылма. Синең кулда бу эт бер атнадан мамыктан җиңел, тал чыбыгыннан нечкә булып калыр, -  дигән Хуҗа.

 

КАЗ ҺӘМ ХУҖА

Бер кичне, Хуҗа үзенең дусты белән эштән кайтып килгәндә, мулла өенең чардагында эленеп торган казны күргәннәр һәм баскыч куеп аны алырга маташканда, аларны пристав күреп:

- Сез монда нәрсә эшлисез? -  дип сораган.

Хуҗа аңа серне белдермәскә теләп:

- Менә бәйрәм хөрмәтенә мулланың чардагына бер каз элеп калдырырга булдык, -  дигән.

Пристав моңа гаҗәпләнеп:

- Әфәнде, туктагыз әле, иртәгә хәтле сезнең казыгызны караклар урлап китүе бар бит. Минемчә, төнгә каршы каз калдыру кирәкмәс иде, -  дигән.

Хуҗа, приставның мондый җылы сүзен ишеткәч, дустына карап:

- Чынлап та, төнгә каршы нигә без бу казны монда калдырабыз әле? Хәзер алып кайтыйк та, иртәгә китерербез, -  дип, мулланың казын алып киткәннәр.

 

МИНЕ ТЫҢЛАМАС УЛ

Хуҗа шәһәр башлыгы белән ачулы булган икән. Көннәрнең берендә шәһәр башлыгы үлеп киткәч, Хуҗага әйткәннәр:

- Йә әфәнде, безгә килеп мәрхүмгә җеназа укысана!

Хуҗа риза булмаган:

- Юк иңде, сез башка бер кешедән укытыгыз, мәрхүм миңа дошман иде, мине тыңламас ул, -  дигән.

 

КЕМ КАНӘГАТЬ

Берзаман Хуҗа Насретдин шундый игълан биргән: "Кем дә кем байлыгына канәгать-риза икәнлеген миңа килеп игълан итсә,  шуңарга ишәгемне бүләккә бирәм",  -  дигән.

Бу хәбәрне губернаторга җиткерәләр. Ул Хуҗа янына килә дә:

- Якын тирәдә миннән бай, байлыгына канәгать кеше юк.  Шулай булгач, ишәк минеке, -  ди.

- Гафу ит, -  дип җавап бирә Хуҗа Насретдин. -  Байлыгыңа тулысынча рази булсаң, кеше ишәген алырга килмәс идең.

 

АПТЫРАП КАЛМАГАН

Казый берәүне хөкем иткәндә, Хуҗаны шаһит итеп чакырганнар. Хуҗадан сорау алу вакыты җиткәч, гаепләнүче кеше мөрәҗәгать итеп:

- Казый әфәнде! Бу кешене шаһит итеп кабул итмәгез, чөнки аның җитәрлек малы була торып та, хаҗга барудан качып йөри,  -  дигән.

- Бу кеше ялган сөйли, -  дигән Хуҗа казыйга. -  Минем хаҗда булганым бар.

Казый, моның дөресме икәнен белмәкче булып:

- Яхшы, әгәр дә хаҗда булгансыз икән, әйтегез әле, Зәмзәм суы коесы кайсы җирдә казылган? -  дип сораган.

- Мин хаҗга барганда, бер төркем гарәпләр, зәмзәм суы коесын кайда казыйк икән дип, уңайлы урын эзләп кенә йөриләр иде әле,  -  дип җавап кайтарган Хуҗа.

 

НӘРСӘСЕН ЮГАЛТСЫН

Хуҗага:

- Синең күршеңдәге казый акылыннан язган, -  дип әйткәннәр. Хуҗа уйга калган. Теге кешеләр:

- Нигә алай уйга калдың,  Хуҗа? -  дип сораганнар.

Хуҗа аларга:

- Минем күршедәге казый  тумыштан  ук акылсыз  иде, ул  нәрсәсеннән язды икән? Шул турыда уйлыйм,  -  дигән.

 

ИШӘК КАЗЫЙ БУЛГАН

Беркөнне Хуҗа ишәген югалткан. Эзләп йөргәндә бер кешене очратып:

- Әфәндем, минем ишәгемне күрмәдеңме? -  дип сорагач, теге кеше:

- Мин аны күрше шәһәрдә казый булган дип ишеттем, - дигән.

Хуҗа:

- Булыр, булыр, чөнки шәкертләргә дәрес биргәндә колакларын торгызып бик ихлас белән тыңлый, -  дигән.

 

ХУҖА НИЧЕК КАЗЫЙ БУЛГАН

Бервакыт ике күршенең өйләре арасында бер эт килеп, пычратып киткән булган. Шуннан әлеге ике күрше үзара гаугалаша башлаганнар. Берсе:

- Ул синең өеңә якын, син тазарт, -  дигән.

Икенчесе:

- Синең өеңә якынрак, син тазарт, -  ди торгач, дөреслекне белү өчен, икесе дә казыйга барырга булганнар.

„ Казыйга барсалар, Хуҗа Насретдин да казый янында утыра икән. Казый бу ике кешенең дәгъвасын тыңлаган да Хуҗага карап:

- Хуҗа әфәнде,  боларның дәгъваларын син кара инде, - дигән. Хуҗа килүче кешеләрдән:

- Эт пычратып киткән урам -  ул һәркем йөри торган олы урам түгелме? -  дип сораган.

Теге кешеләр:

- Әйе, дөрес, зур урам, -  дип җавап биргәннәр.

Шуннан соң Хуҗа:

- Эт пычраткан урам җәмәгатьчелек йөри торган урам булганга күрә, аны казый үзе тазартырга тиеш, -  дип хөкем иткән.

 

ХАТА ЧҮЛМӘКТӘ

Борын заманда Хуҗаның судьяда бер эше булган икән. Ришвәт алырга яратучы судья Хуҗаның эшен айлар буена сузган.   Хуҗа   ришвәт  бирмичә  эшнең  барып  чыкмаячагын сизгәч, зур бер чүлмәк сатып алган да, аңа йомшак ак балчык тутырып, өстенә генә атланмай салып, судьяга барган. Майны күргәч судьяның күзләре ялтырап киткән һәм, шунда ук кирәкле язуларны язып, Хуҗаны хөрмәтләп озаткан.

Судья майны икенче бер савытка бушата башлагач, ни күрсен, чүлмәктә ак балчык.

Судьяның бик ачуы килгән һәм Хуҗаны чакырырга кеше җибәргән. Хуҗа килгәч:

- Хуҗа әфәнде, мин язган теге язуларны бир әле, анда бер хата киткән, төзәтик, -  дигән.

Хуҗа елмая төшеп:

- Судья әфәнде, мәшәкатьләнмәгез! Мин ул кәгазьләрне карадым, анда бернинди дә хата юк, хата мин биргән майлы чүлмәктәдер, -  дигән.

 

ХУҖА -  ШАҺИТ

Бервакыт Хуҗаны ялган шаһитлыкка яллап: "Хуҗа әфәнде, кара аны, казый алдына баргач, "бодай" дип әйтерсең", -  дигәннәр.

Ләкин казый Хуҗадан сорагач, Хуҗа "арпа" дип әйткән. Шикаять итүче:

- Әй Хуҗа, ялгыш әйтәсең, бодай иде бит, -  дигәч, Хуҗа:

- Һай ахмак, ялган шаһитка "бодай" дип әйтсә ни дә, "арпа" дип әйтсә ни, барыбер түгелмени? -  дип җавап биргән.

 

ХУҖА НАСРЕТДИН ҺӘМ БАЙ

Бервакыт Хуҗа  Насретдин, бер бай белән  өенә  кайтып барганда, бай 99 сум акча тапкан. Хуҗа байга:

- Ташла аны, 100 сумга да тулмагач, нигә алырга. Мин 100 сумга бер генә тиен тулмаса да алмас идем, -  дигән.

Икенче көнне бай, Хуҗаны сынау өчен, бер янчыкка 99 сум акча салып, Хуҗаның ишегалдына ташлаган. Үзе яшеренеп Хуҗаны күзәтеп торган. Хуҗа өеннән чыккан да, янчык белән акчаны алып, санап кесәсенә салган. Бай моны күреп:

- Хуҗа әфәнде, нигә аласың, акча 100 сумга тулмый бит! -  дигән.

Хуҗа кесәсендәге янчыкны яңадан кулына алып әйләндергәләп караган да:

- Акчасы 99 сум булса, янчыгы бер сум тора, -  дип китеп барган.

 

ЗӘЙТҮНЕ ӨСТӘЛ АСТЫНДА

Хуҗа Насретдин бер байның өенә кергән. Бай бу вакытта зәйтүн мае ашап утыра икән. Хуҗаны күргәч, майны тиз генә өстәл астына яшереп куйган.

- Йә, Хуҗа, -  дигән бай. -  Әйдә бер коръән укып җибәр әле,  -  дигән. Хуҗа шунда укып та җибәргән:

- Вәәтдини, ватури, сиңа...

- Тукта, Хуҗа, ялгыштың, -  ди бай. -  Вәзәйтүни дигәнен кая куясың?

Хуҗа бер дә аптырап тормыйча:

- Зәйтүне әнә анда, өстәл астында, -  ди.

Бай кызарына, бүртенә дә яшерелгән майны өстәл өстенә чыгарып куя.

 

ХУҖА ҖИМЕШ БАКЧАСЫНДА

Көннәрдән бер көнне Хуҗа Насретдин, баскыч алып, бер байның бакчасына кергән. Җимеш җыям дип торганда гына, бакча хуҗасы килеп чыккан һәм Хуҗага:

- Син кем? -  дигән.

Аңа каршы Хуҗа:

- Син үзең кем? -  дигән. Теге үзенең шушы бакчамын иясе икәнлеген әйткән. Хуҗа да аптырап тормыйча:

- Мин дә шушы баскычның иясе,  -     дигән.

Бакча иясе:

- Син баскыч иясе булсаң, минем бакчамда нишләп йөрисең? -  дип сораган икән, моңа Хуҗа: "Баскыч сатам", -  дигән. Бакча иясе Хуҗа Насретдинга: "һай, ахмак, баскычны базарда саталар, кеше бакчасында сатмыйлар", - дигәч, Хуҗа да югалып калмаган: "һай, надан, бу шәһәрдә билгеләнгән баскыч базары юк, шуңа күрә мин баскычымны теләсә кайда сатармын", -  дип, баскычын күтәреп бакчадан чыгып киткән.

 

ХУҖА КАРА ДИҢГЕЗНЕ ЭЧЕП БЕТЕРМӘКЧЕ БУЛГАН

Бервакыт бер бай: "Кара диңгезне эчеп бетергән кешегә йөз алтын бирәм", -  дип, бөтен җиргә хәбәр тараткан.

Хуҗа моны ишеткән дә шул минутта ук байга килгән һәм:

- Үзем эчеп бетерәм, -  дигән.

Билгеләнгән көнне Хуҗаның Кара диңгезне эчеп бетерүен карарга бик күп халык җыйналган.

- Мин әзер, -  дигән Хуҗа байга.

- Алайса, кереш, -  дигән бай.

- Син бит билгеләнгән шартны үтәмисең. Башта син диңгезгә коя торган елгаларны туктат, чөнки мин диңгезне генә эчеп бетерүне үз өстемә алдым, -  дигән Хуҗа байга.

Бу шартны үти алмаганга күрә, байга кесәсендәге алтыннарны бушатып, Хуҗага бирергә туры килгән.

 

АША,ЧАПАНЫМ, АША

Бервакыт Хуҗа Насретдин чит бер шәһәргә баргач туйга очраган. Туй мәҗлесендә байлар Хуҗага ишек төбеннән генә урын биргәннәр һәм, Хуҗаның киеме начар булганга күрә, аңа аш-суның да байлардан калганы гына эләккән.

Икенче көнне Хуҗа бер кешедән яхшы чапан-чалма алып киенгән дә яңадан туй мәҗлесенә барган. Хуҗаны бу юлы түргә утыртканнар. Табын янында Хуҗа чапанының җиңенә пылау тутыра һәм:

 

- Аша, чапаным, аша. Пылавы бик тәмле, -  дип сөйләнә икән.

Моны күргән кешеләр, гаҗәпләнеп, Хуҗага сорау биргәннәр:

- Йә Хуҗа әфәнде, ни эшең бу? Нигә син пылауны җиңеңә тутырасың? -  дигәннәр.

Хуҗа:

- Сез бит кешенең үзеннән бигрәк, киеменә карап хөрмәт игәсез. Менә шуңа күрә чапанымны сыйлыйм, -  дигән.

 

ХУҖА БАЙНЫ НИЧЕК АЛДАГАН

Беркөнне Хуҗа Насретдин күршесендәге байга таба сорарга кергән.

- Бай әфәнде, син миңа бер өч көнгә файдаланып тору өчен таба биреп торчы, -  дигән.

- Вакытында кертсәң, алырсың, -  дигән бай.

Өч көн узгач,  бай Хуҗага табасын сорап кергән.  Хуҗа байның зур табасы эченә бер кечкенё генә таба салып биргән. Бай Хуҗага:

- Йә Хуҗа, мин сиңа бер генә таба биргән идем, ә син миңа ике таба бирәсең, ни өчен алай? -  дип сораган.

Хуҗа бер дә аптырамыйча, елмаеп кына:

- Бай әфәнде, син аңа бер дә аптырама, синең табаң буаз булган икән, миңа килгәч тә балалады, -  дигән.

Бай ике табаны да алып кайтып киткән. Берничә көннән соң, Хуҗа байга тагын кергән дә бу юлы зур казан сораган. Бай, өч көн файдаланып торырга дип, зур казанын биреп чыгарган.

Өч көн узгач, бай казанын сорап Хуҗага килгән.

Хуҗа инде бу юлы:

- Бай әфәнде, бик зур кайгы, казаның үлде бит, бик картайгая булса кирәк, -  дигән.

Бай бик ачуланып:

- һи надан, казанның үлгәнен кайда күргәнең бар?! - дип кычкырына башлагач, Хуҗа:

- һай ахмак, табаның, балалавына ышангач, казанның үлүенә дә ышан инде,  -  дигән.

 

ХУҖА НӘРСӘ ТУРЫНДА УЙЛЫЙ

Бер бай үзенең ялчысы Хуҗа белән калага килгән. Анда каракларның көн саен нәрсә булса да урлаулары турында ишеткән. Бай куркуыннан Хуҗага йокламаска, атын каравылларга кушкан.

- Ярар, баем! -  дигән Хуҗа.

Бай бер сәгать чамасы йоклагач, күзен ачып, хуҗадан:

- Йокламыйсыңмы? -  дип сораган. Хуҗа:

- Юк, баем, йокламыйм, -  дип җавап кайтарган.

- Ә ни турында уйлыйсың соң?

- Ничек итеп аллаһе тәгалә җирне суга сыйдырган, ә ни ечен ул җир суда батмый? Менә шул хакта уйлыйм, - дигән Хуҗа.

Бай тагын да йокыга киткән, ә төн урталарында йокысыннан уянып ялчысыннан:

- Әй, Хуҗа, йокламыйсыңмы? -  дип сораган.

- Юк, баем, йокламыйм.

- һаман уйлыйсыңмы?

- Уйлыйм, баем.

- Нәрсә турында уйлыйсың?

- Менә аллаһе тәгалә җирне күк белән каплаган, ә беркайда да терәк куймаган, ничек итеп җир өстендә күк тора икән, дим? Шул хакта уйлыйм.

Ә таң атар алдыннан бай йокысыннан уянган да Хуҗадан көлеп:

- Йә, хәзер ни турында уйлыйсың? -  дип сораган.

- Менә сезнең атыгызны урлап киткәннәр, хәзер атның иярен кайсыбыз күтәреп алып кайтыр икән? Шул хакта уйлап утырам,  -  дип җавап кайтарган Хуҗа.

 

ХУҖА ДӨРЕС ЭШЛӘГӘН

Хуҗа базардан кайтышлый бер янчык акча тапкан. Аны югары күтәреп:

- Кем акча югалтты? -  дип кычкырган. Халык арасыннан бер ярлы чыгып: "Бу акча минеке!" -  дигән. Ә икенче бер бай алга чыгып: "Юк, бу янчык минеке!" -

дигән.

Хуҗа, байга карап:

-  Дөресен әйт, бу янчык чыннан да синекеме? -  дип сораган.

Бай, мондый сорауга бик шатланып:

- Дөресен әйтәм, Хуҗа, янчык минеке, -  дигән. Хуҗа, ярлы белән байга карап:

- Алайса, мә, бай, ал! Янчык синеке, акча ярлыныкы, -  дип байга янчыкны, ярлыга акчаны биреп җибәргән.

 

ИШӘК ӨСТЕНДӘ

Хуҗа ишәгенә атланып базарга китеп барганда аның артыннан ат менгән бер бай килеп җиткән. Ул, Хуҗаны хурламакчы булып:

- Йә, ишәк өстендә бару ничек, әйбәтме? -  дип сораган.

- Атка атланган ишәккә караганда, акыллы баш булып, ишәккә атланып йөрү күңеллерәк, -  дип җавап кайтарган Хуҗа.

 

"СИННӘН ДӘ, АЛЛАДАН ДА КОТЫЛЫРМЫН"

Ачлык елны Хуҗа күршесендәге байга кереп ялварган:

- Йә күрше, син бай кеше. Минем гаиләм ачлыктан тилмерә. Син безгә ашарга берәр нәрсә биреп тор.

Хуҗага бай бернәрсә дә бирмәгән. Шуннан соң Хуҗа күршесенең көтүе кайтканын саклап торган да бер сарыгын тотып суйган.

Бай, сарыгын эзләп кергәндә, Хуҗа бала-чагалары белән пылау    ашап    утыра    икән. Ләкин Хуҗа сарык суюын танымаган. Шуннан соң бай Хуҗага:

- Теге дөньяда сиңа алла каршында да җавап бирергә туры килер. Минем сарыгым килеп чыгар да: "Мине Хуҗа урлады", -  дияр. Кеше малын урлаган өчен алла сине тәмугка кертер, -  дигән.

Хуҗа да аптырап калмаган:

- Әгәр дә теге дөньяда синең сарыгың килеп, мине Хуҗа урлады, дисә, мин аны шунда ук тотып алырмын да синең көтүеңә җибәрермен. Шулай итеп мин синнән дә, алладан да котылырмын, -  дигән.

 

ПЫЛАУ АРТЫННАН ГЫНА

Сәяхәт итеп йөргәндә Хуҗа күптәнге бер белеш баена кунарга кергән.

Бай үзенең кадерле кунагына урынны ничек тә яхшырак итеп җәяргә тырышып ыгы-зыгы килеп йөри икән. Ә юлдан ачыгып килгән Хуҗа Насретдин кайчан ашарга бирерләр икән инде дип көткән.

- Хөрмәтле Хуҗа, чәй эчәргә теләмисеңме? -  дип сораган бай.

Хуҗа Насретдинның бик ачуы килеп:

- Мин чәйне пылау артыннан гына эчәргә өйрәнгән шул, -  дигән.

 

ТӨБЕНДӘ ЮКМЫ

Хуҗа Насретдин бик саран байга хезмәтче булып кергән. Бай көндезге ашка бурда сыман бер нәрсә биргән. Анда берничә кишер сыман нәрсәдән башка берни дә юк икән. Хуҗа Насретдин урыныннан торган да чишенә башлаган.

- Нәрсә эшләргә җыенасың син, дус кеше? -  дип гаҗәпләнгән бай.

- Комачаулама әле. Мин табакка чумып карамакчы булам. Аның төбендә берәр кисәк ит юк микән? -  дигән Хуҗа.

 

ЗУР АЕРМА ЮК

Хуҗа Насретдин хезмәтче булып торган бай зарлана икән:

- Иң әйбәтен генә сайлап ун пот бодай орлыгын кышка дип чокырга күмеп куйган идем. Карасам, орлыгым харап булган, барысын да тычканнар ашап бетергән.

- Минем дә синнән көтәргә алып торган бодаем харап булган. Тик минекендә аз гына булса да аерма бар.

- Нинди аерма бар? -  дип сораган бай.

- Синең орлыгыңны тычканнар ашап бетергән булса, минекен балалар ашап бетергән, -  дигән Хуҗа.

 

ИШӘКЛӘР БАШЛЫГЫ

Хуҗа патша янында сөйләшеп утырган вакытта, патша-ның вәзире кереп: "Йә галиҗәнаб, сезнең Хуҗа Насретдин әфөнде турындагы указыгызны хәзер аңа тапшырырга мөмкинме?" -  дип сораган. Патша рөхсәт иткән. Хуҗа, үзенә бирелгән кәгазь төргәкне сүтеп, указны укыган. Анда Хуҗаның ишәкләр башлыгы итеп билгеләнүе турында язылган булган. Эшкә билгеләнгән чиновниклар гадәте буенча, Хуҗа патша имзасы өстенә сугылган мөһерне күзенә куеп алган. Аннары указны түбәтәе астына салып куйган да урыныннан торган һәм өч тапкыр иелеп патшаны сәламләгән. Шуннан соң Хуҗа патшадан югарырак урынга барып утырган. Патша гаҗәпләнеп:

- Йә Хуҗа, син яңа эшеңнән бик канәгать күренәсең, тик бер нәрсәне генә аңлый алмыйм -  ник син миннән югарырак җиргә барып утырдың? -  дигәч, Хуҗа:

- Син кул куйган указ буенча, минем синнән югарырак утырырга хакым бар, -  дип җавап кайтарган. Хуҗаның бу сүзеннән соң патша ярсып: "Хуҗа әфәнде, син тупас кына  түгел, оятсыз да икәнсең. Белмим, син үзеңә беркетелгән ишәктән бер адым ерак торасыңмы икән? -  дип кычкырган.

Хуҗа, бик тиз генә урыныннан сикереп торып, патша белөн үзе утырган араны үлчәгән дә:

 

КЫРЫК БЕРЕНЧЕ САРЫК ҺӘМ ТАПКЫР КӨТҮЧЕ

Бер бай Хуҗаны көтүче итеп яллаган һәм кырык бер баш сарыгын аңар тапшырган. Хуҗа сарыкларны җәй буен, көткән дә берсен суеп ашаган. Ә соңыннан инде сарыкларның берсен дә байга кайтармаска булган.

"Барыбер алар дөрес юл белән табылган мал түгел", -дип уйлаган Хуҗа.

Насретдин суеп ашаган сарык тиресен ябынган да байга, киткән.

Бай аңардан:

- Йә, минем сарыкларым ничек, исән-саулармы? -  дип сораган.

- Бәхетсезлеккә очрадым, кырык сарыгыгызның барысын да яшен сукты, -  дигән Хуҗа.

- Әй алла, исән калган кырык беренчесе кайда соң? -дигән бай.

- Анысының тиресен җилкәмә салып алып килдем бит әллә шуны да күрмисеңме? -  дигән Хуҗа.

 

БАЙ БЕЛӘН БӘХӘСЛӘШҮ

Көннәрнең берендә Хуҗа Насретдинга бер бай:

- Хуҗа әфәнде, әйдә бәхәсләшик әле, син мине алдый алырсыңмы икән? -  дигән.

- Әйдә, -  дип килешкән Хуҗа, -  әгәр алдый алсам нәрсә бирерсең соң? -  дигән.

Бай әйткән:

- Йөз чикләвек сатып алам, син мине алдый алсаң, алар сиңа булыр, алдый алмасаң, чикләвекләрнең бәясен син түләрсең, -  дигән. Хуҗа риза булган. Бай чикләвек өчен акча түләгән дә Хуҗа чикләвекләрне үз кесәсенә алып салган

Аннан, байга: "Өйдән акча алып килим әле", -  дигән дә йөгереп өенә кайтып киткән. Бай Хуҗаны көтә дә көтә икән. Бер сәгать көткән, ике сәгать үткән, өч сәгать узган, ә Хуҗа юк та юк. Көтә-кетә кич тә җиткән. Иртәгесен Хуҗа очрагач бай:

- Йә, кайчан алдашабыз инде? -  дип сораган.

Хуҗа:

- Йөз чикләвек өчен ике кат алдашмыйлар, кичә бер тапкыр алдадым бит инде, чикләвекләр минеке, -  диген дә китеп барган.

 

ХУҖА НАСРЕТДИННЫҢ БЕРЕНЧЕ ҮЛЕМЕ

Күршесендәге байга Хуҗа Насретдин шактый бурычлы икән. Менә шул бурычны түләр вакыт җиткән. Хуҗа хатынын акырып алган да:

- Хәзер үк күршегә кереп "Хуҗа үлде", дип әйт. Үлгән чакта: "Күрше минем акча алуым турындагы кәгазьне ертып ыргытсын. Югыйсә теге дөньяда мин аның якасына ябышырмын, дип васыять әйтеп калдырды дип әйт", -  диген.

Хатыны Хуҗа кушканның барысын да үтәгән. Бай янында шундый каты итеп елаган, хәтта бай: "Әллә чынлап та үлгән инде бу?" -  дип, Хуҗаның өенә кергән.

Хуҗа Насретдин, үлгән булып, идән уртасында сузылып ята икән.

Башка күршеләр дә җыелганнар. Бай Хуҗаны селкеткәлоп карый башлагач, тегеләр байга бик каты ачуланганнар. Шуннан соң бай Хуҗаның акча алуы турындагы кәгазьне ертып ташларга мәҗбүр булган.

Хуҗа шул минутта ук сикереп торган да:

- Йа хода, сиңа миннән мең-мең рәхмәтләр булсын. Син мине әҗәлдән дә, бурычтан да коткардың! -  дип бии башлаган.

 

ХУҖА БАЙНЫ КӘКРЕ КАЕНГА ТЕРӘТКӘН

Бервакыт Хуҗа зыяраттагы каен агачына сөялеп тора кон. Хуҗа янына бер бай килеп:

- Йә Хуҗа, мине бер алдап кара әле, -  дигән.

- Алдавын алдар идем дә бит, алдар капчыгым өйдә алган,- дип җавап кайтарган Хуҗа.

- Бар, алдар капчыгыңны алып кил, -  дигән бай.

- Килүен килер идем дә, менә бу каенны терәп торырга кирәк, югыйсә ул ава, -  дигән Хуҗа.

- Бар, алып кил, узем терәп торырмын, -  дигән бай

- Кара аны, аударасы булма, югыйсә аударып мәетләрне куркытырсың, -  дигән Хуҗа. Шуннан сон, Хуҗа өенә киткән дә ятып йоклаган. Бай бер сәгать көткән, ике, өч, дүрт, биш сәгать буена каенны терәп торган. Ахырда түзмәгән, кинә кузгалып киткән һәм куркуыннан аяклары җиргә тияр-тимәс йөгергән. Байтак киткәч, артына борылып караса, ни күз белән күрсен, каен аву түгел, селкенми дә икән. Шунда гын бай үзенең бик нык алданганлыгын аңлаган.

 

АЛТЫН ШИКЕЛЛЕ КАДЕРЛЕ

Патша үзенең бердәнбер кызын кияүгә биргәч, туйга Хуҗа Насретдинны да чакырган булган. Хуҗа бүләккә алы барырга дип бер иске поднос хәзерләп куйган. Туй буласы көнгә өрек-җимеш тә пешеп өлгергән. Хуҗа бакчасыннан иң эре, иң яхшы, иң пешкән өрекләрне җыеп подноска бер кат итеп тезгән дә туйга киткән. Юлда барганда подностап өрекләр тәгәрәшә башлаганнар. Хуҗа аларга:

- Уйнамагыз, шаярмагыз, югыйсә барыгызны да аша бетерермен, -  дип әйтсә дә, өрекләр Хуҗаның сүзе тыңламаганнар, һаман тәгәрәгәннәр. Хуҗа түзмәгән өрекләрне берәм-берәм ашаган. Патша сарае янына җиткәндә бары тик дүрт өрек калган. Хуҗа аларны подносның дүрт почмагына куеп патша янына кергән. Бүләкләрне күргәч патша Хуҗадан:

- Йә Хуҗа, нишләп бүләк өрекләрең дүртәү генә? Үзеңнең өрек бакчаң була торып, күбрәк китерергә кызгандыңмыни? -  дигән.

Хуҗа патшага:

- Әй падишаһым, подносны кызганмаганны, өрекләр кызганаммы соң. Бары тик юлда килгәндә, подноста бик шаяра башладылар, сабырсызландылар. Мин аларны ашадым да менә шушы дүрт сабырлысын гына калдырдым. Сезнең дүртегезгә: үзеңә, җәмәгатеңә, кызың белән киявеңә булсын. Алтын шикелле кадерле, шушы өрекләр шикелле сабыр булыгыз, дип китердем,  -  дигән.

 

УРЫНЛЫ ҖАВАП

Көннәрнең берендә Хуҗа Насретдин, үзенең ишәген; атланып, каядыр бара икән. Моны күргән бай күршесе, Хуҗага һәм аның ишәгенә карап, икесенә берьюлы сорау биргән:

- Сез, ике дус, кайларга таба юнәлдегез? -  дигән.

Хуҗа   байның  тел   төбен   аңлаган.   Ишәгеннән   төшкән аның тезгенен байга тоттырып:

- Кызганычка каршы, мин үзебезнең сәяхәтебезнең максаты турыңда бөтенләй онытканмын икән. Мин хәзер йөгереп кенә өйгә кайтып, ул турыда хатынымнан сорап килим әле, ә сез биредә сөйләшә торыгыз. Сезнең икегезгә дә күңелле булыр. Серегез килешер, чөнки сез икегез дә бер нәселдән ич. Юкса минем ишәгем: "Туйганчы бер сөйләшерлек җан иясе булган дусны очратсаң иде", -  дип йөри иде, -  дигән.

 

КЕМ БӨЕГРӘК?

Бервакытны Хуҗа Насретдиннан:

- Әйт әле, Хуҗа, патшамы, әллә крестьянмы, кайсы бөегрәк? -  дип сораганнар.

- Юләр сорау, -  дигән Хуҗа, -  билгеле, крестьян. Әгәр крестьян иген икмәсә, барлык патшалар да ачтан үлеп бетәрләр иде, -  дигән.

 

ХУҖАНЫҢ "АКЫЛЛЫ" КУЯННАРЫ

Беркөнне Хуҗа акчасы беткәч үзенең таныш аучысына барып ике тере куян сорап алып кайткан да хатынына:

- Мин бу куяннарның берсен байга алып барам, ә син сарык шулпасы һәм пәрәмәч пешер. Без бай белән бергә кайтырбыз. Бай синнән: "Минем кунакка килгәнемне каян белдең?" -  дип сораса, куян әйтте, диярсең дә менә бу мин калдырган куянны күрсәтерсең, -  дигән.

Бай янына баргач, Хуҗа сүз башлаган:

- Безгә барабызмы әллә, бай? Минем хатын безгә аш хәзерләп куяр.

- Хатының безнең киләсен ничек белер икән? -  дигән бай. Ә Хуҗа:

- Менә шушы капчык эчендәге куян, күз ачып йомганчы өйгә кайтып, безнең кайтасын һәм нәрсә пешерергә кирәклеген хатыныма әйтер, -  дигән.

Бай аптыраган, ышанасы килмәгән. Хуҗа гаҗәпләнеп:

- Син шушы көнгә кадәр минем куян турында белми идеңмени? Аның акылы безнең мулланың акылы кадәр. Менә хәзер әйт, син нәрсә ашар идең? -  дигән.

Бай:

- Пәрәмәч ашар идем, -  дигән.

Хуҗа:

- Ә мин сарык шулпасы ашарга телим, - дигән дә капчыктан куянны чыгарып, аның, колагына:

- Хәзер кайт та хатынга әйт, ул без кайтуга пәрәмәч һәм сарык итеннән шулпа пешереп куйсын, - дигән дә куянны ишектән чыгарып җибәргән.

- Ышанмыйм мин, урманга качар ул куяның, - дигән бай.

- Ышанмасаң, менә күрерсең, -  дигән Хуҗа һәм байны өенә алып киткән.

Болар килеп керү белән, бай өстәлдәге пәрәмәч һәм сарык шулпасын күреп аптыраган. Сәке астында тыныч кына утырган куян аны бигрәк тә гаҗәпкә калдырган.

- Йә Хуҗа, синең куяның чыннан да могҗизалы икән, сат миңа аны, -  дигән. Хуҗа:

- Ай,  мондый куянны сатарга ярыймы соң?! -  дигән

- Әгәр мин синең куяныңа йөз  сум бирсәм?  -  дигән бай.

- Юк, юк! - дигән Хуҗа.

- Ике йөзне бирсәм?

- Әйттем бит, куянымны сатмыйм дип, юкка сорыйсың. Байның аның саен куянны аласы килгән.

- Биш йөз сум бирәм, зинһар сат инде, -  диген бай.

Ә Хуҗа һаман үз сүзендә торган. Бай, җиде йөз, сигез йөз  сум биреп  караса да,  Хуҗа  риза  булмаган.  Ахырында бай мең сум бирергә булган. Шуннан Хуҗа:

- Ярый,   дуслыгыбыз   хакына   сатсам   сатыйм   инде,   -  дигән. Бай мең сум акчаны санап биргән дө:

- Йә,   хәзер   инде куян  безгә  барып,   минем  хатынга әйтсен. Сезгә нәрсә пешерсен -  әйтегез,  -  дигән.

Хуҗа да нәрсә ашарга теләгәнен белдергән. Шуннан  бай   куянның  колагына  нидер  пышылдаган да чыгарып җибәргән.

Бай  белән  Хуҗа  байның  өенә  киткәннәр.   Бай  ишекне ачу белән:

- Йә  хатын, без  теләгән ашлар  пешерелдеме?  -  дип сораган.

- Мин аны каян белим, белгән булсам, пешереп куйган булыр идем,  -  дигән бай хатыны.

- Мин җибәргән куян сиңа килеп әйтмәдемени? -  дигән бай.

Хатын бернинди дә куянның килмәгәнлеген әйткәч, бай төрле сүзләр белән орышып, Хуҗадан акчасын кире сорый башлаган.

Хуҗа:

- Син соң куянның колагына нәрсә әйттең? -  дип сораган.

- Без килгәнче хатыным пилмән белән пылау пешереп куйсын дип әйтергә куштым.

- Башка бер суз дә әйтмәдеңме?

-  Юк, башка бернәрсә дә әйтмәдем,  -  дигән бай.

Шуннан, Хуҗа көлеп:

- Их син, юләр, юләр! Соң, адресыңны әйтмәгәч, ул синең өеңне каян белсен, менә хәзер тот инде куянның койрыгын, -  дигән.

 

БАЙ ӨЕ ЯНЫНДА

Хуҗа Насретдин чит шәһәргә баргач, андагы бик зур йортларны күреп, исе киткән. Ул бер йорт янына барып баскан да, аның матурлыгына хәйран калып, баскан урыныннан китә алмыйча бик озак карап торган.

Шулвакыт капкадай йортның хуҗасы килеп чыккан. Ул юан, зур корсаклы бер кеше икән. Бай үзенең йорты янында аптырап торган Хуҗадан:

- Сиңа нәрсә кирәк? -  дип сорагач, Хуҗа:

- Менә бу йортны карап торам әле. Бигрәк зур икән. Әйт әле, зинһар, бу өйдә нәрсәләр бар? -  дин сораган.

- Бу -  тегермән, -  дигән юан кеше, Хуҗаны мыскыл итмәкче булып. Хуҗа аның бу көлүен аңлап алган да:

- Үзем дә шулай дип уйлаган идем. Болай булгач, бу тегермәндәге ишәкләр дә шулай ук тупаслардыр инде, -  дигән.

 

ХУҖАНЫҢ ЭШЛӘРЕ ҖАЙЛАНА

Беркөнне Хуҗа тәрәзәдән карап торганда бурыч сорап килүче сәүдәгәрне күргән. Тиз генә хатынын чакырып:

- Хатын, сәүдәгәрне ничек тә кире җибәрергә тырыш, берәр сүз тап инде шунда, -  дигән.

Сәүдәгәр ишек шакыган. Хатын:

- Кем бар анда? -  дип сораган.

Сәүдәгәр ачуланып:

- Танымаганга салышмагыз, бу ишек төбенә йөз тапкыр киләмдер инде, ә акчаны һаман алып булмый. Чакыр Хуҗаны,  -  дип кычкырган.

Хуҗаның хатыны болай дигән:

- Син  хаклы,  сәүдәгәр әфәнде.  Ләкин  Хуҗа  өйдә  юк бит. Аңа әйтә торган сүзне миңа әйт. Ул сиңа булган бурычны бүген үк туләмәкче иде дә акча туплап өлгермәде шул. Хәзер акча җыя башладык инде. Капка төбенә тимерчыбыклар куймакчы булабыз. Көтү шул җирдән үткән вакытта без куйган тимерчыбыкларга кагылган сарыкларның йоннары сыдырылып калыр. Ул йонны мин эрләрмен, ә Хуҗа аны сатар да сиңа булган бурычын түләр.

Сәүдәгәр бурычын алудан өмет өзгән һәм ирексездән көлеп җибәргән. Сәүдәгәрнең көлгәнен ишеткәч, Хуҗа килеп чыккан да елмаеп:

-  Күрәсеңме, дус кеше, Хуҗаның эшләре җайлана бит, -  дигән.

 

ХУҖА БАЙНЫ НИЧЕК ҖЫЛЫТКАН?

Бер бай яхшы атка атланып барганда Хуҗаны очратып аннан:

-  Йә Хуҗа, мин шушындый яхшы итеп киенүемә карамастан, гел туңам. Ә менә синең киемнәрең тишек-тошык, шуңа карамастан син туңмыйсың, моның сәбәбе нәрсәдә икән? -  дип сораган.

Хуҗа байга болай дип җавап кайтарган: -  Бөтен хикмәт әнә шул тишек-тошыкларда да инде. Минем киемем аша кергән салкын әнә шул тишекләрдән чыгып китә. Синең киемеңдә тишек-тошык булмагач, кергән салкын, чыгарга тишек таба алмыйча, торып кала да сине туңдырып йертә.

Шул җаваптан соң ахмак бай үз киемен Хуҗаның алама киемнәренә алмаштырган, ди.

 

ДӨЯ МУНЧА КЕРӘ

Хуҗа мунчага килгәч, мунчачы аны кертмәгән. "Монда  хәзер әмир белән  иң зур  казый  килә,  мунчада зурлар юынган  чакта,  бәләкәйләргә керергә рөхсәт юк!" -  дигән.

Хуҗа каршы килмәгән. Ләкин шунда ук базарга барып бер зур дөя алган да аны бик матур итеп бизәп, мунчага алып киткән

Хуҗа дөясен үзе артыннан җитәкләп мунча ишегеннән кертә башлагач, мунчачы моңа шаккатып:

- Бу нинди хикмәт тагы? -  дигән.

- Берни дә түгел, минем дөям иң зур казый белән әмиргә караганда да зуррак, шулай ук матур итеп киендерелгән, ә чалмасы хәтта озынрак та! Юынырга дип монда хәтле килгәч, аны мунчага кертмәскә синең ни хакың бар? -  дигән Хуҗа.

 

ТӨШ ЮРАУ

Әмир    төшендә    үзенең    теше    төшкәнен    күргәч    төш юраучыны чакырткан. Төш юраучы әмирнең төшен юрап:

- Дөресен әйтмичә булдыра алмыйм. Сезнең балаларыгыз һәм барлык туганнарыгыз сездән алда үлеп бетәчәк, -  дигән.

Төшне мондый күңелсез итеп юраганы өчен әмир төш юраучыны асарга кушкан. Аны асканнан соң әмир, Хуҗа белән очрашып, аңа:

- Хуҗа әфәнде, син минем гаҗәп бер төшемнең мәгънәсен аңлатып бирмәссеңме? -  дигән. Хуҗа аны тыңлап, бераз уйланганнан соң:

- Төшегез яхшы! Төшегезгә караганда, сез бу дөньяда үзегезнең балаларыгыз һәм барлык туганнарыгыздан күбрәк яшәячәксез. Тик сез үтерткән гаепсез төш юраучының рухы сезгә гомер буена тынгылык бирмәячәк, -  дигән.

 

"БЕР СУМЫҢНЫ КИРЕ КАЙТАРЫП БИРӘМ"

Бер бай Хуҗага биш сум акча биргән һәм әйткән:

- Биш вакыт намаз укыган вакытта миңа хәерле сәүдә теләп дога кыл, -  дигән.

Хуҗа биш сумның бер сумын байның үзенә кире кайтарып биргән дә:

- Төннәр кыска хәзер, алла үзе ярлыкасын, минем намазның рәте чамалы. Иртәнге намазга тора алмыйм мин. Шуңа күрә синнән дүрт вакыт намаз өчен дүрт сумыңны алам, бер сумыңны үзеңә кайтарып бирем, -  дигән.

 

ХУҖА БЕЛӘН КАЗЫЙ

Бер бай туй үткәргән. Ул казыйны туйга чакырырга дип Хуҗаны җибәргән. Хуҗа, гадәте буенча, казыйның өенә һич тартынмыйча барып кергәч, казый кызып китеп Хуҗага:

- Мине туйга чакырырга синең кебек ишәкне җибәрмәсә, байның башка юньлерәк кешесе юк идемени? -  дигән.

Хуҗа казыйга:

- Әфәндем! Бай үзенең барлык хезмәтчеләрен кешеләр чакырырга җибәрде, ә миңа сине чакырырга кушты, -  дигән.

 

КӨЗГЕГӘ КАРА

Бер суфый Хуҗадан көлмәкче булып:

- Сезне һәрвакыт шайтан белән очраша, диләр. Кайда була сон, ул шайтан? -  дигән.

- Шайтан күрәсең килсә,  суфый әфәнде,  көзгегә кара, - дигән Хуҗа.

 

ИШЕКТӘ -  ИШӘК

Беркөнне  Хуҗага  мулла  килгән.   Хуҗаны  өендә  очрата алмагач, аның өй ишегенә "ишәк", дип язып киткән. Икенче көнне Хуҗа мулланы урамда очратып:

- Кичә мине эзләп өемә килгәнсең икән,  -  дигән.

- Кем әйтте?

- Ишеккә исемеңне язып киткәнсең бит, шуннан белдем, - дигән Хуҗа.

 

ХУҖА ТӨШ ЮРЫЙ

Акылга җиңел бер күршесе, Хуҗаны кызык итәргә теләп, төн уртасында аның ишеген кагып йокысыннан уяткан. Хуҗа, үиспең татлы йокысыннан уянып, ишеген ачса, күршесе аңа төшен сөйли башлаган:

- Йә Хуҗа! Бүген төшемдә бер тычкан авызыма кереп китте. Бу ни булыр икән? -  дип сораган.

- Ни булсын, ди, сиңа бер тере песи йотарга туры килер, -  дигән Хуҗа.

 

ИШӘК КАЗЫЙ БУЛГАН

Хуҗа Насретдин беркөнне ишәген югалткан да урамда очраган кешеләрдән: "Минем ишәгемне күрмәдегезме?" -  дип сорап йөри икән. Бер кеше әйткән: "Әй, әфәнде, мин күрдем. Синең ишәгең фәлән мәхәлләдә казый булган", -  дигән. Хуҗа:

- Юк, минем ишәгем казый булмас, чөнки ул казыйлардан акыллырак, -  дигән.

 

ХУҖА, КАЗЫЙ ҺӘМ СӘҮДӘГӘР

Бервакыт Хуҗа казый белән сәүдәгәрне очраткан. Казый сораган: "Йә Хуҗа, "кем күп сөйли, шул ялгыша", -  диләр. Коръән укыганда синең ялгышканың булмадымы?" -  Хуҗа бер дә уйлап тормыйча: "Бар. Коръәннең аять китергәндә: "Ике казый ут эчендә" диясе урынга, "казый ут эчендә", дип җибәргәнмен. Икенче бер тапкыр тагын да ныграк ялгышканмын. "Чын ялганчылар тамугтадыр" диясе урынга мин: "Чын ялганчылар сәүдәгәрләрдер" дип әйткәнмен. Шулай итеп, Хуҗа аларның икесен дә оялткан.

- Әйе, -  дигән казый, -  сиңа җавап табып булмый. Син, теләсәң -  акыл иясе, яисә -  үгездән дә аңгыра була аласың.

Казыйның    бу    сүзләреннән    соң    Хуҗа    казый    белән сәүдәгәрнең уртасына килеп баскан да болай дигән: "Юк, син арттырып җибәрәсең, казый әфәнде. Мин синең кебек яла ягучы түгел". Аннары Хуҗа, башы белән сәүдәгәргә таба ымлап: "Моның кебек үк үгез дә түгел, мин менә икегезнең уртасындагы бер бәндәмен", -  дигән.

 

ДӨРЕС ЭШЛӘГӘНСЕҢ

Хуҗага үлгән кешеләрне юып көн күрергә дә туры килгән. Ләкин шәһәр башлыгы аңа һич тә тынычлык бирмәгән, гел бәйләнеп торган. Бервакыт шәһәр башлыгы, Хуҗаны урамда очратып, түбәндәге сорауларны яударган: "Намаз укыйсыңмы? Ураза тотасыңмы? Йә әйт әле, мөселманлыгыңны нәрсә белән исбат итә аласың? Муллаларга сәдака бирәсеңме? Ни өчен моңа кадәр хаҗга бармадың?"

Хуҗа бу сорауларга җавап биреп тә өлгермәгән, шәһәр башлыгы: "Мәет юганда нинди дога укыйсың?" -  дип, тагын бер сорау биргән. Хуҗа аңа: "Мәетнең колагына акрын гына: үлеп дәрес эшләгәнсең син. Югыйсә шәһәр башлыгы тузга язмаган сораулар биреп, синең дә миеңне черетеп бетергән булыр иде, дип әйтәм",  -  дигән.

 

ФАТИХА

Хуҗа Насретдин байга ялланып эшләгән. Кыш җитеп хуҗалыкта эшләр беткәч, исәп-хисапны өзәр өчен Хуҗаны чакыртып алган да:

- Йә Хуҗа, -  дигән, -  тияреңне ал да үз көнеңне үзең күр. Менә сиңа фәлән пот икмәк, фәлән тәңкә акча һәм шулар белән сиңа үземнең фатихамны бирәм.

Байның сүзләрен үзенчә аңлаган Хуҗа:

- Юк инде, кияүгә барып кайткан Фатихаң үзеңә булсын, -  дигән.

Фатиха  -  а)  яхшы теләк, хуплау;  б)  хатын - кыз исеме.

 

КЫЙНАП ХӘЛВӘ АШАТАЛАР

Беркөнне   Хуҗа,    бер   шәһәргә   барып,    хәлвә   сатучы кешенең кибетенә кергән дә хәлвә ашый башлаган.

Кибетче:

- Әй, адәм, син нигә сорамыйча кеше хәлвәсен ашыйсың? -  дип, Хуҗаны кыйный башлаган.

Хуҗа аңа-моңа игътибар итмичә һаман ашый биргән һәм хәлвәне ашап туйгач:

- Ай-һай, шәһәрегез бик яхшы икән, монда хәлвәне кыйный-кыйный ашаталар икән, -  дип кибеттән чыгып киткән.

 

ХУҖА МАГАЗИНДА

Хуңа ювелир магазины янына килеп, витринага куйган кыйммәтле товарларга карап тора икән. Сатучы аны шаяртмакчы булып:

- Йә, нәрсә карап торасың, Хуҗа? -  дип сорагач, Хуҗа аңа:

- Менә бу кыйммәтле товарларны карыйм, минемчә, бу ювелир магазины, ахры, -  дигән.

- Юк, син начар күрәсең,  Хуҗа, бу  ювелир магазины түгел, ә ит кибете,  монда ишәк башлары сатыла,  -     ди сатучы, көлеп.

Хуҗа уйлап тормыйча:

- Син бик яхшы сатучы икәнсең,  -  дин куйган.

- Ә син аны каян белдең? -  дигәч,  Хуҗа, сатучының башына төртеп күрсәтеп:

- Инде аңлашыла, күреп торам: шушындый зур кибеттә бары тик бер генә ишәк башы калган икән. Бүтәннәре сатылып беткән ахры, -  дигән.

 

ХУҖА АКЧА БИРЕП ТОРУЧЫНЫ ОЯЛТКАН

Насретдинның бер сәүдәгәргә илле өч сум бурычы булган. Бик күп вакыт үтеп китсә дә, ул бурычын һаман түли алмый икән.

Менә беркөнне Хуҗа үзенең дус-ишләре белән базарда йөргәндә, теге сәүдәгәр, Хуҗа каршысына килеп, алачагын сорый башлаган. Насретдин исә аны һаман күрмәмешкә салыша икән.

Сәүдәгәр бик каты гарьләнеп:

- Бурычыгызны хәзер үк түләмәсәгез, мин кешеләр бар дип тормам, җәнҗал күтәрермен, -  дигән.

Хуҗа аңа таба борылган да:

- Их син, юләр, нигә шулхәтле кызасың? Мин сиңа күпме бурычлы әле? -  дигән.

- Илле өч сум, -  дигән сәүдәгәр.

- Бик шәп. Егерме биш сумын иртәгә үк килеп алырсың, бөрсекөнгә тагын егерме бишен алып китәрсең. Ничә сум кала?

- Өч сум.

- Менә күрәсеңме, өч сум өчен кешеләр алдында җәнҗал куптарырга аз гына да оят түгелме сиңа? -  дигән Хуҗа һәм китеп тә барган.

 

ХУҖАНЫҢ БЕР ЯРЛЫНЫ БӘЛАДӘН КОТКАРУЫ

Бер ярлы кеше ашханә ишегеннән бик тәмле аш исе килүен сизгән. Ишеккә якынрак килеп, шул тәмле исне исни-исни, кесәсендәге икмәк катысын ашарга тотынган.

Ашханә хуҗасы чыккан да, тәмле аш исен иснәгән өчен, ярлыга акча түләргә кушкан.

- Нәрсә эчен түләргә? -  дип гаҗәпләнгән ярлы.

- Ничек, нәрсә өчен? Син әллә тәмле исне бушлай гына иснәмәкче буласыңмы? -  дигән бай.

Ярлы, түләүдән баш тарткач, ашханә хуҗасы аны якасыннан тотып судьяга алып бара башлаган.

Нәкъ шул чак Хуҗа Насретдин узып бара икән. Ул аларның яннарына килгән дә бәхәсләшүләренең сәбәбен сораган.

-  Менә бу әшәке нәрсә минем ашханәмнән чыккан тәмле ис белән туенды, шуңа акча түләми,  -  дигән бай.

- Тынычланыгыз, хәзер мин сезнең бәхәсегезне хәл кылам. Бу кешедән син күпме сорыйсың? -  дигән Хуҗа байга.

- Ике сум, -  дигән бай.

- Китер бирегәрәк колагыңны, -  дигән Хуҗа.

Кесәсеннән   ике   сумлык   көмеш   алып,   ашханә   тотучы

байның  колак   төбенә  китереп  чылтыраткан  да  акчаларын кире кесәсенә салын куйган.

- Шуның белән сезнең эш бетте, тигезләнде. Аш исен сатучы байга акча чылтыраган тавыш та җитеп торыр, -  дигән Хуҗа.

 

ХУҖАНЫҢ УЛЫНА ВАСЫЯТЕ

Хуҗа, улына васыять итеп:

- Мин үлгәч, мине иске кәфенгә чорнап, иске кабергә күмегез, -  дигән.

Улы аптырап:

- Ни өчен иске кабергә? -  дигәч, Хуҗа:

- Иске кәфен белән иске кабергә күмгәч, фәрештәләр, бу кеше күптән үлгән икән инде дип, төрле сорау белән мине борчымаслар,  -  дип җавап биргән.

 

ХУҖА НАСРЕТДИННЫҢ ВАСЫЯТЕ

Бервакыт    Хуҗа    бик    каты    авырып    киткән.    Үзенең күршеләрен һәм дусларын чакырып:

- Менә нәрсә,  дусларым,  мин  үлгәч,  мине гадәттәгечә күммичә, йөзтүбән күмегез,  -  дигән.

Дуслары гаҗәпләнеп:

- Ни өчен алай? -  дип сораганнар.

- Коръән әйтүенчә, ахырзаман җиткәч, җирнең асты өскә килер. Шулвакыт барлык ахмакларның йөзләре түбән булыр, аякларын югары күтәреп ятарлар, бары тик мин генә кеше кебек әйбәт итеп ятармын, -  дигән.

 

АЛЛА ӨЕ

Хуҗа, эштән арып кайтып, ял итеп ята икән. Шулвакыт ишек шакыганнар. "Кем бар?" дип, Хуҗа берничә тапкыр кычкырса да, җавап бирүче булмаган. Шуннан Хуҗа үзе торып ишекне ачса, анда яшел чапан, чалма кигән бер адәм тора икән.

- Нәрсә кирәк сиңа? -  дигән Хуҗа.

- Мин алла кунагы, мин бүген синдә кунарга телим, - дигән чалмалы.

Хуҗа аны ияртеп мәчет янына алып барган.

- Менә алланың өе! Әгәр дә син алла кунагы икәнсең, шушында кунарга тиешсең, -  дигән.

 

ТЕЛӘСӘҢ КАЯН БАР

Беркөнне Хуҗадан:

- Җеназа алып барганда, табутның алдыннан барыргамы, әллә артыннанмы? -  дип сораганнар.

- Теләсәң каян барырга ярый, тик табутның эчендә генә бармаска кирәк, -  дигән Хуҗа.

 

ХУҖА ҺӘМ "КҮРӘЗӘЧЕ"

Хуҗа Насретдин, утыны беткәч, балта алып урманга утынга киткән. Урманда бер агачка менеп, үзе утырган ботакны чаба башлаган. Моны бер узып баручы күреп:

- Әй, Хуҗа абзый, ник алай чабасың, егылып төшәсең бит! -  дип кычкырган.

Хуҗа аңа:

- Нишләп егылыйм, мин нык утырам ич! -  дип, эшен дәвам иткән.

Теге кеше үз юлына китеп барган. Озак та үтмәгән, Хуҗа агач башыннан егылып төшкән дә: "Егылуымны белде, үләсемне дә белмиме икән?" Дип, ишәгенә атланып, теге кеше артыннан чапкан. Барып җиткәч:

- Син минем егыласымны кайдан белдең? -  дигән. Теге кеше:

- Мин күрәзәче бит, -  дигән.

Хуҗа аңардан:

- Минем кайчан үләсемне беләсеңме? -  дип сораган.

Теге кеше:

- Ишәгең өч тапкыр пошкыргач үләрсең, -  дип җавап биргән. Шуннан соң Хуҗа ышаныр-ышанмас кына кире урманга барып ишәгенә күп итеп утын теягән дә, утын өстенә менеп утырып, кайтып киткән. Кайтканда, йөк авыр булганлыктан, ишәк бер тапкыр пошкырып җибәргән.

Хуҗа үз-үзенә: "Уф,башым әйләнеп китте, үлемем якынлаша икән", - дип сөйләнә башлаган.

Тау менгән чакта ишәк тагын тапкыр бер пошкырган. Хуҗа: "Минем ярты үлемем шушында икөн", -  дип уйлап куйган. Күпергә килеп керүгә ишәк өченче тапкыр пошкыр-ган. Хуҗа үз-үзенә: "Минем үлүем шушыдыр инде", -  дип сөйләнә-сөйләнә күпер астына тәгәрәп киткән. Нәкъ шул вакытта авылның бер бае алма төяп базардан кайтып киле икән. Байның аты, күпер астындагы Хуҗадан өркеп, алма төягән йөкне аударган да чапкан. Алмалар Хуҗа өстенә тәгәрәгәннәр.

Хуҗа, алмаларны күреп, үз-үзенә: "Әһә, оҗмах дигәннәре шушы була икән инде", -  дип сайлап-сайлап алма ашый башлаган. Озак та үтмәгән, бай белән хезмәтче күпер астына коелган алмаларны җыярга төшсәләр, Хуҗаның алма ашап торганын күргәннәр дә: "Безнең атны син өркеткәнсең икән!" -  дип, Хуҗаны кыйный башлаганнар.

Хуҗа:

-  Оҗмах нигъмәтләре татлы икән. Ә гүр газаплары ачы икән,  -  дип, тиз генә качып киткән.

 

ХУҖА ҺӘМ ПАРАШЮТЧЫ КЫЗ

Хуҗа Насретдинның хатыны үлгән икән. Шуннан ул беркөнне кырга чыккан да алладан үзенә яшь хатын сорап дога кылган. Шул вакыт күктән аэроплан очып киткән һәм аэропланнан аерылып парашютта бер кеше төшә башлаган. Ул дога кылып торучы Хуҗаның алдына ук килеп төшкән. Хуҗа яхшылап караса -  парашютта төшүче зифа буйлы, кара күзле, алсу йөзле бер кыз.

- Минем догам кабул булган икән, -  дип, Хуҗа Насретдин кыз янына йөгереп барган да кулыннан тотып:

- Әйдә, җаным, өйгә кайтыйк, син минем хатыным булдың инде, -  дип өстери башлаган. Кыз аптыраган:

- Мин аэропланнан парашютта төштем бит! -  дигән.

Хуҗа:

- Теләсә нәрсәдә төшерсә дә ходайның иркендә. Анысында минем эшем юк. Мин алладан яшь хатын сорадым, догам кабул булды, син минем хатыным буласың инде, - дигән.

 

МӘЧЕТ ИШЕГЕ

Мәхәллә мулласы Хуҗаны мәчеткә ястү намазы укырга алып киткән. Караклар, моны күреп, Хуҗаның өй ишеген алып качканнар. Хуҗа мәчеттән кайтса, ишеге юк. Моңа бик ачуы килеп, төнлә мәчеткә барган да, мәчет ишеген алып кайтып үзенең өй ишеге урынына куйган. Мулла иртәнге намазга килсә, ни күзе белән күрсен -  мәчетнең ишеге юк. Ишекне эзләп йери торгач, аны Хуҗаның ей ишеге урынында табып, Хуҗаны чакырып алган да:

- Мәчетнең ишеген нигә алып кайттың? -  дип сораган.

Хуҗа муллага:

- Мәчеткә барырга һич аягым тартмаган иде, минем ризалыгымнан башка алып бардыгыз. Мәчеткә барып намаз укуым аркасында, ишегем югалды. Әгәр дә мәчетегез ишегемне табып бирсә, мин дә аның ишеген кайтарып бирермен, -  дигән.

 

ҮЗ ӨСТЕМӘ АЛАМ

Җәйнең матур бер көнендә Хуҗа, дуслары белән, сәйранга күңел ачарга чыккан. Алар ашаганнар, эчкәннәр. Кыскасы, яхшы ук сыйланганнар. Ләкин кайтасылары килмәгән, мәҗлесне дәвам иттерергә булганнар. Берсе әйткән:

- Мин кибеттән казылык белән хәмер алып киләм.

Икенче берсе:

- Ә мин салат, әпилсин һәм хәмер дә алырмын, - дигән.

Шулай итеп, барысы да берәр нәрсә алып килергә булганнар. Хуҗа эндәшмәгәч, аннан сораганнар:

- Йә Хуҗа, сиңа да берәр нәрсә алырга кирәк булыр бит.

Хуҗа:

- Мин сезнең барыгызның да бүген кылган гөнаһларыгыз өчен алла каршында җавап бирүне үз өстемә алам, -  дигән.

 

ЙӘ ЯВАР, ЙӘ ЯУМАС

Кич белән Хуҗа хатынына:

- Әгәр дә иртәгә яңгыр яуса, урманга утынга барам, яңгыр яумаса,  кырга җир сөрергә барам,  -  дигән.

- Андый вакытта "алла боерса" дип сөйләргә кирәк, -  дигән хатыны.

- Алла боерса да, боермаса да, иртәгә ике эшнең берсен эшли алам инде. һәрхәлдә, икенең берсе булыр: яңгыр йә явар, йә яумас, -  дигән Хуҗа.

 

ТЕГЕ ДӨНЬЯДА ДА ТАЛЫЙЛАР ИКӘН

Хуҗаның теге дөньяда ниләр барлыгын беләсе килгән. Шул максат белән ул,  каберлеккә барып, бер иске каберне тазартып, күршедәге кабер ташын алып баш очына утырткан да кабер эченә кереп яткан.

Төнлә каберлеккә кәфен салдырып йөрүче ике карак килгән. Ташны алып, кабер эченә кергәннәр.

Хуҗа, бу каракларны Мөнкир белән Нәкир сорау алырга килделәр дип белеп, аларның сорауларына җавап бирерп әзерләнеп яткан.

Ләкин караклар, Хуҗадан берни турында да сорамыйча. аның чалмасын, чапанын, күлмәген, ыштанын һәм читек белән кәвешен салдыра башлаганнар. Каракларның берсе икенчесенә: "Башка үлекләрдән дүртәр аршин кәфенлек кеш салдырып ала идек, ә монда безгә әзер кием эләкте!" -дигән, Шулвакыт Хуҗа, эшнең нидә икәнен сизеп, сикереп торган да каракларга ташланган һәм үз әйберләрен бирмәске тырышкан.

Ләкин караклар, Хуҗаны һуштан язганчы кыйнап, кабергә сузып салганнар да киемнәрен алып киткәннәр.

Хуҗа аңына килгәч, үзен яңадан деньяга килгән кеше кебек сизеп, ялангач көе өенә кайтып киткән.

Хуҗаның хатыны ирен шушы килеш күреп курыккан да; "Сиңа ни булды?" -  дип сораган. Хуҗа исе китмичә генә:

- Берни дә булмады, мин теге дөньядан кайттым, -  дигән. Хатыны:

- Теге дөньяда ни күрдең соң? -  дип сораган.

- Мин, кабергә кереп, фәрештәләрнең соравына җавап бирергә әзерләнеп ятканда алар килеп мине кыйнадылар да чишендереп барлык киемнәремне алып киттеләр, менә шуның белән бетте. Димәк, теге дөньяда да талыйлар икән, шуны белдем, -  дигән.

 

МИН ДӘ АТЛЫ БУЛЫРМЫН

Хуҗа Насретдин урамнан үтеп барганда бер дага тапкан. Ул, даганы кулына алып:

- Менә, шәп булды әле, хәзер миңа тагын өч дага белән ат кына табасы калды, аннан мин дә атка атланып йөрермен, -  дигән.

 

БЕР ДӘ ЯЛГЫШЫРГА ЯРАМЫЙ

Бер крестьянны, бурычын түләмәгән өчен, тимерче судка биргән. Бу вакыт казый янында киңәшче булып Хуҗа эшли  икән. Тимерче казыйга ришвәт итеп бер балта, ә крестьян - бер капчык мамык биргән. Казый эшне крестьян файдасына хокесм иткәч, тимерче Хуҗага:

- Бу ни бу, казый минем файдага хекем итмәкче- иде бит, -  дигән.

Хуҗа аңа:

- Мамык синең балтаңны үтмәс иткән, шуңа күрә син биргән балта чапмый, -  дип җавап биргән.

Тимерче суд хөкемен бер көнгә гамәлгә ашырмый торуны үтенгән һәм кич белән казыйга бик яхшы келәм бүләк иткән. Шуннан соң казый үзенең элек чыгарган карарын үзгәрткән, хөкемне тимерче файдасына чыгарган. Крестьян тавыш күтәреп:

- Ничек инде ул алай. Хөкем кичә бер төрле, бүген икенче төрле буламыни? -  дигән.

- Шаулама, казыйга бер бөртек кыл кадәр дә ялгышырга ярамый. Келәмдә бер бөртек кенә түгел, ә бик күп кыл бар. Шуны онытма! -  дигән Хуҗа.

 

ХУҖАНЫҢ ТАВЫГЫ

Хуҗаның үткен, туры сүзләренә түзә алмыйча, мулла-мунтагайлар аның турында шәһәр башлыгына барып зарланганнар. Эшнең начарлыгын сизеп, Хуҗа шәһәр башлыгының киңәшчесенә чебешле тавык биргән.

Икенче көнне шәһәр башлыгында Хуҗаның эше каралган. Хуҗаның тавыгын алган киңәшче аны яклап чыккан: "Хуҗаны урынсызга гаеплиләр, ул әйбәт кеше", -  дигән.

Шәһәр башлыгы Хуҗадан:

- Йә, әйт әле, син үзеңнең гаепсез икәнлегеңне нәрсә белән күрсәтә аласың? -  дип сораган.

- Хөрмәтле шәһәр башлыгының гомере озын булсын, - дип сөйли башлаган Хуҗа. -  Миңа аны күрсәтергә һич кирәкми. Минем гаепсезлегемне киңәшчегез аша сезгә биргән тавыгым белән чебешләрем бик ачык күрсәттеләр инде.

 

ХУҖА СУДЬЯЛАРНЫ НИЧЕК КУРКЫТКАН

Бервакыт Хуҗаның өенә бер сәүдәгәр килеп болай дигән:

- Йә Хуҗа, әтиеңне чакырып чык әле.

- Чакыра алмыйм, -  дигән Хуҗа.

- Ни өчен?

- Үлгән булган өчен,  -  дип җавап биргән Хуҗа.

- Атаң мәрхүм миннән ун сум акча алып торган иде. Шуны син түлә,  -  дигән сәүдәгәр.

- Сәүдәгәр әфәнде, син "теге дөнья"ның барлыгына ышанасыңмы? -  дип сораган Хуҗа.

- Ышанам, -  дигән сәүдәгәр.

- Алай булгач, бик яхшы. Син алачагыңны "теге данья"да әтинең үзеннән алырсың,  -  дигән Хуҗа.

Сәүдәгәрнең  моңа бик  ачуы  килгән.  Ул  Хуҗаны  судка биргән. Хуҗа:

- Хәзер көннәр суык, минем киемем дә юк, аннан соң җәяү бара да алмыйм, суд шәһәрдә бит, -  дигән.

Сәүдәгәр аңа үзенең толыбын биргән, атын җиккән. Хуҗа юлда барганда куенына бер кирпеч алып тыккан. Суд барышында Хуҗа, куенындагы кирпечнең бер башын судьяларга күрсәтеп куя икән. Судьялар моны: "Хуҗа алтын алып килгән, безгә ришвәт бирергә тели икән", -  дип уйлаганнар.

Хуҗа болай дигән:

- Бу сәүдәгәр әфәнде шулай бик комсыз инде, ул үлгән кеше өчен тере кешедән акча сорап йөрмәс иде. Ул әле менә өстемдәге толыпны, утырып килгән атны да минеке дип әйтер, -  дигән.  Бай:

- Соң, минеке булмыйча, толып та минеке, ат та миннән алммган ат, -  дигән.

Шуннан  суд  байга:   "Әллә  син  юләрләндеңме?"   -  дип, Хуҗа файдасына хөкем иткән. Акча да, ат та, толып та Хуҗаныкы дип табылган. Суд карар чыгаргач, Хуҗа куеныңдагы кирпечне алып: "Ярый әле минем файдага хөкем иттегез, югыйсә мин сезнең кирәгегезне биргән булыр идем", - дип, судьяларга кизәнгән. Судьялар шул вакытта гына бу юләренең алданганлыкларын белгәннәр.

 

ХУҖА НАСРЕТДИН ДИҢГЕЗДӘ

Көннәрнең берендә Хуҗа Насретдинга үзенең улы белән бергәләп корабта йөрергә туры килгән.

Менә бервакыт, давыл чыгып, дулкыннар корабны йомычка урынына тирбәтеп йөрткәннәр.

Хуҗа Насретдин үлемгә хәзерләнә башлаган. Тәһарәт алган да, йөзен кыйблага юнәлтеп, аллага ялварырга югынган:

- Әй иң бөекләрнең дә бөеге, ходай! Мулла әйтүе буенча, синең бит бар нәрсәгә дә көчең җитә. Шулай булгач, без юиаһлыларга да тере һәм зарарсыз килеш яр буена барып туктарга ярдәм итсәнә. Бу бәладән коткарсаң, ходай, авылыма кайткач та йөз сарыгымның йөзен дә корбанга чалыр идем, дип нәзер әйткән.

- Әти, ни эшлисең син? -  дип, малае аның чабуыннан тарткан. -  Без бит бик ярлы кешеләр, ул йөз сарыкны каян алырсың соң син? -  дигән.

- Тик тор, шайтан малае, -  дип, Хуҗа аның авызын кулы белән томалаган. Яр кырыена гына чыгып җитик.

Калган эшкә кар ява, дигәндәй, мин аңа корбанга йөз сарык түгел, бер мәче дә чалачак түгелмен,  -  дигән.

 

ДӨНЬЯ КАЙЧАН БЕТӘЧӘК

Бервакыт Хуҗадан:

- Йә Хуҗа, дөнья кайчан бетәчәк? -  дип сораганнар

Хуҗа:

- Синең әбиең кыз, бабаң егет булгач та, дөнья бетәчәк, - дип җавап биргән.

 

ХУҖА ВӘГАЗЬ СӨЙЛӘМӘКЧЕ БУЛГАН

Бервакыт Хуҗа мәчеткә кергән дә мөнбәргә менеп:

- Җәмәгать! Минем бүген нәрсә турында сөйләячәгемне беләсезме?! -  дип сораган. Мәчеттәгеләр беравыздан:

- Юк, Хуҗа, белмибез, -  дип җавап биргәннәр.

Шуннан Хуҗа:

- Белмәгән  кешеләргә   вәгазь  сөйләп   булмый,   бүгенгә таралып торыгыз,  -  дигән.

Икенче бервакыт тагын шулай мөнбәргә менеп:

- Минем сөйләячәк вәгазьне беләсезме? - дип сорагач, мәчеттәгедер:

- Беләбез, Хуҗа, беләбез, -  дип әйткәч, Хуҗа:

- Алай  барыгыз  да  белгәч,   минем  сәйләп  торуымның кирәге дә юк икән, -  дип кайтып киткән.

Хуҗа өченче вакыт тагын да шулай мөнбәргә менеп:

- Минем сөйләячәк вәгаземне барыгыз да беләсезме? -  дип сорагач:

- Кайсыларыбыз белә, кайсыларыбыз белми, -  дигәннәр икән,

Хуҗа:

- Алай булгач бигрәк яхшы, белгәннәрегез белмәгәннәрегезгә сөйләр. Мин сөйләп тормыйм, -  дип кайтып киткән.

 

ТЕГЕ ДӨНЬЯДА ТҮЛӘРМЕН

Хуҗаның бер күршесенә алтмыш тиен бурычы бар икән. Күршесе акча сорап килгәч, ул  "юк" дигән.

- Хәзер түләмәсең, мин аны синнән барыбер теге дөньяда алырмын,  -  дигән күршесе.

- Алай булгач, теге дөньяда икесен берьюлы түләрмен, тагын да алтмыш тиен бир инде,  -  дигән Хуҗа.

 

АНАМА МӘРХӘМӘТ

Хуҗа һәрвакыт: "Йа алла, анама мәрхәмәтле бул", -  дип, анасы өчен дога кыла икән. Бер кеше моны ишетеп: "Әй, әфәнде, ни өчен атаңа бер дә дога кылмыйсың, һәрвакыт инаң өчен генә дога кыласың?" -  дип сораган. Хуҗа:

- Атам үткен һәм хәйләкәр кеше иде, ничек булса да бер җаен табып үзен коткарыр, оҗмахына ничек тә керер. Анам бик мескен, юаш хатын иде, үзен коткарырга хәйлә таба алмас. Шуның өчен анама хәер-дога кылам, -  дип җавап биргән.

 

АХЫРЗАМАН БУЛГАЧ, КИЕМ НИ ЭШКӘ

Хуҗа Насретдинның бер куе бар икән. Мәдрәсәдә яткан карт шәкертләрнең моңа күзе төшеп, бу дивананың ничек шул куен суйдырып ашарга дип хәйлә корганнар. Ашшры ае,а килеп:

- Ишетмәдеңмени? Иртәгә ахырзаман була ди бит! Әйдә, алып чыгып суй куеңны, сәхрәгә чыгып пешереп ашыйк, бер сәхрә күреп, күңел ачып калыйк, -  дигәннәр.  Хуҗа:

- Ә, шулаймыни? Аны бик һәйбәт әйттегез оле, - дип, куйны җитәкләп алып чыгып бик әйбәтләп суйган да канат асып пешерергә салган. Шәкертләр киемнәрен салып шунда уйнарга керешкәннәр. Менә бервакыт Хуҗа аларга:

- Утын бетте, тизрәк утын китерегез, -  дип кычкырган. Тегеләр чыбык-чабык җыярга йөгергәннәр. Алар кайтканчы Хуҗа бик һәйбәтләп киемнәрен алып учакка яккан. Берзаман әйләнеп кайтсалар, аш пешеп кайнап чыккан, ә салган киемнәр кайда соң?

- Мин аларны ягып пешердем.

- Харап иттең бит, нишләдең син, ә? Кием ягып аш пешерәләр димени?

Хуҗа әйткән:

- Нигә аның эчен кайгырасыз? Иртәгә ахырзаман булгач, кием ни эшкә?

 

 

Л..У.ЛЛ,АПШГ1,   >ЩА   ШИЁМЬ!

Хуҗа урманда адашкан һәм, бүредән куркып, агач башына менеп утырган.

Шул тирәдә бер аучы йөри икән, Хуҗаны күреп:

- Син кем? -  дип кычкырган.

- Мин -  Алла... -  дигән Хуҗа. Аучы моңа бик ачуланган:

- Син нәрсәгә динне, алланы мыскыл итәсең, мәлгунь -  дип, Хуҗаны агач башыннан сөйрәп төшермәкче булган Ләкин Хуҗа тиз генә сикереп төшкән дә бар көченә чапкан. Аучы аны куа киткән. Калага җиткәндә генә тотып, казый янына алып барган.

- Менә бу бәндә урманда агач башында "мин -  алла" дип, ходай тәгаләне мыскыл итеп утыра иде. -  дигән аучы

Казый Хуҗага сорау биргән:

- Сөйлә, алла бәндәсе, син ни өчен шундый гөнаһ эшләдең?

Хуҗа казыйга:

- Минем исемем -  Аллабирде. Бу кеше сорагач, әйтим дип авыз ачкан идем, "алла"сын әйттем, ә ул "бирде"не әйткәнемне көтмичә, мине куа башлады. Шуннан, сезнең яныгызга килеп җиткәнче, тын алырга да ирек бирмәде, - дигән.

 

КАРАК БАРЫБЕР МОНДА КИЛӘ

Хуҗаның чапанын карак урлап качкан икән. Хуҗа каракны эзләп туп-туры зиратка барган да бер буш кабер янына килеп утырган. Каракның кайсы якка качканын күргән бер кеше:

- Хуҗа, чапаныгызны урлаган карак әнә теге якка китте бит, ә сез монда нишләп утырасыз? -  дигән.

- Ул карак бер көн үлеп, барыбер монда килер, мин аны шунда тотармын,  -  дигән Хуҗа.

 

ӘГӘР ДӘ АХЫРЗАМАН БУЛСА...

Кышның  бер  озын  төнендә   картлар   җыелып  сөйләшеп утыралар икән. Сөйләшү оҗмах һәм тәмуг турында барган. Барысы да тәмугның коточкыч булуы, ә җәннәтнең искиткеч булуын әйткәннәр. Шул вакыт Хуҗа Насретдин килеп кергән һәм кулларын, аякларын җылыта башлаган.

- Юкка бәхәсләшәсез! Әгәр дә ахырзаман дигәннәре кыш көне , менә бүгенгедәй суык көнне башланса, нинди җүләр, тәмугка кермичә, оҗмахка барып керер, -  дигән Хуҗа Насретдин.

 

ЮККА ИСЛӘРЕ КИТКӘН

Хуҗа Насретдин чит бер шәһәргә барган булган. Урамда кешеләрнең җыелып яңа тугай айга карап торуларын күргән. Хуҗа болар янына килеп:

- Безнең шәһәрдә арба көпчәге кадәр ай күрсәләр дә бер дә исләре китми, ә сезнең җеп кебек айны күреп тә исегез киткән, -  дигән.

 

НАМУСЛЫ БҮЛЕШҮ

Беркөнне бер суфый Хуҗадан:

- Ни өчен иртәнге намазга йөрисез, ә калганнарына йөрмисез? -  дип сорагач, Хуҗа аңа:

- Без биш агай-энебез, биш вакыт намазны үзара тигез итеп бүлештек. Мин, өлкәне булганлыктан, иртәнге намазны уку минем өстә, -  дигән.

- Җомга намазы белән фитыр намазын ничек итеп бүлештегез соң? -  дип сорагач, Хуҗа суфыйга:

- Бәй! Алары әтием белән әнием өстенә төшкән, -  дип җавап кайтарган.

 

ЕЛ БУЕ УРАЗА

Мулла, Хуҗа Насретдинны чакырып, аллз кушканны .төмәве, ураза/да ашап йарүе өчен ачуланган.

- Ураза тоту алла кушканны үтәү булса, авылда миннән

11 изге кеще юк, -  дигән Хуҗа. - ■ Байлар бер ай гына

,'раза тотсалар, мен арлыга ел буе ураза тотарга туры килә.

АВАНС ХИСАБЫНА

Ураза көннәрендә Хуҗа Насретдин агаап утыра ик<ш,

- Динсезлегеңнз анда үзе күреп тора! -  л.пп п.ч. п.лшчш (улла.

- И мулла абзый, -  дигән Хуҗа, минем инишда шансым бар. Ач елларда беркем тотмигаида ди мин уңа «< сОттым...

 

ЧАЛМАЛЫ  НАН)

Бервакыт Хуҗа башына зур итеп чалма урап, урамнан үтеп барганда бер кеше аның кулына язу биреп;

- Шушы хатта ни язылган, укып бирегезче, дип ораган.

- Мин хат укый белмим, -  дип, Хуҗа хатны кире биргән. Хат иясе гаҗәпләнеп:

- Башыгызга шундый зур чалма урап йөрисез, ә үзегез хат та укый белмисез икән! -  дип көлгән, ди.

Хуҗа Насретдин башыннан чалмасын алып хат иясенең башына кигезгән да:

- Әгәр дә башына  чалма кигән кешенең зиһене арта торган булса, хатыгызны үзегез укыгыз! -  дигән.

 

КАЙСЫ ЯККА КАРАУ ЯХШЫРАК

Су коеныр алдыннан күршесе Хуҗадан сораган:

- Хуҗа   әфәнде,   су   коенган   вакытта   азан   тавышы ишетсәң, кайсы якка карау яхшырак? -  дигәч, Хуҗа:

- Азанында эшең булмасын, киемнәрең кайсы якта була шул якка кара, -  дигән.

 

ТӘҺАРӘТСЕЗ АЯК

Беркөнне Хуҗа Насретдин тәһарәт алып намаз укымакчы була.   Тәһарәт алганда  бер  аягына су  җитми  кала.   Шуңа карамастан Хуҗа намаз укырга керешә. Ләкин каз кебек бер аягын   күтәреп   намаз    укуын   күргәч    халык җәмәгать аңардан:

- Әй, Хуҗа әфәнде, бу ни эшләвең? -  дип сорый.

Хуҗа аларга:

- Бу аягымның тәһарәте юк, шуның өчен күтәреп укыйм -  дип җавап кайтара.

 

МӘ, ТӘҺАРӘТЕҢНЕ!

Бервакыт Хуҗа агым су буенча тәһарәт алып утырган чакта аягындагы бер башмагы суга төшеп китә. Аның моң ачуы киле дә:

- Китер   башмагымны, мә ал тәһарәтеңне,    -    дип кычкыра.

 

ХУҖА  УРАЗА ТОТА

Бер мулла Хуҗага: "Әгәр дә җәйнең озын һәм эссе бер көнендә ураза тотсаң, алла синең бер елда кылган гөнаһларыңны ярлыкар", -  дигән. Хуҗа, кылган гөнаһларда бик ансат котылып була икән дип уйлап, уразага кергән. Ләкин төш вакыты җиткәч, бик нык карыны ачкан. Шунна; соң ул түзмәгән, рәхәтләнеп утырып ашап алган.

Моны күреп торган мулла. Хуҗаны орыша башлаган. Хуҗаның моңа бер дә исе китмәгән:

- Әгәр дә җәйнең озын һәм эссе бер көнендә тотылган ураза өчен бер еллык гөнаһ бетерелә икән, минем ярты көн тоткан уразам өчен ярты еллык  гөнаһы,  һичшиксез,  бетәчәк.  Ә калган ярты еллык гөнаһымны мин тагын берәр вакыт ярты көн ураза тотып бетерермен, -  дигән.

 

БӘЙРӘМ АШЫ -  КАРА-КАРШЫ

Хуҗа үзенең өй түбәсендә нәрсәдер эшләп йөри икән. Бер суфый килеп:

- Хуҗалар өйдәме? -  дип эндәшкәч, Хуҗа:

- Бу өйдә Хуҗалар юк.  Бары бер генә Хуҗа.  Ул да булса мин генә, -  дигән.

Суфый:

- Әфәндем, бирегә төш әле!  Йомышым бар иде синдә I -  дип әйткәч, Хуҗа тиз генә өй түбәсеннән төшеп:

- Йомышың нәрсә, сөйлә! -  дигән. Суфый:

- Миңа хәл кадәренчә сәдака биреп җибәрче! -  дигән.

Хуҗа:

- Үз тормышыбыз да бик авыр, сәдака бирергә бер нәрсәбез дә юк, -  дигәч, суфый чыгып киткән.

Бераздан  соң  Хуҗа,   кулына  бер  тубал  тотып,   урамга чыккан.   Әлеге   суфый   түбән очта бер кешедән  чыгын икенчесенә керергә җыена икән. Хуҗа аңа эндәшкән:

- Кил әле, әфәндем, кил, -  дигән. Суфый моны күреп "сәдака бирергә чакыра", дип белеп, тиз генә килеп җиткән. Хуҗа суфыйны өенә алып кайткан һәм йортына, кергәч:

- Әфәндем, әгәр дә минем байлыгым булса иде, шушы тубалны тутырып, сиңа сәдакага он биргән булыр идем. Ләкин ни чара, бернәрсәм дә юк шул, -  дигәч, суфый Хуҗа янына килүенә үкенеп:

- Ник аны бая ук әйтмәдең? -  дигән. Хуҗа:

- Ник соң син үзең мин өй түбәсендә вакытта йомышыңны әйтмичә, мине өй түбәсеннән чакырып төшердең дә шуннан соң гына хәер соравыңны әйттең. "Бәйрәм ашы -  кара каршы" менә шулай була инде ул, -  дигән дә өенә кереп  киткән.

 

НАСЫЙП БУЛМАГАН

Ашап утырганда Хуҗа Насретдинның бер кабым икмәге кулыннан тешеп киткән. Моны нәрсәгә юрар икән дип мыскыллашып,   Хуҗа   хәзрәт   янына   киткән.   Хәзрәт   аның юравына:

- Сиңа насыйп ризык булмаган, шуңа күрә төшеп киткән  -  дип аңлаткан. Хуҗа бер дә аптырап тормыйча:

- Белдең   пычагымны...   Мин   аны   шундук   алдым   да йоттым! -  дигән.

 

"АЛЛА КҮРГӘЧ..."

"Алла барсын да күрә, барсын да белә" дип кабатларга яратучы бер хәлфә беркөнне шәкертләренә:

-  Иртәгә барыгыз да берәр сарык урлап килегез, тик карагыз аны, берәү дә күрмәсен, -  дигән. Икенче көнне шәкертләр барысы да берәр сарык алып килгәннәр, тик Хуҗа Насретдинның гына сарыгы юк икән. Хәлфә Хуҗага караган да:

- Хуш, Насретдин, синең сарыгың кая? -  дигән. Хуҗа:

- Мин сарыкны урладым, тик яшерер урын тапмадым. Базга алып төшкән идем -  алла карап тора, чормага алып менгән идем -  алла карап тора. Алла күргәч, алып килмәдем, -  дип җавап биргән.

 

МАЛАЕ ДА ӘТИСЕ КЕБЕК

Хуҗа мәчеттә вәгазь сәйләмәкче булган икән. Ләкин сөйләячәк сүзен онытып байтак басып торган. Кешеләр, гаҗәпләнеп, бер-берсенә карашканнар. Моны сизеп, Хуҗа тагын да каушый төшкән. Ниһаять, Хуҗа телгә килгән:

-  Җәмәгать, сез минем сүзгә аптырый торган кеше түгел икәнлегемне яхшы беләсез. Ә менә хәзер башыма бернәрсә дә килми. Нәрсә сөйләргә дә белмим, -  дигән дә һаман аптырап торган.

Хуҗаның малае да шунда булган икән. Ул әтисенә карап

- Әти, нәрсә сөйләргә белмәсәң, ичмасам, мөнбәрдән төшеп китәргә кирәклекне генә булса да бел, -  дип куйган.

Шулай итеп, Хуҗаның малае әтисен уңайсыз хәлдән коткарган һәм үзенең бәләкәй Хуҗа Насретдин икәнлек күрсәткән.

 

ХӘЙЛӘКӘР МАЛАЙ

Хуҗа Насретдин балалар укыта икән. Беркөнне аңа күчтәнәч җибәргәннәр. Нәкъ шул вакыт Хуҗага китәргә туры килгән. Киткәндә балаларга әйтеп калдырган:

- Карагыз аны, миңа күчтәнәчкә китергән кәләвәне ашый күрмәгез. Мине яратмаган кеше җибәргән аны. Агуланган булуы бик мөмкин. Ул-бу булса, миңа сезнең өчен җавап бирергә туры килер.

Хуҗа китү белән бер җор малай:

- Малайлар,   әйдәгез   кәләвәне   сьшыртып   куябыз,   - дигән.

Укучылар риза булмаганнар, агулы булыр дип курыкканнар. Сүз башлаучы малай бик шук, хәйләкәр икән. Ул Хуҗаның хәйләсен аңлаган һәм кәләвәне ашый башлаган Башкалар, малайның ялана-ялана ашавын һәм аңа бернәрсә дә булмавын күргәч, кәләвәгә ташланганнар. Күз ачып йомганчы кәләвәнең савыты ялтырап калган.

Шуннан соң хәйләкәр малай Хуҗаның пәкесен алып сындырган.

Күп тә үтмәгән Хуҗа кайтып кергән. Пәкесенең сыныгын күреп:

- Кем эше бу? -  дип кычкырган.

Балалар пәкене сындыручыны әйткәннәр.

- Ник сындырдың? Колагыңны борам бит, -  дигән Хуҗа Насретдин.

Шук малай елаган булып:

- Мин, Хуҗа абзый, карандаш очламакчы идем, сез

кыйнарсыз, дип бик каты курыктым да үләргә теләдем. Ничек уләргө икән, дип аптырап торганда, сез әйткән кәләвә келт итеп исемә төште дә шуны ашап үлмәкче булдым. Эчемнән генә сезнең белән һәм мине бик ярата торган әти-әнием белән . бәхилләштем дә агулы кәләвәне ашадым. Кәләвә салынган подносны ялап ук куйдым. Ләкин бәхетсезлеккә каршы, ни өчендер, мин үлмичә исән калдым.

Хуҗаның тәмле кәләвә ашый алмый калуына да, әтисе мәрхүмнең төсе булып калган пәкедән аерылуына да ачуы килсә дә:

-  һай ахмак, кеп-кечкенә башың белән әллә ниләр уйлап чыгаргансың! Исем китә минем сиңа! Тапкырлыкта син хәтта Хуҗа бабаңнан да уздырып җибәрдең. Тапкырлык һәм хәйлә сезнең бөтен нәселгә бирелгән, ахры, -  диюдән башка бер сүз дә әйтә алмаган.

 

ХУҖА МУНЧАГА БАРГАН

Хуҗа, үзе теләмәсә дә, хатыны кушкач мунчага киткән. "Кара аны бик тиз кайт. Беләсең ич бүген сеңелем кияүгә чыга. Син аның атасы урынына калган кеше бит. Кунакларны көттермә, мине оятка калдырма, ишетсен колагың", -  дип, Хуҗага каты гына итеп әйтеп тә җибәргән хатыны.

Хуҗа тиз-тиз генә юынган да кайтырга чыккан. Ул юлга чыгу белән бик каты яңгыр ява башлаган. Хуҗа, киемнәрем юешләнә дип, чишенгән дә киемнәрен төреп култык астына

кыстырган.

Анадан  тума  кайтып  кергән  Хуҗаны  күргәч,   кунаклар

гаҗәпләнгәннәр, көлешә башлаганнар.

- Йә Хуҗа, ни эшең бу? -  дигәннәр.

Хуҗа:

- Кем дә кем хатыны кушканга карап, вакытлы-вакытсыз мунчага  барса,   белеп  торсын:   ул  берьюлы   ике  тапкыр  -  кайнар һәм салкын су белән коеныр, -  дигән.

 

ХУҖА -   ГАДЕЛ ХӨКЕМ ИТҮЧЕ

Бер кеше чит яклардан килеп кәрван сарайга төшкән. Сарай хуҗасы аңа ашарга бер тавык, ике күкәй, ярты икмәк биргән. Икенче көнне китәр алдыннан ул хуҗага: "Без исәп-хисапны мин әйләнеп килгәч өзәрбез", -  дигән дә китеп барган.

Өч айдан соң теге кеше әйләнеп килгән. Бу юлы да хуҗа аңа ашарга бер тавык, ике күкәй биргән. Иртә белән теге юлчы: "Исәп-хисапны өзик, миннән сиңа күпме тиеш?" -дип сораган. Сарай хуҗасы: "Безнең исәп-хисап эшләре бера катлаулырак булачак. Син миңа ике йөз сум акча түлә дә юлыңда бул. Аннары бу якларга тагын да килеп чыгарга туры килсә, үземә төшәрсең, кара аны", -  дигән. Юлчы бик аптырап:

-  Син нәрсә, акылыңнан яздыңмы әллә? Ике тавыкк, һәм дүрт күкәйгә -  ике йөз сум акча! Бер ат бәясе сорыйсын ич, -  дигән.

Комсыз хуҗа җавабын тапкан. "Мин сиңа, безнең исәп-хисап катлаулырак булыр, дип әйттем ич. Әгәр ди моннан өч ай элек син миннән тавык алып ашамаган булсаң ул тавык көн саен берәр күкәй салган булыр иде. Димәк аена утыз күкәй дигән сүз. Ә инде ул күкәйләрдән чеби чыгарсаң, утыз чеби чыккан булыр иде. Аннары ул чебиләр тавык булып үсәрләр иде дә үзләре күкәй салган булырлар иде. Күрәсең, минем тавыгымны ашап син мине никадәр керемнән мәхрүм иткән булып чыгасың", -  дип аңлаткан.

Алар арасындагы бәхәс озакка сузылган һәм эш казыйга барып җиткән. Тавык сатучы, казыйга да өлеш чыгаруны сиздереп, юлаучыдан күбрәк акча алып калу турында казый белән сөйләшеп куйган.

Ришвәт алырга яратучы казый теге кешедән ике йөз сум түләргә хөкем чыгарган. Шуннан соң яхшы кешеләр юлчыга Хуҗа Насретдинга мөрәҗәгать итәргә киңәш биргәннәр.

Тавык алучы Хуҗаның өенә барган. Хуҗа суд эшләрен яхшы белә икән.  Ул өч көннән  соң эшне яңадан  каратуга ирешкән. Өч көн үткән. Ләкин Хуҗа суд билгеләнгән вакытка соңарып килгән. Казый ачуланып:

- Нишләп соңга калдың? - дигәч, Хуҗа кичегүен болай дип аңлаткан: "Чәчү вакыты җитә бит. Чәчәргә дигән бодай орлыгым пешеп җитми торды. Утыным бик чи иде шул. Пешереп, бүрттереп чәчәм мин орлыкны".

Казый Хуҗага:

- һай, дивана, пешкән бодай тишелеп чыгамы соң, - дип мыскылларга теләгән. Хуҗа да җавапсыз калмаган. Ул:

- һай, акыл иясе, кыздырылган тавык күкәй саламы, пешкән күкәйдән чебеш чыгамы соң? Сез бит шулай дигән булып, ерактан килгән кешедән ике тавык өчен ике йөз сум акча алып, кешене алдамакчы булдыгыз!" -  дигән.

Шулай итеп, Хуҗа казыйны оялткан һәм суд хөкемен юкка чыгарткан. Ә юлчы, Хуҗага рәхмәт әйтеп, тынычланып кайтып киткән.

 

"ИШӘККӘ ҖИҢЕЛРӘК БУЛА"

Хуҗа базардан күп кенә яшелчә алып капчыкка тутырган да капчыкны җилкәсенә салган. Аннары ишәгенә атланып кайтып киткән. Юлда кешеләр аңа:

- Йә Хуҗа, ни өчен капчыкны ишәк өстенә салмыйча үз җилкәңә салдың? -  дип сораганнар.

Хуҗа:

- Ни эшләп алай итим мин. Ишәк мескен мине дә, яшелчә салынган капчыкны да күтәрсен, имеш. Үземнең җилкәгә салгач, ишәккә җиңелрәк була, -  дип җавап биргән.

 

ХУҖАНЫҢ АКЫЛЛЫ ҖАВАПЛАРЫ

Бер елны Акшәһәргә чит ил галимнәреннән бер философ килеп чыккан да: "Мин төрле фәнни сораулар бирәчәкмен. Әгәр дә сездә галимнәр булса, ярыш оештырабыз", -  дигән. Аксактимер шәһәрнең атаклы кешеләрен, галимнәрен җыеп: "Безгә  читтән  бер  галим  килеш  төште.  Ул  табигыять  һәм