Кызыклы балачак

Принтерга
(18 тавыш, уртача 3.61 )

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән күңелле вакыт үткәрер өчен:

- Алдавыч әкиятләр

- Мәкальләр, әйтемнәр

- Тел төзәткеч тизәйткечләр һәм тел көрмәкләндергечләр

- Табигатькә, кош-корт, бөҗәкләргә эндәшләр

- Әйтенүләр

- Такмаклар

- Кызык мәзәкләр

- Санамышлар

 

Алдавыч әкиятләр

 

 

Әүвәл заманда булган бик зур бер тау,

Шул тау башында бер төлке.

Бу әкиятне сөйләр идем,

Шул сөйләве бик көлке.

 

Борын заманда булган, ди, бер патша,

Ул ясаттырган, ди, бик матур бер бакча.

Бакчаның коймасы булган, ди, таштан.

Сөйлимме хикәяне баштан?

(Бала, сөйлә, дисә, тагын шуны кабатлыйлар.)

Элекке заманда

Безнең авылда булган бер бай.

Аның булган ике өе,

Берсе — агачтан, берсе — таштан.

Сөйлимме баштан?

— Сөйлә баштан.

— Сөйлим баштан.

Шуннан бу байның булган бер кәҗәсе.

Бай аны саткан.

Юк, алай түгел, сөйлимме баштан?

— Сөйлә баштан.

— Кәҗә йөри таштан.

 

Борын-борын заманда торганнар, ди,

Агай-энеле ике туган.

Берсенең исеме Сөйлә булган, ди,

Икенчесе — Сөйләмә булган.

Беркөнне Сөйлә базарга киткән .

Киткән бу, киткән.. . тукта, кайсысы өйдә калган?

— Сөйләмә.

— Алай булгач, сөйләмим.

(Вакытсыз чакта «әкият сөйлә» дип йөдәткән балага шулай сөйлиләр.)

Борын заманда булган бер өстәл,

Ярый инде,

Калганын син сөйлә өстәп.

 

Бар иде, ди, юк иде, ди,

Ач иде, ди, тук иде;

Бер тавыгы бар иде, ди,

Аны да булса карчыга алып китте, ди.

— Йә?

— Шул. Шуның белән бетте.

Әйтәм ич, карчыга алып китте.

 

Бар иде, ди, бер мичкә,

Бу әкиятне сөйләрмен иртәгә кичкә .

 

Бер әби белән бабай яшәгәннәр, ди.

Аларның булган, ди, әтәчләре.

Ул әтәч көн саен менгән, ди, киртәгә.

Калганын сөйләрмен иртәгә.

 

Борын-борын заманда

Булган, ди, бер малай.

Сөйләп тә тормам әле,

Тавышлансагыз алай.

 

Борын-борын заманда булган, ди, бер бай. Аның булган, ди, бер көтү сарыгы. Көтү кайтка н саен саный икән , ди, ул сарыкларын. Саный ди, саный ди, саный ди... Ярар, саный торсын, санап бетергәч, дәвам итәрмен...

 

Мәкальләр, әйтемнәр

 

Тел — белемнең ачкычы, акылны ң баскычы.

Иң татлы тел — туган тел, Анам сөйләп торган тел.

Алтыда белгән ана телең Алтмышта да онытылмас.

Теле барның иле бар.

Теле татлының дусы күп.

Аз сөйлә, күп тыңла.

Киеменә карап каршы алалар, Акылына карап озаталар.

Ашның тәме тоз белән, Адәм яхшылыгы сүз белән.

Бит күрке — күз, тел күрке — сүз.

Татлы тел тимер капканы ачар.

Сөйли белсәң, тыңлый да бел.

Кешенең сүзен өзмә.

Үз илем — алтын бишек.

Иленнән аерылган, канаты каерылган.

Туган илем — туган өем.

Илсез кеше — телсез сандугач.

Кечегә шәфкать итеп юл бир, Олыга хөрмәт итеп кул бир.

Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне.

Тату туганнар таштан койма койганнар.

Анаң кебек кешегә тел озайтма.

Әни суккан авыртмый.

Дөньяда иң йомшак нәрсә — әнием кулы.

Ата-ананы тыңлаган — адәм булган, Тыңламаган — әрәм булган.

Ата-анасына игелек күрсәтмәгән, Олыгайгач үзе дә игелек күрмәс.

Ипидән зур нәрсә юк.

Ипи — иң зур байлык.

Икмәк — табынга нур сибүче, Кешегә, илгә көч-куәт бирүче.

Алтын ай булып яктырса, Икмәк ул кояш булыр.

Икмәкнең валчыгы да бездән олы, коеп ашама.

Эше барның ашы бар.

Эш — кешенең көзгесе.

Яхшы кеше эштә беленер.

Тирләп эшләсәң, тәмләп ашарсың.

Эш беткәч, уйнарга ярый.

Бакча ясамый, алма булмый.

Калган эшкә кар ява.

Тырышкан табар, ташка кадак кагар.

Агачны яфрак бизәсә, Кешене хезмәт бизи.

Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше татлы.

Эшләгәнең илеңә яхшы, Өйрәнгәнең үзеңә яхшы .

Хөрмәт сөйсәң, хезмәт сөй.

Кунак сые: якты йөз, тәмле сүз, Аннан кала ипи-тоз.

Кунак булсаң, тыйнак бул.

Авыр эшне күмәк кул җиңә .

Кош — канаты белән, кеше дуслык белән көчле.

Ялгыз агачны җил сындыра.

Дусың булмаса — эзлә, тапсаң — югалтма!

Күмәк күтәрсә — күлне күчерер.

Тыйнаклык кешене бизи.

Үзеңне үзең мактама, кеше сине мактасын.

Ахмак үзен мактар.

Борынын чөйгән абынмый калмас.

Юмарт кулга мал күбрәк керә.

Саран ишеген кунак какмас.

Саранның агачы үсмәс, үссә дә җимеше пешмәс.

Батыр үзе үлсә дә, исеме үлмәс.

Куркак кеше үз күләгәсеннән дә курка.

Кыю бер үләр, куркак мең үләр.

Яхшы холык дошманыңны дус итә.

Агач беленә җимешеннән, Адәм — эшеннән.

Малың мал булсын дисәң, Азыгың мул булсын.

Терлекне кул белән генә сөймә, Азык белән дә сөй.

Сыерның сөте — телендә.

Сыеры барның сые бар.

Аюдан курыксаң — урманга барма, Бүредән курыксаң — сарык асрама.

Ике куянны берьюлы кумыйлар.

Кошның да туган оясы бар.

Бер карлыгач килеп, яз булмый, Бер саескан килеп, кыш булмый.

Бөркетнең канаты очканда ныгый.

Күз өчен яз яхшы , авыз өчен көз яхшы .

Язның байлыгы — кояш , көзнең байлыгы — уңыш.

Кышк ы кар — көзге икмәк.

Табигатьне саклаган — үз яшәвен аклаган.

Китап — белем чишмәсе.

Китап — бакча, андагы язулар — шул бакчаның гөлләре.

Китап — кешенең дусты.

Бала чакта алган белем — Ташка язган сүз белән бер.

Белмәү гаеп түгел,

Белергә тырышмау гаеп.

Тормышка юл мәктәптән башлана.

Мәктәп — белем йорты.

 

Тел төзәткеч тизәйткечләр һәм тел көрмәкләндергечләр

(Кат-кат әйтергә)

Мин әйтә алам,

Кем әйтә ала,

Әхмәт, син әйтеп кара. (э, а)

 

Әрәмәдәге әрем әче. (э)

 

Без, Бәдәр белән бәрәңгегә барганда,

Бәдәрнең бидрәсенә балчык белән бәрә-бәрә бардык, (б)

 

Мин агамның дагаланган

Атын дагалаганмын, (г)

 

Үгезегез үзегезнеке,

Мөгезе үгезегезнеке, (з)

 

Сигез сыер асраганчы симез сыер асра. (с, з)

 

Кара карга кардан бара

Канатларын кага-кага. (к,р,г)

 

Карга, кара, кара, карга!

Каррык, каррык, каркылдама! (к,р)

 

Тукый, тукый тукыган,

Тугыз талны чукыган, (т, к)

 

Тау башындагы таллыкта

Тукраннар тукылдый, (т)

 

Чыпчык, чыпчык, чык, чыпчык,

Чык-чык, кошчык, очып чык! (ч, к)

 

Чыбык-чабык дип чыгып чабып,

Чак чыбык-чабыкка абынмадым, (ч, к)

 

Күпер башында күп күркә,

Күп күркәгә кирәк күп көрпә, (к, у)

 

Таулар биек таллардан

Тал бөресе балланган, (л)

 

Көчле кеше очлы шөшле

Белән шушы төшне тиште, (ш)

 

Җәйнең ямьле көннәрендә

Җиләк җыя Җәмилә, (җ)

 

Табигатькә, кош-корт, бөҗәкләргә эндәшләр

 

1. Кояшка

Кояш, чык!

Болыт, кач!

Без уйнарбыз җылыткач .

 

Кояш, чык, чык,

Майлы ботка бирермен,

Майлы ботка казанда,

Тәти кашы к базарда.

Әти китте базарга,

Тәти кашы к алырга.

Тәти кашы к сабы алтын,

Кирәкми безгә салкын.

 

2. Яңгырга

Яңгыр, яу, яу, яу!

Тәти кашы к бирермен,

Тәмле ботка бирермен,

Тәти кашы к базарда,

Майлы ботка казанда.

 

Яңгыр, яу, яу, яу!

Ашлык уңсын ызанда,

Ботка пешсен казанда;

Алтын кашы к базарда,

Көмеш кашы к болытта.

Нык яварга онытма!

 

Яңгыр, яу, яу, яу!

Сине көтә җир , җир!

Безгә күмәч бир, бир!

 

Яңгыркаем, яу, яу, яу!

Үләннәр дә күп булсын,

Сыерлар да тук булсын,

Безгә эчәргә сөт булсын!

 

Яңгыр, яу, яу, яу!

Иләктән, чиләктән,

Пәрәмәчтән, коймактан,

Арпадан, бодайдан,

Эшләр китәр уңайдан.

 

Яңгыр, яу, яу, яу!

Бакчаларда алмагач

Үсми яңгыр яумагач.

Бакчалардан ни файда,

Алма пешеп тормагач.

Яңгыр, яу, яу, яу!

 

Яңгыр ява, томан төшә,

Кура җиләге пешә,

Ипи, пәрәмәч пешә.

 

Яңгыр, яу, яу, яу!

Ипи-күмәч зур үссен,

Безгә сөенеч килсен!

 

Карга

Карга әйтә: «Кар, кар,

Мичтә бәлеш бар, бар,

Мичтән бәлеш алыр идем,

Өйдә кунак бар, бар».

 

Карга әйтә: «Кар, кар,

Җирдә чеби бар, бар.

Берсен алып китәр идем,

Сакчылары бар, бар».

 

Тукран

Тук, тук, тукран,

Тукылдатып утырам,

Мичтә бәлеш пешәме?

Шуны көтеп утырам.

 

Тук, тук, тукран,

Тукылдатып утырам,

Агачтагы кортларның

Барсын чүпләп бетерәм.

 

Сыерчык

Сыерчык, сыерчык,

Күк күлмәгең киеп чык;

Үзеңнеке булмаса,

Атаңныкын киеп чык;

 

Атаңныкы булмаса,

Анаңныкын киеп чык;

Анаңныкы булмаса,

Бабайныкын киеп чык...

 

Ябалак

Ябалак, ябалак,

Йөрмә чеби сагалап,

Чебиемне бирмәм,

Күземә күренмә, көш!

 

Саескан

Саескан, саескан,

Бүрәнәгә ябышкан.

Бер аягы тимердән,

Бер аягы камырдан,

Шу, шу!

 

Тилгән

Тилгән, тилгән!

Бәбкә алырга килгән!

Бер аягы камырдан,

Бер аягы тимердән,

Кө-ш-ш-ш!..

 

Тилгән, тилгән,

Чеби урларга килгән.

Бер аягы камырдан,

Бер аягы тимердән.

Көш, карак, көш, карак,

Торабыз һәрчак карап.

 

Әкәм-төкәм

Әкәм-төкәм, мөгезең чыгар,

Сөтле сыер бирермен,

Сөтле сыер яратмасаң,

Мөгезеңә чыбык бирермен.

 

Чикерткә

Әйт әле, чикерткә,

Сине нәрсә сикертә?

Сайрый белми сайрыйсың,

Бертуктамый кич-иртә.

 

Бер сикердең — котылдың,

Ике сикердең — котылдың,

Өченчесендә тотылдың!

Һап!

 

Камка очыру

Камка түти, оч, оч,

Анаң салма пешерә,

Атаң ашап бетерә.

 

Камка, кач, кач, кач, камка, кач,

Киявең килә: капкаң ач,

Атлас туныңны сал,

Каткан туның ки дә

Кереп кач!

 

Хайваннарны чакыру

Чакырабыз кәҗәне:

 

Кәҗ-кәҗ-кәҗ!

Кәҗ-кәҗ-кәҗ!

 

Чакырабыз сарыкны:

Бәр-бәр-бәр-бәр!

Бәр-бәр-бәр-бәр!

 

Чакырабыз чебиләрне (тавыкларны):

Чеп-чеп-чеп-чеп!

Чеп-чеп-чеп-чеп!

 

Чакырабыз песине:

Пес-пес-пес-пес!

Пес-пес-пес-пес!

 

Чакырабыз маэмайны:

Маһ-маһ-маһ!

Маһ-маһ-маһ!

 

Чакырабыз аткайны:

Бах-бах-бах!

Бах-бах-бах!

 

Әйтенүләр

Яңа ай күргәндә

Ай күрдем айман белән,

Авызым тулды иман белән.

Айга — яулык,

Миңа — саулык.

Суга чумганда

Аруым, аруым,

Авызым тулды даруым,

Арулыгым, пакьлегем,

Исәнлегем, саулыгым,

Тән керемне суга салдым,

Үзем судан пакь калдым.

 

Исәнлеккә-саулыкка,

Тазалыкка-байлыкка.

Бакаларга ярлыкка,

Үзебезгә байлыкка.

 

Азаккы чумуым,

Тазарып чыгуым.

 

Егылган вакытта

Тфү-тфү дияем,

Җиргә — байлык,

Миңа саулык теләем.

 

Урыныма — яулык,

Үземә — саулык.

 

Җир анасы җирән сакал,

Менә сиңа күчтәнәч,

Шуны аша, шуны эч,

Мине тотма, шуны тот!

 

 

Такмаклар

Исәнмесез-саумысыз

Исәнмесез-саумысыз...

Нигә кәҗә саумыйсыз?

Әтәчегез күкәй салган,

Нигә чыгып алмыйсыз?

 

Шапшак сарыклар

Ике сарык юлга чыккан

Кулларында чемодан.

Иреннәрен буяганнар,

Ә битләре юмаган.

 

Тоз ялаучы тавык

Йорт кошларын ашатырга

Иртүк чыгам сарайга.

Тавыкларга тоз ялатам,

Печән салам казларга.

 

Гармунчы тавык

Иртән торып тышка чыксам,

Кырмыска утын кисә.

Кара сарык биеп йөри,

Сыер чәбәкәй итә.

 

Ак әтәч курай тарта,

Тавык гармун уйната.

Шул моңнарга чыдый алмый

Ата каз елап ята.

 

Хәйләкәр

Җырларга да мин оста,

Биергә дә мин оста.

Әти-әни эшкә кушса,

Мин авыру, мин хаста.

 

Аягымда кызыл яулык...

Аягымда кызыл яулык,

Башларымда чабата,

Җәйнең эссе көннәрендә

Аягым карга бата.

 

Бака кунак чакырган

Бака, бака-бакырган,

Бака кунак чакырган.

Кунаклары килмәгәч,

Тышка чыгып акырган.

 

Бакалар кунакка бара,

Чабатага төялеп.

Ике карга карап тора,

Себеркегә сөялеп.

 

Кәҗә-мәкәрҗә

Кәҗә керә бакчага,

Кәбестәне ашарга.

Таяк тотып чыксалар,

Хәзер тора качарга.

 

Кәҗә, кәҗә-мәкәрҗә,

Кермә минем бакчага.

Кысылырсың киртәгә,

Таяк төшәр җилкәңә.

 

Кәҗә, кермә бакчама

Яшел суган ашарга,

Яшел суган кикертә,

Читән аша сикертә.

 

Әтәч белән тавык

Әтәч менгән читәнгә,

«Кикирикүк» итәргә,

Әтәчкә дә хәбәр килгән

Армиягә китәргә.

 

Әтәч әйтә: «Бармыйм»,— ди,

Тавык әйтә: «Калмыйм,— ди,

Син армиягә китсәң,

Бер күкәй дә салмыйм»,— ди.

 

Әтәч армиягә китте,

Чабатага утырып.

Тавык мескен карап калды,

Ике күзен тутырып.

 

Йоклап ята

Чуар тавык суга бара,

Аягында чабата.

Шул вакытта, оялмыйча,

Ата каз йоклап ята.

 

Карап кала

Ике песи суга бара,

Көянтә, чиләк асып.

Ике тычкан карап кала,

Капка төбенә басып.

 

Биеп йөри

Иртән торып тышка чыксам,

Тараканнар кар көри.

Чикерткәләр, туфли киеп,

Урамда биеп йөри.

 

Атлары җырлый

Сары, сары, сап-сары

Сары пәке саплары.

Сараларга барган идем,

Җырлы й икән атлары.

Кунакка барам

Көзгегә карыйм әле,

Чәчемне тарыйм әле,

Әбиләргә бер атнага

Кунакка барыйм әле.

 

Уңган песи

Безнең песи бигрәк уңган,

Комганга су тутыра.

Бозавыбыз мич башында

Оек бәйләп утыра.

 

Ишек ачыгыз

Безнең дә бар мәчебез,

Сезнең дә бар мәчегез.

Безнең мәче сезгә килсә,

Зинһар, ишек ачыгыз.

 

Кызык мәзәкләр

Өлгермәгән

Кечкенә Шамил урамнан килеп кергәч, әнисе аның өс-башын күреп куркып киткән:

— Әбәү, ни булды, балам, кайда бу хәтле пычрандың?

Шамил:

— Егылдым ла...

Әнисе:

— Шушы өр-яңа чалбарың беләнме?

Шамил:

— Ә мин аны салырга өлгермәдем ич...

 

Күңелле итеп авырсын

Авырып ятучы әбисе янында оныгы бертуктаусыз тегесен-монысын сөйләнә икән. Апасы аңа:

— Әбине борчыма! Нәрсә тәтелдисең анда бертуктаусыз! — дип кычкырган.

Тегесе моңа бик үпкәләп мышкылдый башлаган:

— Син беләсеңме соң! Мин бит әбиемә авырырга күңеллерәк булсын дип сөйләшәм...

 

Борын канагач...

Нәсим урамнан борын канатып кайткач , әнисе аны бик каты орышырга тотынган.

— Белдем мин, белдем, уеныгызның сугыш белән бетәсен, алдан ук сизеп тордым! — дигән.

Малай, мышкылдап:

— Белеп торгансың, ә миңа әйтмәгәнсең,— дигән.

 

Почмакка басам

Бер бәләкәй бала, уйнап утыра торгач, стаканны ваткан.

Шунда әнисенә:

— Әни, мин почмакка басып торырга киттем, ә син стакан ватыкларын җыеп ал, — дигән.

 

Алсу

Алсу:

— Бүген бакчада миңа ярты гына алма бирделәр...

— Ә башкаларга бөтеннеме?

— Юк, барыбызга да яртышарны.

— Димәк, шулай тиеш.

— Ничек тиеш булсын, мин бит бөтенне дә ашый алам!

 

Курыкмый, имеш

Анасы кызына әйтте, ди:

— Әй, кызым, нинди зур үскәнсең, ә өйгә ялгыз керергә һаман куркасың.

Кызы моңа җавабын да әйтте, ди:

— Бер дә курыкмыйм, әни. Әйдә менә икәү бергә кереп карыйк, шунда күрерсең: куркам микән, юк микән.

 

Булышты

Әтисе эштән кайткач, улыннан сораштыра:

— Сәлим, бүген әниеңә булыштыңмы?

— Юк. Аның каравы сеңелем Мәрьямгә булыштым.

— Булдыргансың. Ә ничек итеп?

— Бергәләшеп бер банка вареньены ашап бетердек.

 

Әйбәт каршылаган

— Әни, без Сания апаларга телевизор карарга кердек.

— Йә, ничек каршылады соң?

— Бик әйбәт карш ы алды. Ишектә н керүгә: «Сез генә җитмидер идегез!» — диде.

 

Чарасын тапкан

Бер нәни кыз әнисенә аш бүлмәсеннән кычкыра, ди:

— Әни! Сөт чиләгенә тычкан төшкән!

— Төшсә ни хәл итәсең? Алып ташлагансыңдыр ич? — дигән әнисе.

— Юк, тотарга курыктым. Тычканны тотарга дип песине дә чиләккә ташладым.

 

Бакчага ашыгам

Салих:

— Киендерегез мине тизрәк!

— Кая ашыгасың шулкадәр?

— Бакчага! Анда мине дусларым көтә!

— Дусларың белән ниләр эшлисез сез?

— Сугышабыз!

 

Кунаклар алдына куярга

Әнисе улына акча биргән.

— Мә, улым, кибеттән ике кило алма алып кайт, кара аны, сатучы апаңа әйт, әйбәтләрен генә үлчәсен. Кунаклар алдына куярга,— дигән.

Малай алманы алып кайтып биргән.

— Йә ничек, улым, алманың әйбәтләрен алып кайттыңмы?

— Әйбәтләрен генә, әни. Мин аларның барысын да үзем тешләп-тешләп кабып карап алдым, бар да тәмле.

 

Ите шундыйдыр

— Ашың тәмсез, кызым, итне юмыйча салдыңмы әллә?

— Өч кат сабынлап юдым ич, әни. Ите шундыйдыр.

 

Курчак әнисе

— Кызым, курчагыңны күрмим. Кая куйдың?

— Мин аны йокы бүлмәсенә кертеп яткырдым . Хәзер телевизорда балалар карарга ярамый торган фильм күрсәтәләр.

— Ә синең үзеңә карарга ярыймыни?

— Мин курчакның әнисе бит. Әниләр белән әтиләргә карарга ярый...

 

Песинең ял көне

Ике кечкенә малай үзара гәпләшәләр, ди.

— Песинең дә эше бар бит, әйеме?

— Бар, песи дә эшли. Ул тычкан тота.

— Тик һаман-һаман түгел: әнә кичә безнең коридорда көпә-көндез тычкан чабып узды, ә песи, ичмасам, мыегын да кыймылдатмады, тик йоклап ятты.

— Ә, алайсам, аның ял көне булган инде...

Чәч нигә агарган?

Бер әни үзенең тиктормас малаен шелтәли, ди.

— Бу шуклыгың, бу тыңлаусызлыгың белән чәчләремне агартасың инде син минем! — дип әйткән ди.

Малае әйткән ди:

— Алай булгач, әни җаным, кечкенә чагында син үзең дә бик тыңлаусыз булгансың икән .

— Ник алай дисең?

— Әбигә кара, бөтен чәче ап-ак!

 

Буе җитмәгән

Әнисе:

— Улым, бар әле, шушы сөлгене тиз генә кояшка элеп кер әле.

Малай сөлгене алып чыгып киткән дә шунда ук тагы кире әйләнеп килеп тә кергән.

Әнисе:

— Нигә элмәдең?

Малай:

— Кояшка буем җитмәде, әни, үзең эл.

 

Ул да эшли

Иртә белән барысы да ашыгып эшкә барырга җыеналар.

Кечкенә кыз Сәлимә болай ди:

— Мин дә эшкә барам.

— Ә кайда эшлисең соң син?

— Балалар бакчасында.

 

Санамышлар

 

Тәрәз каршына

Килгән бер чыпчык:

— Чы к әле,— ди, чык!

 

Җепсез орчык,

Чәүкә, чыпчык,

Кара балчык,

Син кал, бу чык!

 

Алачык, салачык,

Салачыкта калачык,

Калачыкта балачык,

Балачык — малайчык,

Качма алай, малай чык!

 

Чәйнеккә акча салдым.

— Ничә булды?

— Йөз булды.

Әтәлчек, мәтәлчек,

Сиңа туры килде, чык!

 

Бер тай, ике тай,

Өч тай, дүрт тай,

Монда торма, чыгып тай

 

Әлчи, бәлчи,

Әни миңа күлмәк үлчи,

Әнә тора бер чыпчык,

Менә тора бер чыпчык,

Артык булсаң, очып чык!

 

Әлчи, бәлчи,

Әни күлмәк үлчи.

Үлчи торгач, җитмәде,

Кисә торгач, бетмәде.

Чәүкә, чыпчык,

Син кал, бу чык!

 

Каенда — карга,

Имәндә — чыпчык,

Җирдә — елан,

Һавада — кош,

Бар син дә оч!

 

Чар, чар, чыпчыклар,

Бирсәгез лә орчыклар.

Анда чык, монда чык,

Саубуллаш та моннан чык.

 

Куяннар санамышы

Ләбиб Лерон

Бер, ике, өч...

Куяннарда бөтен көч!

Дүрт, биш...

Безне җиңеп булмый һич!

Алты, җиде...

Куркаклар башын иде!

Сигез, тугыз, ун...

Алты бүре — алты тун!

Без тук бүген, бүре ач —

Әнә килде, тизрәк кач!..