Бишек җырлары

Принтерга
(34 тавыш, уртача 4.06 )

Татар халык бишек җырлары

Әлли-бәлли итәр бу,
Йокларга китәр бу,
Бәү-бәү итеп, күз йомып,
Изрәп кенә китәр бу.
Алма кебек тәгәрәп,
Үсеп буйга җитәр бу,
Абыйлары артыннан
Мәдрәсәгә китәр бу.
Мәдрәсәләрдә укыгач,
Галим булып җитәр бу.


***
Әлли-бәлли итәргә
Ал бишеге бар аның,
Алдына алып йоклатырга
Үз әбкәсе бар аның.
Ал бишеге бар аның,
Гөл бишеге бар аның.
Өзгәләнеп сөяргә
Үз әнкәсе бар аның.

***
Әлли итәр бу бала,
Бәлли итәр бу бала,
Әткәсенә, әнкәсенә
Хезмәт итәр бу бала.
Үчтеки, үчтеки,
Үсмәгәнгә кечтеки,
Илдә – Җирдә бер булыр,
Бер дип әйткән ул булыр.

***
Әлли-бәлли итәргә
Ал бишеге бар аның,
Өзгәләнеп тирбәтергә
Үз әнисе бар аның.

Әлли-бәлли, бәбкәсе,
Чәй хәзерли әнкәсе,
Бал китерә әткәсе,
Бармаклар бу бәбкәсе.

Әткәсенең нисе бу?
Алтын ияр кашы бу.
Әнкәсенең нисе бу? –
Йөрәгенен мае бу.

Әтисенә ай кебек,
Әнисенә көн кебек,
Килеп киткән кешегә
Кадерлеге юк кебек.

Әтисе аның куй суяр,
Әнисе аның май туглар,
Ач балакай ашап туяр,
Елауларын ташлап куяр.


Бишек җыры

Бәү-бәү бәләкәем
Вакыт килгән йокларга.
Әбиләргә, бабаларга
Кечкенә балаларга.

Көн үтте. Якты кояш
Кара карак урлаган.
Шул кояш балалары
Аны эзләргә чыккан.

Менә йөри йолдызлар
Бик ерак һаваларда
Әниләре, якты ай
Күз төшерми шулардан.

Төн үтәр. Иртә чакта
Якты кояш табыла.
Шүл төн үткан вакытта
Безнең балабыз үсә.

Бераз буйга, акылга.
Һәр көн алга ул бара.
Безнең бәләкәй йолдызны
Кара карак урлама!

Бәү-бәү бәләкәем
Вакыт килгән йокларга.
Әбиләргә, бабаларга
Кечкенә балаларга.


Бишек җыры
Габдулла Тукай шигыре, Татар халык көе.

Әлли-бәлли итәр бу,
Мәдрәсәгә китәр бу,
Тырышып сабак укыгач,
Галим булып җитәр бу.

Йокла, углым, йом күзең,
Йом, йом күзең, йолдызым,
Кичтән йокың кала да,
Еглап үтә көндезең.

Әлли-бәлли көйләрем,
Хикәятләр сөйләрем,
Сиңа теләк теләрем,
Бәхетле бул, диярем.

Гыйззәтем син, кадрем син,
Минем йөрәк бәгърем син,
Куанычым, шатлыгым
Тик син минем, синсең, син!


Бәллү
Дәрдемәнд шигыре, Ш. Шәрифуллин hәм Р. Әхъярова көе.

Кыйгач кашым,
Асыл ташым!
Йоклаек икәү!

Йокла, иркә,
Йокла, бәбкә,
Бәүкәй, бәллү-бәү!

Хублар хубы,
Алма тубы,
Пешкән, тулгансын,

Бу чагында
Син тагын да
Чибәр булгансын!

Алмакаем,
Аппакаем,
Йоклаек икәү!

Йокла, иркә,
Йокла, бәбкә,
Бәүкәй, бәллү-бәү!

Җилбер-җилбер
Син бик тилбер –
Күбрәк уйныйсың!

Ал гөлләрне,
Сөнбелләрне
Өзми куймыйсың.

Кил, гөлкәем,
Сөнбелкәем,
Йоклаек икәү!

Йокла, иркә,
Йокла, бәбкә,
Бәүкәй, бәллү-бәү!

Йокла шунда...
Син төшеңдә
Колын менәрсең;

Алмачобар,
Арбасы бар -
Менә курерсең!

Колынкаем,
Кил, җанкаем,
Йоклаек икәү!

Йокла, иркә,
Йокла, бәбкә,
Бәүкәй, бәллү-бәү!

Юл юлдашың
Һәм кулдашың
Сиңа бар эштә,

Һәм саклаучы,
Һәм яклаучы
Булсын фәрештә.

Кил, бөдрәкәй,
Фәрештәкәй,
Йоклаек икәү!

Йокла, иркә,
Йокла, бәбкә,
Бәүкәй, бәллү-бәү!


Кызыма
М. Җәлил шигыре, Җ. Фәйзи көе.

Шаян кызым син минем,
Таң йолдызым син минем,
Йөрәгемдә кабынган
Шатлык җырым син минем.

Синең гомрең җыр булып
Яңрар бәхет илендә,
Йолдыз булып яңарсын
Син туган ил күгендә.

Таңнан торып, бакчада
Син уйнадың көнозын.
Аргансыңдыр, кил, кызым,
Йокла инде, йолдызым!

Әлли-бәлли, бәлли-бәү!
Әлли-бәлли, бәлли-бәү!


Әлли-бәлли, былбылым
Г. Афзал шигыре. Р. Әхъярова көе.

Җилләр дә тынган инде,
Күлләрдә томан инде,
Син дә йокла, күз нурым,
Әлли-бәлли, былбылым.
Әлли-бәлли, әлли-бәлли,
Әлли-бәлли, былбылым!

Күк тулы йолдыз гына,
Ай йөри ялгыз гына,
Син дә йокла, йолдызым,
Әлли-бәлли, былбылым.
Әлли-бәлли, әлли-бәлли,
Әлли-бәлли, былбылым!

Бал-шикәрдән тәмлесең,
Күр төшеңнең тәмлесен,
Ак көмештәй ай нурым,
Әлли-бәлли, былбылым.
Әлли-бәлли, әлли-бәлли,
Әлли-бәлли, былбылым!

Алсу нурлар йөгерсен,
Җилбер-җилбер җил өрсен,
Уятырмын: «Тор, кызым!»
Әлли-бәлли, былбылым.
Әлли-бәлли, әлли-бәлли,
Әлли-бәлли, былбылым!

Чыганак: bishek.narod.ru