Сәхифә турында

Принтерга
(19 тавыш, уртача 4.42 )

Исәнмесез!

Үзебез татар булсак та, әле һаман да урысча чиле-пешле генә сөйләшә белсәк тә, безнең өчен интернет рунет булды. 2009нчы елны әллә ничек татарча мәгълүмәт кирәк булып эзләп караган идек - тырнак очы хәтле генә килеп чыкты. Дөрес, эзләнүләрне дәвам иткәч, энҗе-мәрҗәннәр табыла башлады башлануын...
Озын сүзнең кыскасы, без, бергә килешеп, үзебезнең мәнфәгатьләребезне яктырткан бар татарча мәгълүматны бер җиргә тупларга булдык. Биредә татарча аудиокитаплар, әкиятләр, мәкальләр, табышмаклар, юрау-ышанулар, сынамышлар, буягычлар, төрле бәйрәмнәргә котлаулар һәм башка татар сайтларына юлламалар тупланып бара (бик әкрен генә булса да, иң мөһиме – бара!).
Безнең хобби сезгә ошаса - рәхим итегез!
Ошамаса - хәбәр итегез: фикерегезне калдырыгыз яки хат языгыз: Бу e-mail адрес спам-ботлардан сакланган, аны карар өчен Javascript кушылган булырга тиеш.

 

Кәрамовлар гаиләсе.